Маттай 4:1—25

4  Шуннан соң рух Гайсәне чүлгә алып барды, һәм анда аны Иблис вәсвәсәләде. 2  Кырык көн һәм кырык төн ураза тотканнан соң, Гайсә ачыкты. 3  Шунда Вәсвәсәче килеп аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш». 4  Әмма ул аңа мондый җавап бирде: «Язылган: „Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш“». 5  Шуннан соң Иблис аны изге шәһәргә алды һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырып, 6  аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, аска ташлан, чөнки: „Ул үз фәрештәләренә синең турында боерык бирәчәк, һәм алар сине, аякларың беркайчан да ташка бәрелмәсен өчен, кулларына күтәреп алып барачаклар“,— дип язылган бит». 7  «„Йәһвә Аллаһыңны сынама“,— дип тә язылган»,— диде аңа Гайсә. 8  Аннары Иблис аны бик биек тауга алды һәм дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәтеп, 9  аңа болай диде: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен». 10  Шунда Гайсә аңа болай диде: «Кит, Шайтан! „Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит». 11  Шуннан соң Иблис аны калдырып китте, ә Гайсә янына фәрештәләр килде һәм аңа хезмәт күрсәтә башлады. 12  Яхъяның кулга алынуы хакында ишеткәч, Гайсә Гәлиләягә китте. 13  Аннары Насарадан чыгып, ул Зәбула́н белән Нәфтәли́ җирләрендәге, диңгез янындагы Кәпернаумга барып урнашты. 14  Бу, Ишагыйя́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен булды: 15  «И Зәбулан җире һәм Нәфтәли җире! Диңгезгә алып баручы юлдагы, Үрдүн аръягындагы башка халыклар Гәлиләясе! 16  Караңгылыкта утыручы халык бөек яктылык күрде, һәм үлем шәүләсендә утыручылар өстенә яктылык балкыды». 17  Шул вакыттан алып Гайсә: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип вәгазьли башлады. 18  Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, ул диңгезгә ятьмә салучы абыйлы-энеле Шимунны (аны Петер дип тә атыйлар) һәм Әндрине күрде. Алар балыкчылар иде. 19  Ул аларга: «Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен»,— диде. 20  Алар шунда ук ятьмәләрен калдырдылар һәм аңа ияреп киттеләр. 21  Тагын бераз юл үткәч, ул абыйлы-энеле Ягъкуб белән Яхъяны күрде. Алар көймәдә әтиләре Зебеди́ белән бергә ятьмәләрен төзәтә иделәр. Гайсә аларны чакырды, 22  һәм алар шундук көймәне һәм әтиләрен калдырып, аңа ияреп киттеләр. 23  Шуннан соң Гайсә бөтен Гәлилә́я буйлап китте. Ул аларның синагогаларында өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып йөрде. 24  Бөтен Су́рия буйлап аның хакында хәбәр таралды, һәм аның янына төрле чирләрдән һәм авыртудан интеккән бар авыруларны, җенлеләрне, эпилептикларны һәм паралич суккан кешеләрне алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды. 25  Шуңа күрә Гәлиләядән, Дека́полистан, Иерусалимнан, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән зур халык төркемнәре аңа ияреп йөрде.

Искәрмәләр