Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Лүк 15:1—32

15  Салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның барысы Гайсәне тыңлар өчен аның янына килделәр. 2  Шунда фарисейлар белән канунчылар: «Бу кеше гөнаһ кылучыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый»,— дип сукрандылар. 3  Һәм ул аларга мондый мисал китерде: 4  «Кайсыгыз йөз сарыгы булып та, аларның берсе югалса, туксан тугызын чүлдә калдырып, югалганын тапканчы эзләмәс? 5  Ә инде тапкач, ул аны җилкәсенә салып шатланыр. 6  Һәм өенә кайткач, дусларын һәм күршеләрен чакырып: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалган сарыгымны таптым“,— дияр. 7  Сезгә шуны әйтәм: күктә дә, тәүбә итүгә мохтаҗ булмаган туксан тугыз тәкъва кешегә караганда, тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы турында күбрәк шатлык булыр. 8  Яки кайсы хатын ун драхмасы булып та, берсен югалтса, яктырткычны яндырып идәннәрен себермәс һәм аны тапканчы җентекләп эзләмәс? 9  Ә инде тапкач, ул үз дуслары белән күршеләрен чакырып, аларга: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан драхмамны таптым“,— дияр. 10  Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы өчен шулай ук шатланалар». 11  Шуннан соң Гайсә болай диде: «Бер кешенең ике улы булган. 12  Аларның кечесе атасына: „Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бир әле“,— дигән. Шунда атасы милекне улларына бүлеп биргән. 13  Берничә көн үткәннән соң, кече улы барысын җыеп, ерак илгә чыгып киткән һәм анда типтереп яшәп, үз милкен туздырып бетергән. 14  Бар нәрсәсен туздырып бетергәч һәм шул илдә бик каты ачлык башланганганга, ул мохтаҗлыкка калган. 15  Шунда ул шул илнең бер кешесенә барып ялланган, ә тегесе аны үз басуларына дуңгызлар көтәргә җибәргән. 16  Ул инде дуңгызлар ашый торган кузаклар белән дә тукланырга шат булган, ләкин аңа беркем дә бернәрсә бирмәгән. 17  Акылына килгәч ул болай дигән: „Әтиемнең ялчылары туйганчы икмәк ашыйлар, ә мин монда ачтан үләм! 18  Әтием янына кайтыйм да, болай диим: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. 19  Улың дип аталырга лаек та түгелмен. Мине үзеңә ялчы итеп ал“. 20  Шунда ул атасы янына кайтып киткән. Ул әле еракта булганда, әтисе аны күреп алган һәм бик кызганган. Ул аның каршына йөгереп барган һәм аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән. 21  Шунда улы: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. Улың дип аталырга лаек та түгелмен. Мине үзеңә ялчы итеп ал“,— дигән. 22  Ә атасы үз хезмәтчеләренә болай дип әйткән: „Тизрәк! Иң яхшы озын киемне алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек, ә аякларына аяк киеме кидерегез. 23  Шулай ук симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Әйдәгез, ашап күңел ачыйк, 24  чөнки бу улым үле иде һәм терелде, югалган иде һәм табылды“. Һәм алар күңел ача башлаганнар. 25  Ул вакытта аның олы улы кырда булган. Кайтып килгәндә, өенә җитәрәк, ул музыка белән бию тавышлары ишеткән. 26  Хезмәтчеләрнең берсен чакырып, ул: „Нәрсә булды?“ — дип сораган. 27  Тегесе аңа: „Энең кайтты, һәм әтиең аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, симертелгән бозау чалдырды“,— дигән. 28  Шунда олы угылның ачуы чыккан, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Әтисе исә чыгып аңардан өйгә керүен үтенә башлаган. 29  Моңа ул әтисенә болай дигән: „Менә, мин сиңа инде күпме еллар кол кебек хезмәт итәм һәм бер әмереңне дә бозмадым, шулай да синең миңа дусларым белән бергә күңел ачу өчен кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. 30  Ә милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу улыңның кайтуы булды, син шунда ук аның өчен симертелгән бозауны чалдыргансың“. 31  Шунда әтисе аңа болай дигән: „Улым, син бит һәрвакыт минем белән, бар нәрсәм синеке. 32  Ә энең үле иде һәм терелде, югалган иде һәм табылды, шуңа күрә без шатланып күңел ача башладык“».

Искәрмәләр