Маттай 28:1—20

28  Шимбә көне үткәннән соң, атнаның беренче көнендә, иртән иртүк Магдалалы Мәрьям һәм башка Мәрьям каберне карарга дип килделәр. 2  Күктән Йәһвә фәрештәсе төшкәнгә күрә, бик каты җир тетрәү булган. Фәрештә кабер янына килеп, ташны читкә алып куйган һәм хәзер шул таш өстендә утыра иде. 3  Ул үзе яшенгә охшаш, ә киемнәре кар кебек ак иде. 4  Сакчылар куркуларыннан калтырый башладылар һәм үз урыннарында катып калдылар. 5  Шунда фәрештә хатыннарга болай диде: «Курыкмагыз. Мин беләм, сез баганага кадакланган Гайсәне эзлисез. 6  Ул монда юк, ул терелтелде, ул үзе моның турында әйткән иде. Килегез, аның яткан урынына карагыз. 7  Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез. Аларга шулай ук: „Ул сездән алда Гәлиләягә бара. Аны шунда күрерсез“,— диегез. Мин сезгә моны әйтер өчен килдем». 8  Хатыннар шунда ук төрбәдән чыктылар. Алар бик нык курыккан иде, әмма шул ук вакыт бик шат иделәр һәм аның шәкертләренә сөйләргә дип йөгереп киттеләр. 9  Юлда каршыларына Гайсә чыкты һәм: «Иминлек сезгә!» — диде. Алар Гайсә янына килеп, сәҗдә кылдылар һәм аның аякларын кочакладылар. 10  Шунда Гайсә аларга: «Курыкмагыз! Барыгыз, минем кардәшләремә Гәлиләягә барсыннар диегез. Алар мине шунда күрерләр»,— диде. 11  Хатыннар юлга чыктылар. Ул вакыт кайбер сакчылар, шәһәргә барып, бар булганны баш руханиларга сөйләп бирделәр. 12  Тегеләре исә, өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп көмеш тәңкәләр бирделәр 13  һәм болай диделәр: «„Без йоклаган вакытта аның шәкертләре, төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр“,— дип әйтегез. 14  Ә бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, без аны күндерербез һәм сезне якларбыз». 15  Сакчылар көмеш тәңкәләрне алып, кушканча эш иттеләр. Бу хәбәр яһүдләр арасында хәтта бүген дә киң таралган. 16  Ә унбер шәкерт Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга китте 17  һәм аны күргәч, аның алдында сәҗдә кылды. Шулай да кайберәүләр аңа шикләнеп карый иде. 18  Гайсә алар янына килеп, болай диде: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде. 19  Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны* суга чумдырыгыз, 20  һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Ата, Угыл һәм изге рух исеменә».