Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Еврейләргә 4:1—16

4  Шулай итеп, Аллаһының тынычлыгына керү вәгъдәсе әле дә гамәлдә кала, шуңа күрә сак булыйк: берегез дә анда керергә лаек түгел дип табылмасын. 2  Яхшы хәбәр ата-бабаларыбызга игълан ителгән кебек, безгә дә игълан ителде; ләкин ишеткән сүзләре аларга файда китермәде, чөнки иманнары тыңлаучан кешеләрнеке кебек түгел иде. 3  Ә без, иман итүчеләр, шул тынычлыкка керәбез. Аллаһы, эшләре дөнья яратылганнан бирле тәмамланган булса да, болай дигән: «Шунда ачуым чыгып: „Алар минем тынычлыгыма кермәячәк“,— дип ант иттем». 4  Бер урында җиденче көн турында ул: «Җиденче көнне Аллаһы үзенең барлык эшләреннән ял итә башлады»,— дигән, 5  һәм кабат: «Алар минем тынычлыгыма кермәячәк»,— ди. 6  Шулай итеп, игълан ителгән яхшы хәбәрне беренче булып ишеткән кешеләр үз тыңламаучанлыклары аркасында анда кермәгән, ә кайберәүләрнең анда керергә мөмкинлекләре әле бар. 7  Шуңа күрә ул, шулкадәр озак вакыт үтсә дә, Давыт мәдхиясендә «бүген» дип әйтеп, кабат аерым бер көн билгеләп куя. Нәкъ өстә әйтелгәнчә: «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән, үҗәтләнмәгез». 8  Чөнки Йошуа́ аларны тынычлык урынына китергән булса, Аллаһы соңрак бүтән көн хакында әйтмәс иде. 9  Шунлыктан Аллаһы халкы өчен Шимбә көнедәй тынычлык көне әле дә кала. 10  Аллаһы тынычлыгына кергән кеше, Аллаһы үз эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән ял итә. 11  Шуңа күрә, Аллаһының тынычлыгына керер өчен һәм беркем дә шул тыңламаучанлык үрнәгенә иярмәсен өчен, көчебездән килгәнне эшлик. 12  Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле, ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера һәм йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый. 13  Аллаһыдан беркем дә, бернәрсә дә яшеренә алмый, әмма аның күзләре бар нәрсәне ачык һәм нинди булса, шундый итеп күрә. Без аңа хисап бирәчәкбез. 14  Шуңа күрә, безнең күкләргә кергән иң баш руханиебыз — Аллаһы Улы Гайсә булганга, аңа иман итүебез турында армый-талмый игълан итеп йөрик. 15  Безнең иң баш руханиебыз йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала, чөнки ул без сыналгандай сыналды, әмма гөнаһ кылмады. 16  Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы безгә, ярдәм кирәк булганда, юмарт игелек һәм шәфкать күрсәтсен өчен, юмарт игелек тәхете янына сөйләү иреге белән барыйк.

Искәрмәләр