Марк 4:1—41

4  Ул кабат диңгез буенда өйрәтә башлады, һәм аның янына бик күп халык җыелды. Шуңа күрә ул көймәгә кереп утырып, ярдан читкәрәк китте, ә бар халык яр буенда калды. 2  Гайсә төрле мисаллар китереп, аларны күп хакыйкатьләргә өйрәтә башлады һәм болай диде: 3  «Тыңлагыз. Менә чәчүче чәчәргә чыккан. 4  Ул чәчкәндә, кайбер орлыклар юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр. 5  Кайбер орлыклар ташлы урынга төшкән, һәм анда туфрак әз булган. Орлыклар, туфрак тирән булмаганга, шунда ук шытып чыккан. 6  Әмма кояш чыккач, тамырлары булмаганлыктан шиңеп төшкән һәм корыган. 7  Кайберләре чәнечкеле үсемлекләр арасына төшкән, һәм шул үсемлекләр үсеп, аларны басып киткән һәм орлыклар уңыш китермәгән. 8  Ә кайберләре яхшы җиргә төшкән, күтәрелеп үскән һәм уңыш китерә башлаган. Алар чәчелгәненнән утыз, алтмыш һәм йөз тапкыр күбрәк уңыш биргәннәр». 9  Шунда ул: «Колагы булган тыңласын»,— дип өстәде. 10  Гайсә үзе генә калгач, аның янына шәкертләре, шул исәптән унике рәсүле, кабат килеп, аңардан бу мисаллар турында сораштыра башладылар. 11  Ул аларга болай диде: «Сезгә Аллаһы Патшалыгының изге сере ачылган, ә калганнар өчен моның барысы мисал гына булып кала. 12  Шулай итеп, алар каравын карарлар, әмма бернәрсә дә күрмәсләр, ишетүен ишетерләр, әмма мәгънәсенә төшенмәсләр һәм беркайчан да үз тормышларын үзгәртмәсләр һәм аларга кичерү булмас». 13  Шуннан соң ул аларга болай диде: «Сез бу мисалны аңламыйсыз икән, башка бар мисалларны ничек аңларсыз? 14  Чәчүче Аллаһы сүзен чәчә. 15  Кайбер кешеләр юл буена чәчелгән орлык кебек: алар сүзне ишетү белән, Шайтан килеп аларның йөрәкләренә чәчелгән сүзне алып китә. 16  Башкалары ташлы урынга чәчелгән орлык сыман: алар сүзне ишетү белән аны куанып кабул итәләр. 17  Ләкин орлык аларның йөрәкләрендә тамыр җибәрмәгән, алар вакытлыча гына. Сүз аркасында бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән алар иманнарыннан ваз кичә*. 18  Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгәннәр дә бар. Алар сүзне ишетәләр, 19  әмма бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр, күпләрне алдаучы байлык һәм төрле нәфесләр аларның йөрәкләренә үтеп керә, сүзне баса, һәм сүз инде уңыш китерми. 20  Яхшы җиргә чәчелгәне исә — Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны теләп кабул итүчеләр. Алар чәчелгәненнән утыз, алтмыш һәм йөз тапкыр күбрәк уңыш бирәләр». 21  Ул болай дип дәвам итте: «Әллә яктырткычны савыт* белән каплар өчен яки сәке астына куяр өчен алып киләләрме? Аны югарырак урынга куяр өчен алып киләләр түгелме? 22  Чөнки яшерен бар нәрсә билгеле булачак; яшерелгән бар нәрсә ачыкланачак. 23  Колагы булган тыңласын». 24  Шуннан соң ул аларга болай диде: «Ишеткән нәрсәләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер һәм тагы да өстәлер. 25  Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр». 26  Ул сүзен дәвам итте: «Аллаһы Патшалыгын кешенең җиргә орлык чәчүе белән чагыштырып була. 27  Кеше төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык шытып чыга, үсә; һәм кеше аның ничек шытып чыкканын да, ничек үскәнен дә белми. 28  Җир үзе үз вакытында уңыш китерә: башта сабак үстерә, аннары башак җибәрә һәм соңыннан башак тула. 29  Ә уңыш өлгерү белән кеше урак белән ура башлый, чөнки урак өсте җитә». 30  Шуннан соң болай диде: «Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырыйк яки нинди мисал белән аңлатыйк? 31  Ул горчица орлыгына охшаш. Горчица орлыгы туфракка чәчелгәндә җирдәге бар орлыкларның иң кечкенәсе була. 32  Әмма чәчелгәч, ул шытып күтәрелә һәм зур ботакларын җәеп бакчадагы бар үсемлекләрдән зуррак булып китә, һәм аның күләгәсендә кошлар ышык урын таба ала». 33  Моңа охшаш күп мисаллар китереп, Гайсә аларга Аллаһы сүзен алар аңларлык күләмдә сөйләде. 34  Ул алар белән мисаллар китереп кенә сөйләште, әмма үз шәкертләренә барын да башкалардан аерым аңлата иде. 35  Һәм шул көнне, кич җиткәч, ул аларга: «Аръякка чыгыйк»,— диде. 36  Шәкертләр халыкны җибәреп, Гайсә белән бергә көймәгә утырдылар. Анда башка көймәләр дә бар иде. 37  Кинәт чиктән тыш көчле давыл күтәрелде һәм дулкыннар көймәгә бәргәнгә, көймә су белән тулды. 38  Ә Гайсә көймәнең арткы өлешендә башын мендәргә куеп йоклый иде. Алар аны уятып: «Остаз, һәлак булабыз бит, сиңа барыбермени?» — диделәр. 39  Шунда Гайсә торып, җилне тыйды, ә диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!» — диде. Җил басылды, һәм гаҗәеп тынлык урнашты. 40  «Ни өчен сез шулай курыктыгыз? Әле дә иманыгыз юкмыни?» — дип сорады ул алардан. 41  Ләкин аларны көчле курку биләп алган иде, һәм алар бер-берсенә: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына»,— диделәр.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «абына».
Мт 5:15 тәге искәрмәне к.