Ачылыш 9:1—21

9  Бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда мин күктән җиргә төшкән йолдыз күрдем. Аңа упкын ачкычы бирелде. 2  Йолдыз упкынны ачып җибәргәч, упкыннан, зур мичтән чыккан кебек, төтен күтәрелде, һәм төтеннән кояш белән һава караңгыланды. 3  Төтеннән җиргә саранчалар чыкты, һәм аларга, җирдәге чаяннарныкы шикелле, хакимлек бирелде. 4  Аларга җирдәге үсемлекләргә, яшел үләнгә һәм агачларга зыян китермәскә, ә маңгайларында Аллаһы мөһере булмаган кешеләргә генә зарар китерергә әйтелде. 5  Саранчага кешеләрне үтермәскә, ә аларны биш ай буе җәфаларга гына рөхсәт ителде. Кешеләрнең җәфаланулары чаян чакканда була торган җәфалану шикелле иде. 6  Шул көннәрдә кешеләр үлем эзләр, ләкин тапмаслар; аларның үләселәре килер, әмма үлем алардан качар. 7  Саранчаларның тәннәре сугышка әзерләнгән атларныкы шикелле иде, башларында алтын таҗ сыман нәрсә бар иде. Аларның йөзләре ир-атныкы, 8  чәчләре хатын-кызныкы, ә тешләре арысланныкы кебек иде; 9  өсләрендә тимер күкрәкчә сыман күкрәкчәләре бар иде, ә канатларының тавышы сугышка чабучы атлы сугыш арбаларының тавышына охшаш иде. 10  Аларның койрыклары һәм чаккычлары чаянныкы шикелле иде, ә койрыкларының кешеләргә биш ай буе зыян китерергә вәкаләте бар иде. 11  Саранчаларның патшасы исә — упкын фәрештәсе. Аның исеме еврей телендә Абадду́н, грек телендә Аполлиу́н. 12  Беренче кайгы үтте. Менә! Аның артыннан тагын икесе килә. 13  Алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм мин бер тавыш ишеттем. Ул Аллаһы алдындагы алтыннан ясалган корбан китерү урынының мөгезләреннән килә иде. 14  Быргысы булган алтынчы фәрештәгә бу тавыш болай диде: «Бөек Евфрат елгасы янында бәйләп куелган дүрт фәрештәне азат ит». 15  Шунда шул сәгатькә, көнгә, айга һәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр, кешеләрнең өчтән бер өлешен үтерер өчен, азат ителделәр. 16  Мин атлы гаскәрнең санын ишеттем: ике йөз миллион. 17  Шул күренештәге җайдакларның күкрәкчәләре уттай кызыл, зәңгәр һәм сары төстә иделәр. Атларның башлары арыслан башы сыман иде, ә авызларыннан ут, төтен һәм күкерт бөркелеп тора иде. 18  Шушы өч бәла-каза — атларның авызыннан чыккан ут, төтен һәм күкерт — аркасында кешеләрнең өчтән бер өлеше үлде. 19  Чөнки атларның хакимлекләре авызларында һәм койрыкларында иде. Аларның койрыклары еланга охшаш, һәм еланның башы бар иде. Шул койрык белән алар кешеләргә зыян китерә иделәр. 20  Ә бу бәла-казадан үлми калган кешеләр үз эшләреннән тәүбә итмәделәр, җеннәргә һәм потларга табынуларын ташламадылар. Бу потлар алтын, көмеш, бронза, таш, агачтан ясалган һәм күрә дә, ишетә дә, йөри дә алмый. 21  Бу кешеләр үтерү, сихерчелек*, фахишәлек, урлашу кебек гөнаһларыннан тәүбә итмәделәр.

Искәрмәләр

Бу сүз спиритизм ягъни җеннәр белән бәйләнештә булуны аңлата.