Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Марк 5:1—43

5  Алар диңгезнең аръягындагы гәрәсәлеләр җиренә килеп җиттеләр. 2  Гайсә көймәдән төшү белән, аның каршысына каберләр арасыннан җен хакимлегендәге бер кеше чыкты. 3  Ул төрбәләр арасында яши иде, һәм аны беркем дә, хәтта чылбырлар белән дә, бәйләп куя алмый иде. 4  Чөнки аны күп тапкыр богаулар һәм чылбырлар белән бәйләсәләр дә, ул чылбырларны өзгән һәм хәтта богауларны да ваткан булган. Берәүнең дә аны буйсындырырга көче җитмәгән. 5  Ул көне-төне төрбәләрдә һәм тауларда бертуктаусыз кычкырып йөргән һәм үзен таш белән җәрәхәтләгән. 6  Ләкин ул, Гайсәне ерактан ук күреп, аның янына йөгереп килде дә, алдына иелде 7  һәм каты тавыш белән кычкырды: «Гайсә, Аллаһы Тәгаләнең Улы, сиңа миннән ни кирәк? Мине җәфаламаска Аллаһы белән ант ит!» 8  Чөнки Гайсә аңа: «Җен, бу кешедән чык!» — дип әйткән иде. 9  «Исемең ничек?» — дип сорады аңардан Гайсә, һәм тегесе: «Исемем — Легион*, чөнки без күп»,— диде. 10  Һәм ул үзләрен шул җирдән куып чыгармавын үтенеп, кат-кат ялварды. 11  Шунда тау янында зур дуңгыз көтүе тукланып йөри иде. 12  Һәм җеннәр Гайсәдән: «Безгә дуңгызларга керергә рөхсәт ит»,— дип ялвардылар. 13  Ул аларга рөхсәт иткәч, җеннәр теге кешедән чыгып шул дуңгызлар эченә керделәр; һәм көтү — ике меңгә якын дуңгыз — текә ярдан диңгезгә ташланды да, батты. 14  Ә көтүчеләре качып киттеләр дә, бу хакта шәһәрдә һәм авылларда сөйләделәр; шунда кешеләр нәрсә булганын карарга киттеләр. 15  Алар, Гайсә янына килгәч, эчендә элек бер легион җен булган кешенең киенгән һәм үз акылында булуын күреп куркып калдылар. 16  Барысын үз күзләре белән күргән кешеләр аларга җенле кеше һәм дуңгызлар белән ни булганын сөйләп бирделәр. 17  Шунда алар Гайсәдән үз өлкәләреннән китүен үтенә башладылар. 18  Ул көймәгә утырганда, элек җенле булган кеше аның белән бергә барырга рөхсәт сорап, аңа ялвара башлады. 19  Әмма Гайсә аңа рөхсәт итмәде һәм: «Бар, өеңә, туганнарың янына кайт. Аларга Йәһвәнең синең өчен башкарган бар эшләре һәм сиңа күрсәткән шәфкате турында сөйлә»,— диде. 20  Теге кеше, китеп, Дека́полиста Гайсәнең аның өчен башкарган бар эшләре хакында игълан итә башлады, һәм бар халык таң калды. 21  Гайсә көймәдә кабат аргы якка чыккач, аның янына күп кеше җыелды, һәм ул диңгез янында калды. 22  Шунда синагоганың Яһи́р исемле бер башлыгы килде һәм, аны күреп, аның алдына егылды. 23  Ул ялвара-ялвара: «Кызым үлем хәлендә. Килче, аның өстенә кулларыңны куйчы, ул савыгыр һәм яшәр иде»,— дип үтенде. 24  Һәм Гайсә аның белән бергә китте. Ә күп кенә кеше аны кысрыклап, аңа ияреп барды. 25  Анда унике ел буе кан китүдән җәфаланган бер хатын бар иде. 26  Ул күп кенә табибларда дәваланып, бик күп газап чиккән булган һәм бар мөлкәтен сарыф итсә дә, бу аңа файда китермәгән, ә хәле тагын да начарайган. 27  Ул Гайсә хакында ишеткәч, аның янына арттан, кешеләр арасыннан гына, килеп, аның өс киеменә кагылды, 28  чөнки ул үз-үзенә: «Аның киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын»,— дип әйткән иде. 29  Кагылу белән аның кан агуы туктады, һәм ул каты авырудан савыгуын сизде. 30  Гайсә шунда ук үзеннән көч чыкканын тойды һәм халык арасында торган килеш борылып: «Кем киемемә кагылды?» — дип сорады. 31  Шәкертләре исә: «Халык сине кысрыклый, үзең күреп торасың бит, ә үзең: „Кем миңа кагылды?“ — дисең»,— дип әйттеләр. 32  Әмма ул үзенә кагылган кешене күзләре белән эзләп торды. 33  Ә савыкканын сизгән хатын, куркып һәм калтыранып, аның алдына тезләнде һәм барысын сөйләп бирде. 34  Гайсә аңа: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр һәм сау-сәламәт бул»,— диде. 35  Гайсә әле сөйләп торганда, синагога башлыгының өеннән кешеләр килде һәм: «Кызың вафат! Нәрсәгә Остазны юкка гына борчып торасың?» — диделәр. 36  Әмма Гайсә, бу сүзләрне ишетеп, синагога башлыгына: «Курыкма, иман ит»,— диде. 37  Һәм үзе белән Петердән, Ягъкубтан һәм Ягъкубның бертуганы Яхъядан башка һичкемгә барырга рөхсәт итмәде. 38  Алар синагога башлыгының өенә килгәч, ул анда шау-шу күтәргән һәм үкереп-үкереп елаган кешеләрне күрде. 39  Өйгә кергәч, ул аларга: «Сез нигә шаулыйсыз һәм нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, ул йоклый»,— диде. 40  Шунда аңардан мыскыллап көлә башладылар. Әмма ул аларга чыгарга кушты һәм үзе белән кызның ата-анасын һәм үз шәкертләрен алып, бала яткан җиргә керде. 41  Шуннан соң Гайсә баланың кулыннан тотып, аңа: «Талифа́ куми́»,— диде. Бу: «Кыз бала, тор!» — дигәнне аңлата. 42  Һәм кыз бала шунда ук торып йөри башлады (аңа унике яшь иде). Моны күреп әти-әнисе куанып шатланды. 43  Ләкин Гайсә аларны, бу хакта беркемгә дә сөйләмәгез дип, кат-кат кисәтте һәм кызга ашарга бирергә кушты.

Искәрмәләр

Мт 26:53 тәге искәрмәне к.