Ачылыш 2:1—29

2  Эфе́с җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Уң кулында җиде йолдыз тотучы һәм җиде алтын яктырткыч арасында йөрүче болай ди: 2  „Синең эшләреңне, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм яман кешеләргә түзеп тормаганыңны беләм. Шулай ук үзләрен рәсүл дип атаучыларны (ә алар рәсүлләр түгел) сынаганыңны да беләм, һәм син аларның ялганчылар булуын күрдең. 3  Син чыдам һәм минем исемем хакына күп нәрсәләр кичереп тә, хәлсезләнмәдең. 4  Шулай да сиңа бер шелтәм бар: син беренче мәхәббәтеңне югалттың. 5  Шуңа күрә кайдан егылганыңны исеңә төшер, тәүбә ит һәм элекке эшләреңне башкар. Тәүбә итмәсәң, яныңа килеп, яктырткычыңны урыныннан алып куярмын. 6  Ләкин яхшы ягың да бар: мин нәфрәт иткән Никәлә́с тарафдарларының* эшләрен син дә нәфрәт итәсең. 7  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен: „Мин җиңүчегә Аллаһы оҗмахындагы тормыш агачыннан ашарга рөхсәт итәчәкмен“. 8  Сми́рна җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Үлеп терелгән „Беренче һәм Соңгы“ болай дип әйтә: 9  „Синең газап чигеп ярлы яшәвеңне дә (ә син бай), шулай ук үзләрен яһүд дип атаучыларның көфер сүзләрен дә беләм. Әмма алар яһүдләр түгел, ә Шайтан синагогасы. 10  Үзеңне алда көткән газаплардан курыкма. Менә! Иблис кайберләрегезне төрмәгә утыртачак, һәм сез тулысынча сыналырсыз, ун көн хәсрәт кичерерсез. Үлемеңә кадәр тугры кал, һәм сиңа тормыш таҗы бирермен. 11  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен: „Җиңүчегә икенче үлем һичнинди зыян китермәс“. 12  Пирга́м җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Ике ягы да үткен, озын кылычлы Зат болай ди: 13  „Синең Шайтан тәхете торган урында яшәвеңне беләм, шулай да син минем исемемә тугры каласың. Минем тугры шаһитем Әнтипне сезнең шәһәрегездә, Шайтан яшәгән җирдә, үтерделәр; һәм хәтта шул көннәрдә дә син миңа карата булган иманыңнан ваз кичмәдең. 14  Әмма сиңа каршы берничә шелтәм бар: синдә кайберәүләр Билья́м тәгълиматын тоталар. Ә ул Балакны Исраил улларын гөнаһка тартырга өйрәткән. Ул моны алар потларга корбан ителгәнне ашасыннар өчен һәм фахишәлек кылсыннар өчен эшләгән. 15  Синдә шулай ук Никәләс тарафдарларының тәгълиматын тотучылар да бар. 16  Шуңа күрә тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныңа килеп, аларга каршы авызымнан чыгып торган озын кылыч белән сугышырмын. 17  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен: „Мин җиңүчегә яшерелгән манна һәм ак таш бирермен. Ул ташка яңа исем язылган булыр, һәм шул исемне аны алучы гына белер“. 18  Фиати́ра җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Күзләре янып торган ялкын, ә аяклары саф бакыр шикелле булган Аллаһы Улы болай ди: 19  „Мин синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм синең соңгы эшләрең элеккеләреннән бөегрәк булуын беләм. 20  Шулай да сиңа каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изәбә́л исемле хатынга түзеп торасың. Ул минем колларымны фахишәлек кылырга һәм потларга корбан ителгәнне ашарга өйрәтеп, юлдан яздыра. 21  Мин аңа тәүбә итәргә вакыт биргән идем, әмма ул үзенең фахишәлегеннән тәүбә итәргә теләми. 22  Менә мин аны авыру түшәгенә салырмын, ә аның белән зина кылучыларны, аңа ияреп кылган эшләреннән тәүбә итмәсәләр, зур афәткә дучар итәрмен. 23  Аның балаларын үлемгә китерүче авыру белән һәлак итәрмен, шунда бар җыелышлар минем иң эчке уйларны* һәм йөрәкләрне тикшерүче икәнемне белерләр. Мин һәркемгә эшенә карап бирермен. 24  Ләкин Фиатирадагы сезнең калганнарыгызга, шул тәгълиматка иярмәүче һәм Шайтанның „тирәнлекләре“ дип аталганга якын да килмәүче кешеләргә болай дим: мин сезгә өстәмә бернәрсә дә йөкләмим. 25  Тик мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны нык тотыгыз. 26  Җиңүчегә һәм минем юлларым буенча ахырга тикле йөрүчегә халыклар өстеннән хакимлек бирермен — 27  ә миңа шундый ук хакимлекне Атам тапшырды — шунда ул аларны тимер таяк белән көтәр, һәм алар балчык чүлмәк сыман ватылырлар. 28  Мин аңа таң йолдызы бирермен. 29  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“.

Искәрмәләр

Яки «сектасының».
Сүзгә-сүз «бөерләрне».