Маттай 17:1—27

17  Алты көннән соң Гайсә, үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуганын Яхъяны алып, биек тауга менде. 2  Анда алар алдында аның кыяфәте үзгәрде: йөзе кояштай балкып китте, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды. 3  Шунда алар алдында Муса белән Ильяс хасил булды. Алар Гайсә белән сөйләшә иделәр. 4  Һәм Петер Гайсәгә: «Хуҗам, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, мин монда өч чатыр корам: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде. 5  Петер әле сөйләгән вакытта аларны якты бер болыт каплады, һәм болыт эченнән: «Бу — минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз»,— дигән тавыш ишетелде. 6  Моны ишеткәч, шәкертләр йөзтүбән капландылар һәм бик нык курыктылар. 7  Шунда Гайсә алар янына килде дә, аларга кагылып: «Торыгыз, курыкмагыз»,— диде. 8  Шәкертләр күтәрелеп караса, Гайсәдән башка беркем дә юк. 9  Таудан төшкәндә, Гайсә аларга: «Кеше Улы үледән терелеп торганчы, бу күренеш турында берәүгә дә сөйләмәгез»,— диде. 10  Әмма шәкертләр аңардан: «Ни өчен канунчылар башта Ильяс килергә тиеш диләр?» — дип сорадылар. 11  Ул аларга мондый җавап бирде: «Ильяс чыннан да киләчәк һәм барын да яңадан торгызачак. 12  Ләкин мин сезгә шуны әйтәм: Ильяс инде килде. Аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Кеше Улына да алардан күп газап чигәргә туры киләчәк». 13  Шунда шәкертләр аның Чумдыручы Яхъя турында сөйләгәнен аңладылар. 14  Алар халык төркеме янына килгәч, Гайсә алдына бер кеше килеп тезләнде һәм болай диде: 15  «Хуҗам, улымны кызганчы, ул эпилептик һәм бик аяныч хәлдә. Ул еш кына әле утка, әле суга егыла. 16  Мин аны шәкертләрең янына алып килгән идем дә, алар аны савыктыра алмадылар». 17  Ул җавап итеп: «И имансыз һәм бозык буын, иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга? Аны минем янга китерегез»,— диде. 18  Шунда Гайсә җенне шелтәләде, һәм җен баладан чыкты. Бала шундук савыкты. 19  Шуннан соң Гайсә янына шәкертләре, үзләре генә килеп: «Ни өчен без аны куып чыгара алмадык?» — дип сорадылар. 20  Ул аларга: «Иманыгыз зәгыйфь булганга. Сезгә хак сүз әйтәм: иманыгыз горчица орлыгы кадәр генә булса да, сез бу тауга: „Моннан тегендә күч“,— диярсез, һәм ул күчәчәк, һәм сезгә мөмкин булмаган һичнәрсә булмаячак»,— диде. 21*  —— 22  Гайсә, үз шәкертләре белән Гәлиләядә булганда, аларга болай диде: «Кеше Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш, 23  алар аны үтерәчәкләр, әмма өченче көнне ул терелеп торачак». Шунда шәкертләр бик зур кайгыга төштеләр. 24  Алар Кәпернаумга килеп җиткәч, ике драхмалык* салым җыючы кешеләр Петер янына килеп: «Остазыгыз ике драхмалык салым түлиме?» — дип сорадылар. 25  «Әйе»,— диде Петер. Ул өйгә кергәч, беренче булып сүзне Гайсә башлады һәм: «Шиму́н, син ничек уйлыйсың, җирдәге патшалар салымны я ясакны кемнән түләтәләр? Үз улларыннанмы, я чит кешеләрдәнме?» — дип сорады. 26  Петер: «Чит кешеләрдән»,— диде. Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Димәк, угыллар салым түләүдән азат ителә. 27  Әмма безнең турында начар сүз чыкмасын өчен, диңгезгә барып кармак сал һәм беренче эләккән балыкны алып, аның авызын ач һәм анда көмеш тәңкә табарсың. Аны алып, минем өчен дә, үзең өчен дә аларга бир».

Искәрмәләр

Бу шигырь Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә очраса да, Весткотт-Хортның грек текстында ул юк. Ә Весткотт-Хортның тексты иң борынгы грек кулъязмалары белән туры килә.
Сүзгә-сүз «ике драхмалык тәңкә». Бер драхма бер көнлек хезмәт хакының дүрттән өч өлешенә тиң булган. 11 нче кушымтаны к.