Маттай 5:1—48

5  Халык төркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, аның янына шәкертләре җыелдылар. 2  Шуннан соң ул аларны болай дип өйрәтә башлады: 3  «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы. 4  Кайгы-хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки аларны юатачаклар. 5  Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алачаклар. 6  Тәкъвалыкка ачыкканнар һәм сусаганнар бәхетле, чөнки аларның бу теләкләре канәгатьләндереләчәк. 7  Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтеләчәк. 8  Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрәчәкләр. 9  Тынычлык урнаштыручылар бәхетле, чөнки алар Аллаһы угыллары дип аталачак. 10  Тәкъвалык хакына эзәрлекләнүчеләр бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы. 11  Кешеләр сезне минем аркада мәсхәрәләгәндә, эзәрлекләгәндә һәм сезнең турында ялганлап төрле явыз сүзләр сөйләгәндә, сез бәхетле. 12  Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдәге әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр. 13  Сез — җирнең тозы. Әгәр тоз үз тәмен югалтса, аңа тәмен ничек кайтарырга? Ул инде һичнәрсәгә яраклы булмаячак, һәм аны кешеләр таптасын өчен чыгарып ташлыйсы гына кала. 14  Сез — дөнья өчен яктылык. Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас. 15  Яктырткычны яндырып җибәргәч, аны савыт* астына түгел, ә югарырак урынга куялар, һәм ул өйдәгеләрнең барысына да яктылык бирә. 16  Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын. 17  Минем хакта, Канунны яки пәйгамбәрләр язганны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, ә үтәргә дип килдем. 18  Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыгар, әмма бар язылганнар үтәлмичә, Канунның кечкенә хәрефе дә һәм хәрефенең бер генә сызыгы да юкка чыкмас. 19  Шуңа күрә андагы иң кечкенә әмерләрнең берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтүче, күкләр Патшалыгы өчен яраксыз дип саналыр. Ә аларны үтәп, шуңа өйрәтүче, күкләр Патшалыгында бөек дип аталыр. 20  Шуны белегез: тәкъвалыгыгыз канунчылар белән фарисейлар тәкъвалыгыннан өстен булмаса, күкләр Патшалыгына кермәячәксез. 21  Борынгы заманнарда кешеләргә: „Кеше үтермә. Кеше үтерүче суд алдына басачак“,— дип әйтелгәнне сез беләсез. 22  Ә мин сезгә шуны әйтәм: кардәшенә ачу тотучы һәркем суд алдына басачак, кардәшен яман сүзләр белән кимсетүче һәркем Югары киңәшмә алдына басачак, ә инде берәрсе: „Син аңгыра!“ — дисә, аның Гәһәннә́* утына эләгүе бар. 23  Шуңа күрә, корбан китерү урынына бүләк китергәндә, кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, 24  бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң гына кире кайтып, бүләгеңне китер. 25  Берәүнең сиңа каршы дәгъвасы булса, бу эшне тизрәк, судка барып җиткәнче җайга сал. Югыйсә гаепләүчең сине судьяга китерер, судья суд хезмәткәренә тапшырыр, һәм сине төрмәгә ташларлар. 26  Белеп тор: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассың. 27  „Зина кылма“,— дип әйтелгәнне сез беләсез. 28  Ә мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була. 29  Әгәр уң күзең сине гөнаһка тартса*, аны умырып ал да, читкә ташла. Бөтен тәнең Гәһәннәгә ташланганчы, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр. 30  Әгәр уң кулың сине гөнаһка тартса, аны чап та, читкә ташла. Бөтен тәнең Гәһәннәгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр. 31  „Хатыны белән аерылышучы аңа аерылышу кәгазе бирсен“,— дип әйтелгән. 32  Ә мин сезгә шуны әйтәм: фахишәлек кылмаган хатыны белән аерылышучы һәркем үз хатынына зина кылырга нигез бирә, һәм аерылышкан хатынга өйләнүче һәркем зина кыла. 33  Борынгы заманнарда кешеләргә: „Биргән антыңны бозма, Йәһвә каршында биргән нәзереңне үтә“,— дип әйтелгәнне сез беләсез. 34  Ә мин сезгә шуны әйтәм: бөтенләй ант итмә. Күк белән дә ант итмә, чөнки ул — Аллаһының тәхете; 35  җир белән дә ант итмә, чөнки ул — Аллаһының аяк асты; Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул — бөек Патшаның шәһәре; 36  башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер бөртеген дә ак яки кара итә алмыйсың. 37  „Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын, ә моннан артык һәммәсе Явыздан була. 38  Сез: „Күз өчен күз һәм теш өчен теш“,— диелгәнне беләсез. 39  Ә мин сезгә шуны әйтәм: явыз кешегә каршылык күрсәтмә. Уң яңагыңа сугучыга сул яңагыңны да бор. 40  Берәрсе синең белән судлашып, эчке күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өс киемеңне дә бир. 41  Хакимлеккә ия берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән ике ара үт. 42  Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчедән йөзеңне борма. 43  Сез: „Якыныңны ярат, дошманыңны нәфрәт ит“,— дип әйтелгәнне беләсез. 44  Ә мин сезгә шуны әйтәм: дошманнарыгызны яратып, ә эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез. 45  Шулай эшләп, сез күктәге Атагызның балалары булырсыз, чөнки ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра. 46  Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, сезгә нинди әҗер бирелер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң? 47  Кардәшләрегезне генә сәламлисез икән, искитәрлек ни эшлисез? Башка халык кешеләре дә шулай эшли түгелме соң? 48  Шулай итеп, күктәге Атагыз кебек, сез дә камил булыгыз.

Искәрмәләр

Ашлык күләмен үлчәр өчен кулланылган зур савыт.
9 нчы кушымтаны к.
Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».