Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Маттай 19:1—30

19  Гайсә шул сүзләрен тәмамлагач, Гәлиләядән китте һәм Үрдүн аръягындагы Яһүдия́ чикләренә килде. 2  Аңа зур халык төркеме иярде, һәм ул аларны анда савыктырды. 3  Шунда аның янына фарисейлар килделәр һәм, аны сынарга теләп, аңардан: «Ир кешегә хатыны белән теләсә нинди сәбәп аркасында аерылышырга ярыймы?» — дип сорадылар. 4  Ул аларга мондый җавап бирде: «Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир-ат һәм хатын-кыз итеп яраткан дигәнне 5  һәм аның: „Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да, хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр“,— дигән сүзләрен сез укымадыгызмыни? 6  Шулай итеп, алар инде ике түгел, ә бер тән. Шуңа күрә Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын». 7  Алар аңардан: «Ни өчен соң, алайса, Муса аерылышу кәгазе язарга кушкан һәм аерылышырга рөхсәт иткән?» — дип сорадылар. 8  Ул аларга болай диде: «Муса сезгә сез таш йөрәкле булганга хатыннарыгыз белән аерылышырга рөхсәт биргән, әмма башлангычта алай булмаган. 9  Сезгә шуны әйтәм: фахишәлек кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла». 10  Шәкертләре аңа: «Ир белән аның хатыны арасындагы мөнәсәбәтләр андый икән, ул чакта өйләнмәү хәерлерәк»,— диделәр. 11  Ул аларга болай диде: «Андый тормышны барысы да түгел, ә бары тик кемгә Аллаһы биргән, шул гына кабул итә ала. 12  Кайберәүләр тумыштан җенси якынлыкка яраксыз, икенчеләрен кешеләр шундый итә, ә өченчеләре күкләр Патшалыгы хакына өйләнүдән баш тарта. Моны кабул итә алучы кабул итсен». 13  Шуннан соң аның янына, ул аларга кагылсын өчен һәм алар турында дога кылсын өчен, балаларны китерә башладылар; ләкин шәкертләр ул кешеләрне шелтәләделәр. 14  Шунда Гайсә аларга: «Балаларга тимәгез һәм аларга минем янга килергә башка комачауламагыз, чөнки күкләр Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы»,— диде һәм 15  балалар өстенә кулларын куйгач, аннан китте. 16  Менә аның янына бер кеше килде һәм: «Остаз, миңа мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен нинди игелек эшләргә?» — дип сорады. 17  «Син игелек хакында ник миннән сорыйсың? Аллаһы гына игелекле. Мәңгелек тормышка ия буласың килсә, әмерләрне үтәп яшә»,— диде аңа Гайсә. 18  «Ниндиләрен?» — дип сорады тегесе. Гайсә аңа болай диде: «Кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаһитлек бирмә, 19  ата-анаңны хөрмәт ит һәм якыныңны үзеңне яраткандай ярат». 20  «Мин боларның барысын үтәп яшим. Миңа тагын нәрсә эшләргә?» — дип сорады егет. 21  «Камил булырга теләсәң, бар, милкеңне сатып акчаны ярлыларга өләш һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә, миңа ияр»,— диде аңа Гайсә. 22  Бу сүзләрне ишеткәч, егет боегып китеп барды, чөнки аның бик күп мал-мөлкәте бар иде. 23  Ә Гайсә үз шәкертләренә болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керү кыен булачак. 24  Сезгә тагын шуны әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк». 25  Моны ишеткәч, шәкертләр бик нык гаҗәпләнделәр һәм аңардан: «Алайса, кем котылып кала алыр?» — дип сорадылар. 26  Гайсә аларга карап: «Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала»,— диде. 27  Шунда Петер аңа: «Менә без бөтен нәрсәбезне калдырып сиңа ияреп киттек. Безгә моның өчен нәрсә булачак?» — диде. 28  Гайсә аларга болай дип әйтте: «Сезгә хак сүз әйтәм: Кеше Улы шөһрәтле тәхетенә утыргач, Аллаһы бар нәрсәне яңартачак. Шул вакытта сез дә, миңа иярүчеләр, унике тәхеткә утырачаксыз һәм Исраилнең унике кабиләсен хөкем итәчәксез. 29  Һәм йортларын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әтисен, я әнисен, я балаларын, я басуларын минем хакка калдырган һәркем күп тапкыр күбрәк алачак, һәм аңа мирас итеп мәңгелек тормыш биреләчәк. 30  Әмма беренче булган күпләр ахыргы булыр, ә ахыргылар беренче булыр.

Искәрмәләр