Маттай 16:1—28

16  Шунда Гайсә янына фарисейлар һәм саддукейлар килделәр. Алар аны сынарга теләп, аңардан күктән берәр билге күрсәтүен үтенделәр. 2  Ул аларга мондый җавап бирде: «[Кич җиткәч, сез гадәттә: „Күк йөзе уттай кызыл, шуңа күрә һава торышы яхшы булыр“,— дисез, 3  ә иртән сез: „Бүген салкынча яңгырлы көн булачак, чөнки күк йөзе уттай кызыл булса да, аны болытлар каплаган“,— дисез. Сез күккә карап, һава торышын алдан әйтә аласыз, ә заман билгеләрен аңлата алмыйсыз.]* 4  Явыз һәм зиначы буын билге эзләп йөри, әмма аңа Юны́с пәйгамбәр билгесеннән башка бернинди билге бирелмәс». Шуннан соң ул аларны калдырып китеп барды. 5  Аның шәкертләре аръякка чыкты. Алар үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде. 6  Гайсә аларга: «Сак булыгыз, фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз»,— диде. 7  Алар исә үзара: «Без икмәк алырга оныттык шул»,— диештеләр. 8  Ул, моны белеп, аларга болай диде: «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез икмәгегезнең юклыгы турында сөйләшәсез? 9  Әле дә аңламыйсызмыни? Биш мең ир-атка өләшкән биш икмәкне һәм күпме кәрзин җыйганыгызны хәтерләмисезмени? 10  Ә дүрт меңгә өләшкән җиде икмәк һәм күпме зур кәрзин җыйганыгыз исегездән чыктымыни? 11  Мин сезгә икмәк турында түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз дидем. Бу сезгә аңлашылмыймыни?» 12  Шунда алар Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар. 13  Гайсә Филипи́я Кайсариясе төбәгенә килгәч, үз шәкертләреннән: «Халык Кеше Улын кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сорады. 14  «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя, икенчеләре — Ильяс, ә башкалары — Иреми́я я пәйгамбәрләрнең берсе дип сөйли»,— диделәр алар аңа. 15  Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. 16  «Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы»,— дип җавап бирде Шиму́н Петер. 17  Гайсә аңа болай диде: «Юны́с улы Шимун, син бәхетле, чөнки моны сиңа кеше* түгел, ә күкләрдәге Атам ачып бирде. 18  Һәм мин сиңа болай дим: син — Петер* һәм мин бу кыяда үз җыелышымны төзиячәкмен, һәм аны Кабер* капкалары җиңә алмаячак. 19  Мин сиңа күкләр Патшалыгының ачкычларын бирәчәкмен, һәм син җир йөзендә япкан бар нәрсә күкләрдә инде ябылган* нәрсә булачак, һәм син җир йөзендә ачкан бар нәрсә күкләрдә инде ачылган* нәрсә булачак». 20  Шуннан соң ул шәкертләренә үзенең Мәсих икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә кушты. 21  Шул вакыттан алып Гайсә үз шәкертләренә шуны аңлата башлады: ул Иерусалимга барачак һәм өлкәннәр, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газап чигәчәк, аны үтерәчәкләр, һәм ул өченче көнне терелеп торачак. 22  Шунда Петер аны читкәрәк чакырып, шелтәләргә тотынды һәм: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— диде. 23  Гайсә Петердән читкә борылып: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— дип әйтте. 24  Шунда Гайсә үз шәкертләренә болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын. 25  Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы, аны табар. 26  Кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда? Ул үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы? 27  Чөнки Кеше Улы изге фәрештәләре белән Атасының данында килергә тиеш, һәм шунда ул һәркемгә эшенә карап әҗерен бирәчәк. 28  Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Кеше Улының патша булып килүен күрмичә үлемне татымаячаклар».

Искәрмәләр

Квадрат җәяләр бу сүзләрнең кайбер борынгы кулъязмаларда төшереп калдырылганын күрсәтә.
Сүзгә-сүз «тән һәм кан».
Грек телендә «кыя» дигәнне аңлата.
Сүзгә-сүз «Гадес». 8 нче кушымтаны к.
Сүзгә-сүз «бәйләгән... бәйләнгән».
Сүзгә-сүз «чишкән... чишелгән».