Ачылыш 6:1—17

6  Мин Бәрәннең җиде мөһернең берсен кубарганын күрдем һәм шуны ишеттем: дүрт тере затның берсе күк күкрәвенә охшаган тавыш белән: «Бар!» — диде, 2  һәм мин ак ат күрдем. Аның җайдагының җәясе бар иде, һәм җайдакка таҗ бирелде. Шул җайдак җиңүче булып, җиңү өчен чыкты. 3  Бәрән икенче мөһерне кубаргач, мин икенче тере затның: «Бар!» — дигәнен ишеттем. 4  Шунда кызыл ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсен өчен, җирдән тынычлыкны алырга рөхсәт ителде. Җайдакка зур кылыч бирелде. 5  Бәрән өченче мөһерне кубаргач, мин өченче тере затның: «Бар!» — дигәнен ишеттем. Шунда мин кара ат күрдем, ә аның җайдагының кулында үлчәү иде. 6  Һәм мин тере затлар арасыннан ниндидер тавыш ишеттем. «Бер динарга бер үлчәм* бодай һәм бер динарга өч үлчәм арпа. Ә зәйтүн маен һәм шәрабны саклап тот!» — диде бу тавыш. 7  Бәрән дүртенче мөһерне кубаргач, дүртенче тере затның: «Бар!» — дип әйткән тавышын ишеттем. 8  Шунда аксыл-саргылт төстәге атны күрдем. Аның җайдагының исеме Үлем, ә аңа ияреп Кабер* бара иде. Аларга кешеләрне озын кылыч, ачлык, үлемгә китерүче авырулар һәм кыргый хайваннар белән үтерер өчен җирнең дүрттән бер өлеше өстеннән хакимлек бирелгән иде. 9  Бәрән бишенче мөһерне кубаргач, мин корбан китерү урыны янында Аллаһы сүзе өчен һәм шаһитлек биргәннәре өчен үтерелгәннәрнең җаннарын күрдем. 10  Алар көчле тавыш белән: «Изге һәм хак Аллаһы Тәгалә, кайчан инде син җирдә яшәүчеләрне хөкем итәрсең һәм безнең каныбыз өчен үч алырсың?» — диделәр. 11  Аларның һәрберсенә озын ак кием бирелгән, һәм аларга үзләре кебек үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм кардәшләренең саны тулганга тикле тагын бераз көтәргә әйтелгән иде. 12  Мин Бәрәннең алтынчы мөһерне кубарганын күрдем, шунда бөек җир тетрәү булды, кояш матәм киеме* кебек каралды, ай кан кебек кызарды, 13  ә күктәге йолдызлар, инҗир агачының өлгермәгән җимешләре көчле җил селкүеннән коелгандай, җиргә коелдылар. 14  Күк, кулъязма төргәге кебек бөтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар үз урыннарыннан кузгалды. 15  Җирнең патшалары, түрәләр, хәрби башлыклар, байлар, көчлеләр, бар коллар һәм иреклеләр таулардагы мәгарәләрдә һәм таш кыялар арасында яшеренеп, 16  таулар белән кыяларга болай дип әйттеләр: «Безне каплагыз, безне тәхеттә Утыручының йөзеннән һәм Бәрәннең ачуыннан яшерегез, 17  чөнки аларның бөек ачу көне килде, һәм кем моны кичереп исән кала алыр?»

Искәрмәләр

«Бер үлчәм бодай» (грекча хи́никс, бер литрдан күбрәк) гаскәриләрнең бер көнлек ризыклары булган. «Динар» бер көнлек хезмәт хакы булган.
Сүзгә-сүз «Гадес». 8нче кушымтаны к.
Мт 11:21 дәге искәрмәне к.