Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Ачылыш 16:1—21

16  Шуннан соң мин изге урыннан көчле тавышның җиде фәрештәгә: «Барыгыз һәм җиргә Аллаһының җиде ачу касәсен түгегез»,— дип әйткәнен ишеттем. 2  Беренче фәрештә китте һәм үз касәсен җир йөзенә түкте. Шунда ерткыч тамгасы сугылган һәм аның сурәтенә табынган кешеләрне әрнүле яман җәрәхәтләр каплады. 3  Икенче фәрештә үз касәсен диңгезгә түкте. Диңгез суы үлгән кеше каны кебек булды, һәм диңгездәге һәр тере җан үлде. 4  Өченче фәрештә үз касәсен елгаларга һәм су чишмәләренә түкте, шунда аларның сулары канга әйләнде. 5  Аннан соң мин сулар фәрештәсенең мондый сүзләрен ишеттем: «Яшәгән, яшәүче һәм тугры Аллаһыбыз, син гадел, чөнки син бу хөкемнәрне чыгардың, 6  чөнки алар изгеләрнең, пәйгамбәрләрнең канын койдылар, һәм син аларга кан эчәргә бирдең. Аларның әҗерләре шул». 7  Шунда мин корбан китерү урынының: «Әйе, Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы, синең хөкем карарларың хак һәм гадел»,— дигәнен ишеттем. 8  Дүртенче фәрештә үз касәсен кояш өстенә түкте, һәм кояшка кешеләрне ут белән көйдерергә рөхсәт ителде. 9  Кешеләрне көчле эсселек көйдерде, әмма алар шул бәла-казалар өстеннән хакимлеге булган Аллаһы исеменә каршы көфер сүз әйттеләр, тәүбә итмәделәр һәм аны данламадылар. 10  Бишенче фәрештә үз касәсен ерткыч тәхете өстенә түккәч, ерткычның патшалыгы караңгылыкка чумды. Кешеләр авыртудан үз телләрен тешли башладылар, 11  авыртулары һәм җәрәхәтләре өчен күк Аллаһысына каршы көфер сүз әйттеләр, кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр. 12  Алтынчы фәрештә үз касәсен бөек Евфрат елгасына түкте, һәм кояш чыккан яктан килүче патшаларга юл әзер булсын өчен, елганың суы кипте. 13  Шунда мин аждаһаның, ерткычның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан бакага охшаш иңдерелгән өч шакшы сүзнең* чыкканын күрдем. 14  Бу сүзләрне җеннәр иңдергән, һәм бу сүзләр галәмәтләр күрсәтә. Алар бөтен җир патшалары янына шул патшаларны Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышка җыяр өчен чыгалар. 15  «Менә! Карак кебек киләм. Уяу торучы һәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле, чөнки ул ялангач йөрмәячәк һәм кешеләр аның хурлыгын күрмәячәк». 16  Җеннәр тарафыннан иңдерелгән сүзләр патшаларны еврей телендә Һар-Магедо́н* дип аталган урынга җыйдылар. 17  Җиденче фәрештә үз касәсен һавага түккәч, изге урыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» — дигән көчле тавыш ишетелде. 18  Шунда яшен яшьнәде, авазлар ишетелде, күк күкрәде, көчле җир тетрәү булды. Кеше җирдә яратылганнан бирле андый көчле һәм җимергеч җир тетрәүнең булганы юк иде әле. 19  Бөек шәһәр өч өлешкә ярылды һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы Бөек Бабылны, аңа үз ярсулы ачуының шәрабы салынган касәне бирер өчен, исенә төшерде. 20  Һәр утрау качты, тауларны да табып булмый иде. 21  Күктән кешеләр өстенә зур-зур, якынча 20 килограммлы*, боз кисәкләре яуды. Кешеләр бу бәла-каза, бу боз өчен Аллаһыга каршы көфер сүз әйтә иделәр, чөнки бу бәла-каза бик һәлакәтле иде.

Искәрмәләр

Ягъни «рухның».
Ягъни «Армагеддон». Еврей телендә «Мегиддо тавы» дигәнне аңлата.
Сүзгә-сүз «бер талантлык». 11нче кушымтаны к.