Ачылыш 7:1—17

7  Шуннан соң мин җирнең дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне күрдем: алар, бернинди дә җил җиргә, диңгезгә һәм бернинди дә агачка исмәсен өчен, җирнең дүрт җилен нык тотып торалар иде. 2  Һәм мин тагын бер фәрештәне күрдем: ул кулына тере Аллаһының мөһерен тотып, кояш күтәрелгән яктан күтәрелә иде. Шул фәрештә җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә рөхсәте булган дүрт фәрештәгә көчле тавыш белән болай дип әйтте: 3  «Без Аллаһыбыз хезмәтчеләренең маңгайларына мөһер сугып чыкканчыга тикле җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез». 4  Шунда мин мөһерләнгәннәрнең санын ишеттем: алар 144 000 иде. Мөһер сугылганнар Исраил улларының һәрбер кабиләсеннән иде. 5  Яһүд кабиләсеннән унике мең мөһерләнгән иде, Руби́н кабиләсеннән унике мең, Гәд кабиләсеннән унике мең, 6  Әши́р кабиләсеннән унике мең, Нәфтәли́ кабиләсеннән унике мең, Манашше́ кабиләсеннән унике мең, 7  Шимо́н кабиләсеннән унике мең, Ле́ви кабиләсеннән унике мең, Иссаха́р кабиләсеннән унике мең, 8  Зәбула́н кабиләсеннән унике мең, Йосыф кабиләсеннән унике мең, Биньями́н кабиләсеннән унике мең мөһерләнгән иде. 9  Шуннан соң һичкем санап чыга алмаслык бихисап күп кешене күрдем. Һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан бу кешеләр озын ак кием киеп, кулларына пальма ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып тора иделәр. 10  Алар көчле тавыш белән: «Коткару тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» — дип әйтә иделәр. 11  Ә бар фәрештәләр тәхет, өлкәннәр һәм дүрт тере зат тирәли басып тора иде. Алар тәхет алдында йөзтүбән капланып Аллаһыга сәҗдә кылдылар 12  һәм: «Амин! Аллаһыбызга мактау, дан, зирәклек, рәхмәт, хөрмәт, кодрәт һәм көч мәңге булсын. Амин»,— диделәр. 13  Шунда өлкәннәрнең берсе миннән: «Озын ак киемгә киенгән бу кешеләр кемнәр алар һәм каян килгәннәр?» — дип сорады. 14  «Хуҗам, син үзең беләсең»,— дидем мин аңа шунда ук. Һәм ул миңа болай диде: «Алар бөек афәтне кичереп киләләр һәм озын киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар. 15  Шуңа күрә алар Аллаһы тәхете алдында торалар һәм көне-төне аңа аның гыйбадәтханәсендә изге хезмәт башкаралар. Тәхеттә Утыручы аларның өстеннән үз чатырын җәяр. 16  Алар башка ачыкмас, сусамас, һәм аларны кояш та, эсселек тә көйдермәс, 17  чөнки тәхет янындагы Бәрән аларга көтүче булыр һәм аларны тормыш суы чишмәләренә алып барыр. Аллаһы аларның һәр күз яшен сөртер».

Искәрмәләр