Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Марк 3:1—35

3  Ул кабат синагогага керде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. 2  Фарисейлар Гайсәне, ул шул кешене Шимбә көнне савыктырмас микән дип, игътибар белән күзәтеп тордылар. Алар моны аны гаепләр өчен эшләделәр. 3  Ул кулы корышкан кешегә: «Тор да, уртага чыгып бас»,— диде. 4  Шуннан соң ул шул фарисейлардан: «Шимбә көнне игелекле эшме яки явыз эш башкару дөресме? Җанны коткарумы яки аны һәлак итү дөресме?» — дип сорады. Әмма алар дәшмәделәр. 5  Ул аларның таш йөрәкле булуларына тирән кайгырып, аларны ачу белән күздән кичереп чыкты да, теге кешегә: «Кулыңны суз»,— диде. Ул кеше кулын сузды, һәм аның кулы савыкты. 6  Шунда фарисейлар чыгып киттеләр һәм Һируд тарафдарлары белән Гайсәне үтерү турында киңәш кора башладылар. 7  Ләкин Гайсә үзенең шәкертләре белән диңгезгә таба китте, һәм аңа Гәлиләя белән Яһүдиядән шактый күп кеше иярде. 8  Аның күп санлы эшләре хакында ишеткән бихисап күп кеше хәтта Иерусалимнан, Идумиядән, Үрдүн аръягыннан һәм Тир белән Сидо́н тирәләреннән дә килде. 9  Гайсә үз шәкертләренә, халык аны кысмасын дип, кечкенә көймәне әзер тотарга кушты. 10  Чөнки ул күп кешене савыктырганга, каты авырган кешеләр, аңа кагылыр өчен, аны чолгап алган иде. 11  Хәтта җеннәр дә, аны күрү белән, аның каршына егылып: «Син — Аллаһы Улы»,— дип кычкыра иделәр. 12  Әмма ул аларны күп тапкыр тыйды һәм үзенең кем икәнлеген әйтмәскә кушты. 13  Шуннан соң ул, тауга менеп, үзе сайлаганнарны чакырды, һәм алар аңа иярде. 14  Ул үзе белән бергә булырга тиешле унике кешене сайлады һәм аларны рәсүлләр дип атады. Соңрак ул аларны вәгазьләргә җибәрде 15  һәм җеннәрне куып чыгарырга вәкаләт бирде. 16  Менә шул сайланган уникенең исеме: Шиму́н (Гайсә аны Пе́тер дип тә атый иде), 17  Зебеди́ угыллары Ягъку́б белән Яхъя́ (Гайсә аларны шулай ук «Буанерге́с», ягъни «күк күкрәү угыллары» дип атый иде), 18  Әндри́, Фили́п, Бартолма́й, Матта́й, Тома́с, Алфа́й улы Ягъкуб, Фадда́й, Шиму́н Кәнәни́ 19  һәм Гайсәгә соңрак хыянәт иткән Яһүд Искарио́т. Гайсә бер йортка керде, 20  һәм кабат бихисап күп кеше җыелды, шуңа күрә ул үз шәкертләре белән хәтта ашап алырга да өлгермәде. 21  Туганнары исә, аның кылган эшләре хакында ишеткәч: «Ул акылдан язган»,— диделәр һәм, аны үзләре белән алып китәргә дип киттеләр. 22  Иерусалимнан килгән канунчылар да: «Аның эчендә Билзибу́л, һәм ул җеннәрне җеннәр башлыгы ярдәме белән куып чыгара»,— дип әйттеләр. 23  Шуңа күрә ул аларны чакырып алды да, аларга мисаллар китерә башлады: «Ничек инде Шайтан Шайтанны куып чыгара алсын, ди? 24  Әгәр берәр патшалык бүленсә, бу патшалык таркалачак; 25  әгәр берәр гаилә бүленсә, бу гаилә таркалачак. 26  Шайтан да үз-үзенә каршы чыгып бүленсә, ул да таркалачак, һәм бу аның ахыры булачак. 27  Беркем дә көчленең өенә кергәч, аны башта бәйләмәсә, аның малын талап чыга алмас. Ул аны бәйләгәч кенә, өен талап чыгар. 28  Сезгә хак сүз әйтәм: кеше нинди генә гөнаһ кылса да һәм нинди генә көфер сүз әйтсә дә, барысы кичерелер. 29  Әмма изге рухка каршы көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс, ул мәңгелек гөнаһта гаепле булыр». 30  Ул бу сүзләрне алар: «Аның эчендә җен»,— дигәнгә күрә әйтте. 31  Шунда аның әнисе белән энеләре килделәр һәм тышта гына калып, бер кешегә Гайсәне чакырырга куштылар. 32  Аның янында күп кеше утыра иде һәм аңа: «Урамда әниең белән энеләрең тора, алар сине эзләп килгән»,— диделәр. 33  Ләкин ул: «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сорады. 34  Шуннан соң үзе янында утырганнарга карап, ул болай диде: «Менә минем әнием һәм минем энеләрем! 35  Аллаһы ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә».

Искәрмәләр