Еврейләргә 3:1—19

3  Шулай итеп, изге кардәшләр, күккә чакырылганнар, Гайсә турында уйланыгыз. Без аның рәсүл һәм иң баш рухани булуын таныйбыз һәм моның турында игълан итәбез. 2  Муса Аллаһының бөтен йортында тугры булган кебек, ул үзен билгеләгән Затка тугры булды. 3  Гайсә Мусага караганда зуррак данга лаек, чөнки йортны төзүче йортның үзенә караганда зуррак хөрмәт казана. 4  Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә Аллаһы — бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе. 5  Муса Аллаһының бөтен йортында тугры хезмәтче булган, һәм хезмәте киләчәктә әйтеләчәк нәрсәләргә шаһитлек булып торган. 6  Ә Мәсих, Аллаһы йорты өчен җаваплы Угыл буларак, тугры булган. Без — Аллаһының йорты, әмма моның өчен безгә сөйләү иреген һәм безгә шатлык китергән өметебезне кулдан ычкындырмыйча ахырга кадәр сакларга кирәк. 7  Шуңа күрә, изге рух әйткәнчә: «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән, 8  чүлдәге сынау көнендә ата-бабаларыгыз минем ачуымны чыгарып үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез. 9  Алар анда, кылган эшләремне кырык ел буе күреп торсалар да, мине сынадылар. 10  Шуңа күрә шул буынга җирәнеп карый башладым һәм: „Йөрәкләре һәрвакыт адаша, алар минем юлларыма төшенмәделәр“,— дидем. 11  Шунда ачуым чыгып: „Алар минем тынычлыгыма кермәячәк“,— дип ант иттем». 12  Сак булыгыз, кардәшләр, берегезнең дә йөрәге, тере Аллаһыдан ераклашып, явыз һәм имансыз булып китмәсен. 13  Киресенчә, «бүген» әле дәвам иткәндә, бер-берегезне һәр көн үгетләп торыгыз, моны берегез дә, гөнаһ коткысына бирелеп, үҗәтләнмәсен өчен эшләгез. 14  Баштагы ышанычыбызны кулдан ычкындырмыйча ахырга кадәр сакласак кына, Мәсих катнаша торган нәрсәләрдә катнашачакбыз. 15  Язмаларда болай диелә: «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән, ата-бабаларыгыз минем ачуымны чыгарып үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез». 16  Кем, ишетеп тә, аның ачуын чыгарган? Муса Мисырдан алып чыккан бар кешеләр түгелме? 17  Аллаһы кырык ел буе кемгә җирәнеп караган? Гөнаһ кылып, чүлдә үлеп калганнарга түгелме? 18  Һәм кемгә ул тынычлыгыма кермәячәкләр дип, ант иткән? Буйсынмаучыларга түгелме? 19  Күргәнебезчә, алар имансыз булганга керә алмаганнар.

Искәрмәләр