Лүк 8:1—56

8  Тиздән Гайсә инде шәһәрдән шәһәргә һәм авылдан авылга кереп, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм игълан итеп йөри иде. Аның белән бергә унике рәсүле, 2  шулай ук җеннәрдән арынган һәм чирләрдән савыккан берничә хатын-кыз бар иде: эченнән җиде җен куып чыгарылган Мәрьям (аны Магдалалы дип тә йөртәләр), 3  Һиру́д йортында идарә итүче Хузасның хатыны Яһнә́, Суса́нна һәм башка күп хатыннар. Алар Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт итә иделәр. 4  Гайсә бер шәһәрдән икенчесенә кереп йөргәндә аңа ияргән кешеләр һәм тагын күп халык аның янына җыелгач, ул бер мисал китереп болай дип сөйли башлады: 5  «Бер чәчүче үзенең орлыкларын чәчәргә чыккан. Ул чәчкәндә, кайбер орлыклар юл буена төшкән һәм тапталган, ә кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр. 6  Бүтәннәре таш өстенә төшкән һәм тишелеп чыккач, дым булмаганлыктан кибеп беткән. 7  Кайберәүләр чәнечкеле үсемлекләр арасына төшкән, һәм шул үсемлекләр орлыклар белән бергә үсеп, аларны басып киткән. 8  Ә башкалары яхшы җиргә төшкән һәм, тишелеп чыккач, йөз тапкыр күбрәк уңыш биргән». Сөйләп бетергәч, Гайсә кычкырып: «Колагы булган тыңласын»,— диде. 9  Шәкертләр исә аңардан бу мисалны аңлатып бирүен сорадылар. 10  Ул аларга болай диде: «Сезгә Аллаһы Патшалыгының изге сере ачылган, ә калганнарга мин мисаллар аша сөйлим. Шулай итеп алар карасалар да күрмиләр, ишетсәләр дә мәгънәсенә төшенмиләр. 11  Бу мисал исә шуны аңлата: орлык — Аллаһы сүзе ул. 12  Юл буена төшкән орлыклар — Аллаһы сүзен ишеткән кешеләр. Әмма аннары Иблис килә дә, алар иман итмәсен һәм котыла алмасын өчен, йөрәкләрендәге сүзне алып китә. 13  Таш өстенә төшкән орлыклар — сүзне ишетү белән, аны куанып кабул итүчеләр, тик аларның тамырлары юк. Алар күпмедер вакыт иман итәләр дә, сынау вакытында читкә китәләр. 14  Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгәннәр исә — сүзне ишетүчеләр. Әмма тормыштагы мәшәкатьләр, байлык һәм ләззәтләр аларны читкә алып китә һәм тулысынча басып бетерә, һәм андыйларның уңышы өлгереп җитми. 15  Ә яхшы җиргә чәчелгәннәр — яхшы күңелле кешеләр. Алар сүзне ишеткәч, аны тоталар һәм чыдамлылык күрсәтеп, җимеш китерәләр. 16  Яктырткычны яндырып җибәргәч, аны савыт белән капламыйлар, сәке астына да куймыйлар. Киресенчә, өйгә керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, аны югарырак урынга утырталар. 17  Чөнки яшерен бар нәрсә билгеле булачак, яшерелгән бар нәрсә мәгълүм булачак һәм ачыкланачак. 18  Шуңа күрә ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Чөнки кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның хәтта бар дип уйлаганы да алыныр». 19  Шул арада Гайсә янына анасы белән энеләре килделәр, әмма халык күп булганлыктан, аңа якынлаша алмадылар. 20  Гайсәгә: «Урамда әниең белән энеләрең тора, аларның сине күрәсе килә»,— дип хәбәр иттеләр. 21  Ләкин ул аларга: «Минем әнием һәм энеләрем — Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр»,— дип җавап бирде. 22  Көннәрдән бер көнне Гайсә үз шәкертләре белән бергә көймәгә утырды һәм: «Күлнең аръягына чыгыйк»,— диде. Шунда алар кузгалдылар. 23  Әмма көймәдә барганда ул йоклап китте. Шул вакыт күлдә көчле давыл купты, көймәгә су тула башлады һәм алар куркыныч хәлгә калды. 24  Ахыр чиктә, алар Гайсә янына килделәр һәм: «Остаз, Остаз, һәлак булабыз бит!» — диеп, аны уяттылар. Уянып торгач, Гайсә җилне дә, котырынган суларны да тыйды. Давыл басылды һәм тынлык урнашты. 25  Ул аларга: «Иманыгыз кайда?» — диде. Ләкин аларны көчле курку биләп алган иде, һәм алар, гаҗәпләнеп, бер-берсенә: «Кем соң ул? Ул хәтта җилгә дә, суларга да боера, һәм алар аңа буйсына»,— диделәр. 26  Алар Гәлилә́я өлкәсенең каршы ягында урнашкан гәрәсәлеләр җиренә килеп җиттеләр. 