Ачылыш 15:1—8

15  Шунда мин күктә бөек һәм таң калырлык башка бер галәмәт — җиде бәла-каза тоткан җиде фәрештәне күрдем. Бу — соңгы бәла-казалар, чөнки Аллаһының ачуы шулар белән тәмамлана. 2  Аннары мин пыяла сыман диңгез күрдем, ул ут белән катнаш иде. Мин шулай ук ерткычны, аның сурәтен һәм аның исеменең санын җиңеп чыгучыларны күрдем. Алар Аллаһының арфаларын тотып, пыяла сыман диңгез янында тора иделәр. 3  Бу җиңеп чыгучылар Аллаһы колы Мусаның һәм Бәрәннең җырын җырлыйлар иде: «Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы, бөек һәм таң калырлык синең эшләрең. Мәңгелек Патшасы, гадел һәм хак синең юлларың. 4  Йәһвә, синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Чөнки бер син генә тугры. Бар халыклар килеп, алдыңда сәҗдә кылачаклар, чөнки кануннарыңның гадел булуы ачыкланды». 5  Аннан соң шуны күрдем: күктә шаһитлек чатырының изге урыны ачылды, 6  һәм изге урыннан җиде бәла-каза тоткан җиде фәрештә чыкты. Алар чиста, ялтырап торган җитен кием кигәннәр, ә күкрәкләрен алтын пута* белән буган иделәр. 7  Һәм дүрт тере затның берсе җиде фәрештәгә мәңге яшәүче Аллаһының ачуы белән тулы җиде алтын касә бирде. 8  Шунда изге урын Аллаһы даныннан һәм кодрәтеннән төтен белән тулды. Җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, изге урынга һичкем керә алмады.

Искәрмәләр

Ач 1:13 тәге искәрмәне к.