Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Еврейләргә 12:1—29

12  Шуңа күрә, бу шаһитләрнең болыт кебек зур төркеме безнең белән булганга, әйдәгез, без дә һәр йөгебезне һәм безне җиңел генә чуалтучы гөнаһны өстебездән алып ташлыйк 2  һәм Баш Җитәкчебез — иманыбызны Камилләштерүче Гайсәне күздән ычкындырмыйча, үзебезгә билгеләнгән ярыш юлыннан чыдамлылык белән йөгерик. Ул үзен киләчәктә көткән шатлык хакына, хурлыкка игътибар итмичә, җәфалану баганасында үлем кичереп, Аллаһы тәхетенең уң ягына утырган. 3  Гөнаһлыларның, үзләренә зыян китереп, дошманнарча әйткән сүзләренә карамастан нык калган Гайсә турында төптән уйлагыз; бу сезгә арымаска һәм күңелегезне төшермәскә ярдәм итәчәк. 4  Гөнаһка каршы сугышта сезнең үлгәнче көрәшкәнегез булмады әле, 5  һәм сез угылларга эндәшкәндәй әйтелгән мондый үгет-нәсыйхәтне онытып бетергәнсез: «Улым, Йәһвәнең тәрбиясен игътибарсыз калдырма, ул төзәткәндә күңелеңне төшермә, 6  чөнки Йәһвә яраткан кешесен тәрбияли һәм улы итеп кабул иткән һәркемне камчылый». 7  Газап чиккәндә нык калыгыз, бу да тәрбияләүнең бер өлеше. Аллаһы сезне үз угыллары итеп күрә. Атасы тәрбияләмәгән угыл бар микән? 8  Ә инде һәркемгә эләккән тәрбия сезгә эләкмәгән булса, сез чын угыллар түгел, ә никахсыз туган балалар булыр идегез. 9  Әтиләребез дә бит безне тәрбияләде, һәм без аларны хөрмәт иттек. Алайса, без, яшәр өчен, рух белән тудырган Атабызга тагы да теләбрәк буйсынырга тиеш түгелме? 10  Әтиләребез берникадәр вакыт безгә үзләре дөрес дип тапкан тәрбия бирделәр, ләкин Аллаһы, без аның кебек изге булсын өчен, безгә файда булсын дип тәрбияли. 11  Әйе, тәрбия бирелгәндә, ул шатлык түгел, ә кайгы булып күренә, ләкин соңрак шул тәрбияне алучыларга тынычлык белән тәкъвалык җимеше китерә. 12  Шуңа күрә хәлсезләнгән кулларыгызны һәм көчсезләнгән тезләрегезне ныгытыгыз. 13  Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, ә киресенчә, сәламәтләнсен өчен, аякларыгыз өчен туры юл сайлагыз. 14  Бар кеше белән тыныч-тату яшәргә һәм изге булырга омтылыгыз, чөнки изге булмаган кеше Хуҗабызны* күрмәячәк. 15  Сак булыгыз: беркем дә Аллаһының юмарт игелегеннән мәхрүм калмасын һәм бернинди дә агулы тамыр, үсенте биреп, кыенлыклар тудырмасын һәм күпләрнең нәҗесләнүенә китермәсен, 16  арагызда зиначы һәм, Исау кебек, изге нәрсәләрне кадерләми торган кеше булмасын. Ул беренче угылга тиешле хокукларын бер касә ризыкка алмаштырган. 17  Белгәнегезчә, соңыннан ул, фатиха алырга теләгәч, кире кагылган булган, чөнки әтисенең карарын күз яшьләре түгеп һәм ялварып үзгәртергә тырышса да, бу инде мөмкин булмаган. 18  Сез дөрләп янып торган һәм кагылып булган тауга да, кара болытка да, дөм караңгылыкка да, давылга да, 19  быргы тавышына да, сүзләр әйтүче тавышка да якынлашмадыгыз, юк. Шул сүзләрне ишеткәч, кешеләр ул тавышның үзләренә бүтән бернәрсә дә сөйләмәвен үтенгәннәр, 20  чөнки: «Хәтта хайван да, бу тауга кагылса, ташлар атып үтерелергә тиеш»,— дигән боерык күңелләренә курку салган. 21  Бу күренеш шундый куркыныч булган ки, хәтта Муса да: «Мин куркуымнан калтырап торам»,— дигән. 22  Әмма сез Сион тавына һәм күктәге Иерусалимга — тере Аллаһы шәһәренә якынлаштыгыз. Сез бергә җыелган мириадлаган* фәрештә янына, 23  исемнәре күккә язып куелган беренче угыллар җыелышы, һәркемне хөкем итүче Хаким Аллаһы, камилләштерелгән һәм изге рух белән тудырылган тәкъваларның тормышлары янына якын килдегез. 24  Сез яңа килешү арадашчысы Гайсәгә һәм аның Һабил каныннан яхшырак сөйләүче сибелгән канына якынлаштыгыз. 25  Карагыз аны, үзегезгә сөйләүчегә буйсынмас өчен сәбәп эзләмәгез. Чөнки Аллаһының кисәтүен җирдә игълан итүчегә буйсынмаучылар җәзасыз калмаган икән, без күкләрдән сөйләүчедән баш тартсак, тагын да зуррак җәзага дучар булачакбыз. 26  Ул чакта Аллаһының тавышы җирне тетрәтеп куйган, ә хәзер ул: «Мин тагын бер тапкыр, ләкин җирне генә түгел, ә күкне дә тетрәтермен»,— дип вәгъдә итә. 27  «Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны күрсәтә: какшамас нәрсәләр калсын өчен, тетрәтелгән, ягъни булдырылган, нәрсәләр юкка чыгарылачак. 28  Шуңа күрә, безгә какшамас Патшалык биреләчәген белеп, әйдәгез, моннан ары да Аллаһының юмарт игелеген татып яшик. Шул игелек ярдәмендә без Аллаһыга ул теләгәнчә изге хезмәт башкара алабыз. Моны куркып, тирән ихтирам белән эшлик, 29  чөнки Аллаһыбыз — йота торган ут та бит ул.

Искәрмәләр

Яки «Раббыны», гр. Ки́риос.
Ягъни «дистәләгән меңнәрчә».