27  Гайсә ярга төшкәч, андагы шәһәрнең бер кешесе аның каршысына чыкты. Ул җенле иде һәм инде күптәннән кием кимичә, йортта тормыйча, каберләр арасында яши иде. 28  Гайсәне күрү белән ул акырып җибәрде, аның алдына егылды һәм каты тавыш белән: «Гайсә, Аллаһы Тәгаләнең Улы, сиңа миннән ни кирәк? Зинһар, мине җәфалама»,— дип әйтте. 29  (Чөнки Гайсә җенгә ул кешедән чыгарга боерган иде. Җен аны инде күптәннән җибәрми иде. Аны күп тапкыр чылбырлар һәм богаулар белән бәйләсәләр дә, ул богауларны өзгән булган. Җен аны аулак урыннарга куып алып китә торган булган.) 30  «Исемең ничек?» — дип сорады аңардан Гайсә. «Легион*»,— диде тегесе. Чөнки аның эченә күп җен кергән иде. 31  Һәм алар Гайсәгә үзләрен упкынга җибәрмәсен дип ялвардылар. 32  Ә тауда зур дуңгыз көтүе тукланып йөри иде. Җеннәр, шул дуңгызлар эченә керергә рөхсәт бирсен, дип ялваргач, ул аларга рөхсәт итте. 33  Шунда җеннәр теге кешедән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр. Көтү текә ярдан күлгә ташланды һәм батты. 34  Ә көтүчеләр, моны күреп, качып киттеләр һәм бу хакта шәһәрдә һәм авылларда сөйләделәр. 35  Кешеләр, нәрсә булды икән, дип, шул урынга киттеләр. Алар, Гайсә янына килгәч, эченнән җеннәр чыккан кешене күрделәр. Ул үз акылында иде һәм киенгән килеш Гайсә янында утыра иде. Халык куркып калды. 36  Барысын үз күзләре белән күргән кешеләр аларга җенле кешенең ничек итеп савыкканын сөйләп бирделәр. 37  Гәрәсә́ җире тирәсендә яшәүче бөтен кешене каты курку биләп алды, шуңа күрә алар Гайсәдән аннан китүен үтенделәр. Ул көймәгә утырып, китәргә җыенганда, 38  эченнән җеннәр чыккан кеше аңардан үзенә дә аның белән барырга рөхсәт итүен үтенде. Әмма Гайсә рөхсәт итмәде һәм болай диде: 39  «Өеңә кайт һәм Аллаһының синең хакка ни эшләгәннәре турында сөйләп йөр». Шунда теге кеше китте дә, Гайсәнең аның өчен нәрсә эшләгәне турында бөтен шәһәр буйлап сөйләп йөрде. 40  Гайсә әйләнеп кайткач, бөтен халык аны шатланып каршы алды, чөнки барысы да аны көтә иде. 41  Шунда синагога башлыгы Яһи́р килде, Гайсәнең аякларына егылды һәм, ялварып, аны үзенең йортына чакырды, 42  чөнки аның унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята иде. Гайсә юлда барганда, халык аны бар яктан кысрыклады. 43  Анда унике ел буе кан китүдән җәфаланган бер хатын бар иде. Аны һичкем дә савыктыра алмаган. 44  Ул Гайсә янына арттан гына килеп, аның өс киеменең чугына кагылды, һәм аның кан китүе шундук туктады. 45  Гайсә: «Кем миңа кагылды?» — дип сорады. Аңа кагылган кеше табылмагач, Петер: «Остаз, халык сине урап алган һәм кысрыклый»,— диде. 46  Ләкин Гайсә: «Кемдер миңа кагылды, чөнки мин үземнән көч чыкканын сиздем»,— дип әйтте. 47  Теге хатын исә, яшеренеп кала алмаганын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде. Аның алдына тезләнеп, ни өчен кагылганын һәм ничек итеп шундук савыкканын бөтен халык алдында сөйләп бирде. 48  Гайсә исә аңа: «Кызым, иманың сине савыктырды, исән-имин йөр»,— диде. 49  Гайсә әле сөйләп торганда, синагога башлыгының йортыннан бер кеше килде һәм: «Кызың вафат. Остазны юкка гына борчып торма инде»,— дип әйтте. 50  Әмма Гайсә, бу сүзләрне ишетеп, Яһиргә: «Курыкма, иман ит, һәм ул савыгачак»,— дип эндәште. 51  Яһирнең өенә килеп җиткәч, ул Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның әти-әнисеннән башка берәүгә дә үзе белән йортка керергә рөхсәт итмәде. 52  Ә барысы да елаганга һәм кыз өчен кайгырып күкрәкләренә сугып торганга, ул: «Җитәр, еламагыз, ул үлмәгән, ә йоклый»,— диде. 53  Шунда алар аңардан мыскыллап көлә башладылар, чөнки кызның үлгәнен беләләр иде. 54  Шуннан соң Гайсә баланың кулыннан тотып, аңа: «Кызым, тор!» — дип кычкырып әйтте. 55  Кызга рух* керде, һәм ул шундук урыныннан торды. Ә Гайсә аңа ашарга бирергә кушты. 56  Кызның әти-әнисе моңа бик шатланды. Ләкин Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.

Искәрмәләр

Мт 26:53 тәге искәрмәне к.
Яки «сулышы (яшәү көче)».