Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Маттай 11:1—30

11  Гайсә, үзенең унике шәкертенә үгет-нәсыйхәт бирүен тәмамлагач, башка шәһәрләрдә өйрәтер өчен һәм вәгазьләр өчен юлга чыкты. 2  Төрмәдә утыручы Яхъя исә Мәсихнең кылган эшләре турында ишеткәч, аңа үз шәкертләре аша 3  мондый сорау җиткерде: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?» 4  Гайсә аларга мондый җавап бирде: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез: 5  сукырлар күрә башлый, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәр игълан ителә. 6  Миннән шикләнмәүче* бәхетле». 7  Яхъя шәкертләре юлга чыккач, Гайсә халыкка Яхъя турында сөйли башлады: «Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдән тирбәлгән камышнымы? 8  Нәрсә карарга бардыгыз соң? Бай кием кигән кешенеме? Бай кием кигәннәр патша сарайларында яшиләр бит. 9  Соң, нәрсә дип анда бардыгыз? Пәйгамбәрне күрергә дипме? Әйе, сезгә шуны әйтәм: Яхъя — ул пәйгамбәр. Әмма ул пәйгамбәрләрдән күпкә бөегрәк. 10  „Менә, мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк!“ — дип язылган сүзләр аның турында. 11  Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады, әмма күкләр Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк. 12  Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле исә кешеләр күкләр Патшалыгына бар көчләрен куеп омтылалар һәм омтылучылар аңа ия булалар. 13  Чөнки пәйгамбәрләр китаплары да, Канун да Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иткәннәр. 14  Ышанырга теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, шуны белегез: ул — „килергә тиешле Ильяс“. 15  Колагы булган тыңласын. 16  Бу буынны кем белән чагыштырыйм соң? Ул базар мәйданында үзләре белән уйнаган иптәшләренә болай дип кычкырып утыручы балаларга охшаш: 17  „Без сезгә флейтада уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез кайгырып күкрәкләрегезгә сукмадыгыз“. 18  Менә Яхъя килде, ашамый, эчми, ә кешеләр: „Ул җенле“,— диләр. 19  Кеше Улы килде, ашый да, эчә дә, ә кешеләр: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты“,— диләр. Ә зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә». 20  Аннан соң ул үз кодрәтле эшләренең күбесен күргән шәһәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре өчен шелтәли башлады: 21  «Кайгы сиңа, Хорази́н! Кайгы сиңа, Битсәи́дә! Чөнки сездә башкарылган кодрәтле эшләр Тир белән Сидонда башкарылган булса, алар матәм киеме* киеп һәм көлгә утырып күптән инде тәүбә итәрләр иде. 22  Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Тир белән Сидонга сезгә караганда җиңелрәк булачак. 23  Ә син, Кәпернау́м, күккә кадәр күтәрелермен дип уйлыйсыңмы? Юк! Син Кабергә* төшәчәксең, чөнки синдә башкарылган кодрәтле эшләр Содомда башкарылган булса, ул әле дә торган булыр иде. 24  Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Содо́м җиренә сиңа* караганда җиңелрәк булачак». 25  Шунда Гайсә болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең. 26  Әйе, Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың. 27  Атам миңа барысын да тапшырды. Угыл турында Атадан башка һичкем төгәл белми. Ата турында да Улыннан һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем дә төгәл белми. 28  Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. 29  Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. 30  Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Миндә киртә тапмаучы».
Кеше үлү яки берәр фаҗига булу сәбәпле киелә торган кара төстәге кием.
Сүзгә-сүз «Гадеска». 8 нче кушымтаны к.
Монда сүз Кәпернаум шәһәре турында бара.