Ачылыш 13:1—18

13  Һәм ул диңгез комына басты. Шуннан соң мин диңгездән чыгучы ун мөгезле һәм җиде башлы ерткычны күрдем. Аның мөгезләрендә ун диадема, ә башларында көфер исемнәр иде. 2  Мин күргән ерткыч хайван капланга охшаш иде. Ләкин аның аяклары аюныкы сыман, ә авызы арысланныкы шикелле иде. Аждаһа бу ерткычка көч, тәхет һәм зур хакимлек бирде. 3  Аның башларының берсе яраланган һәм үлем хәлендә кебек иде, әмма аның үлем ярасы төзәлде, һәм җирдә яшәүче бар кеше сокланып, ерткычка ияреп китте. 4  Алар аждаһага, ул ерткычка хакимлек биргәнгә күрә, табындылар һәм: «Бу ерткычка тиң берәр кем бармы һәм аның белән кем сугыша алыр?» — диеп, ерткычка да табындылар. 5  Бу ерткычка тәкәббер һәм көфер сүз сөйләүче авыз бирелде һәм кырык ике айга хакимлек тапшырылды. 6  Аның авызы Аллаһыны, аның исемен, аның яшәгән урынын һәм күктә яшәүчеләрне көферли башлады. 7  Ерткычка изгеләргә каршы сугышып аларны җиңәргә рөхсәт ителде. Аңа һәр кабилә, халык, тел һәм милләт өстеннән хакимлек бирелде. 8  Җирдә яшәүчеләрнең барысы аңа табыначак. Аларның исемнәре чалынган Бәрәннең тормыш төргәгенә дөнья яратылганнан бирле язылмый килә. 9  Колагы булган ишетсен. 10  Әсирлеккә төшәргә тиешле әсирлеккә төшәчәк. Кылыч белән үтерүче кылыч белән үтерелергә тиеш. Моның өчен изгеләргә чыдамлык һәм иман кирәк. 11  Аннан соң мин җирдән чыгучы башка ерткычны күрдем. Аның ике мөгезе бәрәннекенә охшаш иде, ләкин ул аждаһа кебек сөйли башлады. 12  Ул беренче ерткыч алдында аның бар хакимлеген кулланып, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем ярасы төзәлгән беренче ерткычка табындыра. 13  Ул зур галәмәтләр башкара, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут төшерә. 14  Ул беренче ерткыч алдында эшләргә рөхсәт ителгән галәмәтләре белән җирдә яшәүчеләрне юлдан яздыра һәм кылычтан яраланып терелгән ерткычның сурәтен ясарга куша. 15  Аңа ерткыч сурәтенә яшәү сулышы кертергә рөхсәт ителде. Бу рөхсәт ерткыч сурәте сөйли алсын өчен һәм ерткыч сурәтенә табынырга теләмәгән һәркемне үлемгә тапшыра алсын өчен бирелде. 16  Һәм ул бар кешеләрне — гадиләрне һәм бөекләрне, байларны һәм ярлыларны, иреклеләрне һәм колларны — уң кулларына яки маңгайларына тамга салырга мәҗбүр итә. 17  Андый тамгасы — ерткыч исеме я аның исеменең саны булмаган һәркем сатып та ала алмаячак, сата да алмаячак. 18  Монда зирәклек кирәк: аңлаучы кеше ерткычның санын хисаплап чыгарсын, чөнки бу — кеше саны, һәм бу сан — 666.

Искәрмәләр