Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Ачылыш 19:1—21

19  Шуннан соң мин күктә зур төркем тавышына охшаш көчле тавышлар ишеттем. Алар болай диделәр: «Йәһне мактагыз!* Коткару, дан һәм кодрәт Аллаһыбызныкы, 2  чөнки аның хөкемнәре хак һәм гадел. Җирне үз фахишәлеге белән бозып бетергән бөек фахишәне Аллаһы хөкем итте, һәм үз хезмәтчеләренең каны өчен аңардан үч алды». 3  Шулчак алар тагын бер тапкыр: «Йәһне мактагыз! Бабыл җимерекләренең төтене мәңге күтәрелә»,— дип әйттеләр. 4  Шунда егерме дүрт өлкән һәм дүрт тере зат, йөзтүбән капланып, тәхеттә утыручы Аллаһыга сәҗдә кылды һәм: «Амин! Йәһне мактагыз!» — диде. 5  Тәхеттән дә тавыш килде һәм: «Аның бар хезмәтчеләре, аңардан куркучылар, гадиләр һәм бөекләр, Аллаһыбызны мактагыз»,— диде. 6  Шунда мин зур төркем, шаулап аккан сулар һәм көчле күк күкрәү тавышына охшаш тавышлар ишеттем. Алар болай диделәр: «Йәһне мактагыз, чөнки Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһыбыз патша булып идарә итә башлады. 7  Шатланыйк, куаныйк һәм аны данлыйк, чөнки Бәрәннең туй көне килеп җитте, һәм аның кәләше үзен әзерләде. 8  Кәләшкә ялтырап торган, чиста, нәфис җитен кием кияргә рөхсәт ителде. Нәфис җитен — изге кешеләрнең тәкъва эшләре». 9  Фәрештә миңа болай диде: «Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле дип яз». Шуннан соң: «Бу сүзләр — Аллаһының хак сүзләре»,— дип өстәде. 10  Шунда мин, аңа сәҗдә кылырга дип, аның алдына тезләндем. Ләкин ул миңа: «Алай эшләмә! Аллаһыга сәҗдә кыл. Мин нибары синең һәм Гайсә турында шаһитлек бирү эшен башкаручы кардәшләреңнең хезмәттәше генә. Чөнки Гайсә хакында шаһитлек бирү — пәйгамбәрлекләрнең максаты»,— диде. 11  Һәм мин ачылган күкне күрдем. Менә, ак ат. Аның җайдагы Тугры һәм Хак дип атала. Ул гадел хөкем итә һәм гадел сугыш алып бара. 12  Аның күзләре янып торган ялкын шикелле, ә башында күп диадемалар. Аңа үзеннән башка һичкем белми торган исем язылган. 13  Ул кан сибелгән кием кигән һәм Аллаһы Сүзе дигән исем белән атала. 14  Аңа ак атларга атланган һәм ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияреп бара. 15  Аның авызыннан, халыкларны һәлак итәр өчен, озын үткен кылыч чыгып тора, һәм ул аларны тимер таяк белән көтәчәк. Ул шулай ук Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу изгечендә йөзем изә. 16  Аның киемендә — ботында — патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы дигән исем язылган. 17  Мин шулай ук кояш нурларында торучы бер фәрештәне күрдем. Ул күктә очучы бар кошларга көчле тавыш белән болай дип кычкырды: «Монда килегез, Аллаһының бөек мәҗлесенә җыелыгыз. 18  Патшаларның, гаскәр башлыкларының, көчлеләрнең, атларның һәм аларның җайдакларының итен ашагыз. Барысының: иреклеләрнең һәм колларның, гадиләрнең һәм бөекләрнең итен ашагыз». 19  Шунда мин ерткычны, җир патшаларын һәм аларның гаскәрләрен күрдем. Алар атта утыручыга һәм аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелганнар иде. 20  Ерткычны һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәрне тотып алдылар. Ялган пәйгамбәр шул галәмәтләр ярдәмендә ерткыч тамгасын кабул иткәннәрне, аның сурәтенә табынучыларны юлдан яздырган иде. Аларның икесен дә тере килеш янып торган күкертле күлгә ыргыттылар. 21  Ә калганнары атта утыручының авызыннан чыккан озын кылыч белән үтерелделәр. Аларның итен ашап барлык кошлар туендылар.

Искәрмәләр

Еврейчә «Һаллелуйә́һ». 2нче кушымтаны к.