Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Еврейләргә 13:1—25

13  Бер-берегезне туганнарча яратып яшәгез. 2  Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз, чөнки кайберәүләр, кунакчыл булганга күрә, үзләре дә белмичә фәрештәләрне кабул иткән. 3  Төрмәдә богауланып утыручыларны, үзегез дә алар белән бергә тоткынлыкта булгандай, исегездә тотыгыз. Эзәрлекләүләргә дучар булганнарны да хәтердә саклагыз, чөнки сез үзегез дә әле тәндә каласыз*. 4  Бар кеше дә никахны ихтирам итсен, никахын саф килеш сакласын, чөнки зиначыларны һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк. 5  Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам»,— дигән. 6  Шуңа күрә без кыюланып: «Йәһвә — минем ярдәмчем, курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» — дип әйтә алабыз. 7  Сезнең арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алып, сезгә Аллаһы сүзен җиткергән кешеләрне исегездә тотыгыз. Аларның тәртипләре нинди нәтиҗәләргә китергәнен күзәтеп, иманнарыннан үрнәк алыгыз. 8  Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңгегә шул ук. 9  Төрле ят тәгълиматлар сезне читкә алып китмәсен, чөнки йөрәкне ризыкка кагылышлы кагыйдәләр белән түгел, ә Аллаһының юмарт игелеге белән ныгыту яхшырак. Андый кагыйдәләр белән мавыгу файда китерми. 10  Безнең корбан китерү урыныбыз бар, һәм андагы корбанны чатырдагы изге хезмәтне башкаручыларның ашарга хакы юк, 11  чөнки каннары изге урынга гөнаһ өчен кертелгән (аны иң баш рухани кертә) хайваннарның тәннәре тукталган урыннан читкә чыгарып яндырыла. 12  Шуңа күрә Гайсә дә, халыкны үз каны белән изгеләндерер өчен, шәһәр капкасы тышында газап чикте. 13  Әйдәгез, без дә ул кичергән хурлыкны кичереп, тукталган урынның тышкы ягына, аның янына чыгыйк, 14  чөнки монда безнең даими яши торган шәһәребез юк, без булачак шәһәрне бик нык көтәбез. 15  Әйдәгез, һәрвакыт Гайсә аша Аллаһыга мактау корбаны китерик, ягъни аның исемен телебез белән игълан итик. 16  Шулай ук игелек кылыгыз, үзегездә булганны башкалар белән бүлешегез. Боларны эшләргә онытмагыз, чөнки андый корбаннар Аллаһыны сөендерә. 17  Сезнең арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрне тыңлагыз һәм аларга күндәм булыгыз, чөнки алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып торалар. Алар моны кайгырып түгел, ә куанып башкарсыннар өчен шулай эшләгез, югыйсә кайгырып башкарулары сезгә зыян китерер. 18  Безнең турында өзлексез дога кылыгыз, чөнки без вөҗданыбызның саф булуына бер дә шикләнмибез һәм үзебезне бар яктан намуслы тотарга телибез. 19  Аеруча минем сезнең янга тизрәк кайтуым турында дога кылуыгызны үтенәм. 20  Сарыкларның бөек көтүчесен — мәңгелек килешү канына ия булган Хуҗабыз Гайсәне үледән терелткән тынычлык Аллаһысы, 21  үз ихтыярын үтәр өчен, сезгә яхшы нәрсәләрнең барысын бирсен. Ул безне Гайсә Мәсих ярдәмендә үзенә сөенеч китергәнне эшләргә дәртләндереп тора, аңа мәңге дан булсын. Амин. 22  Кардәшләрем, мин сезгә хатымда әллә ни күп язмадым, шуңа күрә бу рухландыручы сүзләремне түземлек белән тыңлагыз. 23  Сезгә шул билгеле булсын: кардәшебез Тимути́ азат ителде. Ул тиздән яныма килсә, без бергәләп сезгә килеп китәрбез. 24  Сезнең арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә һәм бар изгеләргә сәлам тапшырыгыз. Италиядәге кардәшләребездән сезгә сәлам. 25  Аллаһының юмарт игелеге сезнең барыгыз белән дә булсын.

Искәрмәләр

Бу идиома, күрәсең, «алар белән газап чиккәндәй» дигәнне аңлата.