Ачылыш 1:1—20

1  Гайсә Мәсихнең ачылышы. Аны аңа, үз колларына тиздән нәрсә булачагын күрсәтер өчен, Аллаһы бирде. Ә Гайсә үз фәрештәсен җибәреп бу ачылышны үз колы Яхъяга төрле символлар аша күрсәтте. 2  Яхъя исә Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсихнең шаһитлеге турында — бар күргәннәре хакында шаһитлек бирде. 3  Бу пәйгамбәрлек сүзләрен кычкырып укучы, шулай ук аны ишетүчеләр һәм анда язылганны үтәүчеләр бәхетле, чөнки билгеләнгән вакыт якын. 4  Мин, Яхъя, А́сия өлкәсендәге җиде җыелышка язам: «Яшәгән, яшәүче һәм киләчәк Заттан» һәм аның тәхете алдындагы җиде рухтан, 5  шулай ук «Тугры шаһит», «Үлгәннәрнең беренчесе» һәм «Җир патшаларының идарәчесе» Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм тынычлык сезгә. Безне яратучы һәм безне үз каны белән гөнаһларыбыздан азат итүче Гайсәгә — 6  ул безне үз Аллаһысы һәм Атасы өчен патшалар һәм руханилар итте — әйе, аңа дан һәм кодрәт мәңгегә. Амин. 7  Менә ул болытларда килә, һәм аны һәркем, шул исәптән аны чәнчегән кешеләр дә, күрәчәк. Шунда Гайсә аркасында җирнең бар кабиләләре кайгырып үз күкрәкләренә сугачаклар. Әйе, Амин. 8  «Мин — А́льфа һәм Оме́га. Мин — яшәгән, яшәүче һәм киләчәк Зат, Чиксез Кодрәт Иясе»,— дип әйтә Йәһвә Аллаһы. 9  Мин, кардәшегез Яхъя, Гайсәнең шәкерте булганга, сезнең белән бергә бәлаләрне, патшалыкны уртаклашучы һәм шундый ук чыдамлык чагылдыручы, Аллаһы турында сөйләгәнем өчен һәм Гайсә хакында шаһитлек биргәнем өчен, Па́тмос дип аталган утрауга эләктем. 10  Изге рух ярдәмендә мин Хуҗабыз көненә күчерелдем һәм артымда көчле тавыш ишеттем. Ул быргы тавышына охшаш иде. 11  Тавыш болай диде: «Күргәннәреңне төргәккә язып куй да, җиде җыелышка — Эфе́с, Сми́рна, Пирга́м, Фиати́ра, Сәрди́с, Филаде́лфия, Лауди́кия җыелышларына җибәр». 12  Кем сөйли икән дип борылып карасам, җиде алтын яктырткыч тора. 13  Шул яктырткычлар арасында кеше улына охшаш берәү бар иде. Аның өстендә озын кием, ә күкрәге алтын пута* белән уратып бәйләнгән иде. 14  Башындагы чәчләре ак йон сыман, кар сыман ак, ә күзләре янып торган ялкын шикелле иде. 15  Аяклары мичтә кызган саф бакыр кебек, ә тавышы шаулап аккан сулар тавышына охшаш иде. 16  Аның уң кулында җиде йолдыз, ә авызыннан озын, ике ягы да үткен кылыч чыгып тора иде. Аның йөзе балкып торган кояштай иде. 17  Аны күргәч, үле кеше кебек аның аяклары алдына егылдым. Ә ул өстемә уң кулын куйды да, болай диде: «Курыкма, мин Беренче һәм Соңгы, 18  һәм яшәүче. Мин үле идем, әмма кара! Мин мәңге яшим, һәм миндә үлем белән Кабер* ачкычлары бар. 19  Шуңа күрә күргәннәреңне, хәзергесен һәм моннан соң нәрсә булачагын язып куй. 20  Син уң кулымда күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын яктырткычның изге сере шул: җиде йолдыз — ул җиде җыелышның фәрештәләре, ә җиде яктырткыч — җиде җыелыш.

Искәрмәләр

Гадәттә озынча тукыма кисәгеннән гыйбарәт билбау.
Сүзгә-сүз «Гадес». 8нче кушымтаны к.