Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Римлыларга 10:1—21

10  Кардәшләр, мин чын күңелдән исраиллеләрнең котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыдан ялварып сорыйм. 2  Мин алар турында болай дип әйтә алам: аларның Аллаһы хезмәтенә ашкынулары бар, әмма ул төгәл белемгә нигезләнмәгән, 3  чөнки Аллаһының тәкъвалыгын белмичә, алар үз тәкъвалыкларын урнаштырырга тырышып, Аллаһының тәкъвалыгына буйсынмадылар. 4  Иман итүче һәркем тәкъва булсын өчен, Мәсих Канунның ахыры булды. 5  Муса язганча, Канунны үтәгән кеше Канун тәкъвалыгы ярдәмендә яшәячәк. 6  Ә иманнан килүче тәкъвалык турында болай диелгән: «Күңелеңнән: (Мәсихне алып килер өчен) „Күккә кем менәр?“ — дип тә, 7  (Мәсихне үледән күтәрер өчен) „Упкынга кем төшәр?“ — дип тә әйтмә». 8  Язмада нәрсә дип әйтелә? «Аллаһы сүзе синең яныңда, синең телеңдә һәм синең күңелеңдә». Бу «сүз» — без вәгазьли торган һәм иман аша кабул ителгән сүз. 9  «Телеңдәге шул сүзне», ягъни Гайсә — ул Хуҗа дигән хәбәрне, бар кеше алдында игълан итсәң һәм Аллаһының аны үледән терелтүенә үз күңелеңнән иман итсәң, котылачаксың. 10  Чөнки күңелеңнән иман итү тәкъвалыкка, ә бар кешеләргә телең белән игълан итү котылуга илтә. 11  Язмада: «Үз иманын аңа нигезләүче оятка калмаячак»,— диелә. 12  Яһүд белән грек арасында аерма юк, чөнки барысы өстеннән бер Раббы*. Ул үзен исеме белән чакыручы һәркемгә фатихаларны мул итеп бирә. 13  «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр». 14  Әмма аңа иман итмәсәләр, ничек аны ялварып чакыра алырлар? Аның хакында ишетмәсәләр, ничек аңа иман итәрләр? Вәгазьләүчеләр булмаса, ничек ишетерләр? 15  Алар җибәрелгән булмаса, ничек вәгазьләрләр? Болай дип язылган бит: «Яхшы нәрсәләр турындагы яхшы хәбәрне игълан итүченең аяклары нинди күркәм!» 16  Шулай да кайберәүләр яхшы хәбәргә буйсынмады. Ишагыйя́ пәйгамбәр: «Йәһвә, бездән ишеткән нәрсәгә кем иман итте?» — дип сорый. 17  Шулай итеп, иман ишеткән сүздән килә, ә сүзне Мәсих турында вәгазьләнгәндә ишетәләр. 18  Әмма сорыйсым килә: әллә алар ишетмәделәрме? «Тавыш бөтен җир йөзе буйлап үтте, һәм хәбәр җиһанның барлык читләренә барып җитте» бит. 19  Шулай да, әллә Исраил белмәдеме? Башта Муса пәйгамбәр: «Исраил халкыннан булмаганнар аркылы сездә көнчелек уятачакмын, аңсыз халык аркылы сездә каты ачу кузгатачакмын»,— дип әйтә. 20  Шуннан соң Ишагыйя пәйгамбәр кыюлык белән: «Мине эзләмәгән кешеләр мине тапты, мине сорамаган кешеләргә үземне күрсәттем»,— ди. 21  Ә Исраил халкы турында ул: «Мин көне буе тыңлаусыз һәм үҗәт халыкка кулларымны сузып тордым»,— ди.

Искәрмәләр

Яки «Хуҗа», гр. Ки́риос.