Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Еврейләргә 8:1—13

8  Без сезгә сөйләгәннәрнең асылы шул: безнең күкләрдә Мәһабәт Аллаһы тәхетенең уң ягында утыручы иң баш руханиебыз бар. 2  Ул изге урынның һәм чын чатырның хезмәтчесе. Шул чатырны кеше түгел, ә Йәһвә корган. 3  Һәр иң баш рухани бүләкләр һәм корбаннар китерү өчен билгеләнә, шуңа күрә аның да корбан итеп китерер өчен берәр нәрсәсе булырга тиеш булган. 4  Әгәр ул җирдә яшәсә, рухани булмас иде, чөнки анда Канун буенча башка руханилар бүләкләр китерә. 5  Алар күктәгеләрнең символик образы һәм күләгәсе булып торган изге хезмәтне башкаралар. Мусага да чатыр корыр алдыннан Аллаһы мондый әмер биргән булган: «Кара аны, һәммәсен дә сиңа тауда күрсәтелгән үрнәк буенча яса». 6  Әмма хәзер Гайсәгә тагы да мөһимрәк хезмәт тапшырылды, чөнки ул яхшырак килешүнең арадашчысы да, ә бу килешү яхшырак вәгъдәләр белән законлаштырылган. 7  Чөнки беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесе кирәк булмас иде. 8  Аллаһы, мондый сүзләр әйтеп, үз халкын гаепли: «„Менә,— ди Йәһвә,— мин Исраил йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр якынлашып килә. 9  Бу килешү мин аларның ата-бабалары белән, аларны Мисырдан җитәкләп чыгарганда, төзегән килешүдән аерылып торачак. Чөнки алар минем килешүемә тугры булмадылар, һәм мин алар турында башка инде кайгыртмадым“,— дип әйтә Йәһвә». 10  «Йәһвә болай ди: „Шул көннәрдән соң мин Исраил йорты белән мондый килешү төзиячәкмен: үз законнарымны аларның акылларына салачакмын, йөрәкләренә язып куячакмын. Мин — аларның Аллаһысы, ә алар минем халкым булачак. 11  Инде беркем дә үз якынын һәм үз кардәшен: „Йәһвә турында белем ал!“ — дип өйрәтмәячәк. Чөнки мине гадиләрдән алып бөекләргә кадәр барысы да беләчәк. 12  Мин аларның гаделсез эшләренә карата шәфкатьле булачакмын һәм гөнаһларын инде беркайчан да искә алмаячакмын“». 13  «Яңа килешү» диеп, ул үткәндәгесен гамәлдән чыгара, ә гамәлдән чыгарылган һәм искерә барган һәр нәрсә тиздән юкка чыга.

Искәрмәләр