Икенче Патшалар 18:1—37

18  Исраи́л патшасы Эла́ улы Һошайның+ идарә итүенең 3 нче елында Яһүд патшасы Әһәзнең+ улы Һизәкыя́+ патша булып китте.  Патшалык итә башлаганда Һизәкыягә 25 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 29 ел идарә итте. Әнисе Зәкәрия́ кызы Аби́* иде.+  Һизәкыя, бабасы Давыт кебек үк,+ Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәде.+  Биеклекләрне+ юк иткән, изге таш баганаларны җимергән һәм изге агач багананы* кисеп ташлаган+ кеше ул иде. Ул шулай ук Муса ясаган бакыр еланны+ челпәрәмә китерде, чөнки моңа кадәр Исраил халкы аңа корбаннар төтәтә иде, һәм шул потны бакыр елан* дип атый иделәр.  Ул Исраил Аллаһысы Йәһвәгә таянып яшәде,+ һәм бөтен Яһүд патшалары арасыннан аңа кадәр дә, аңардан соң да аның кебек берәү дә юк иде.  Һизәкыя бөтен җаны белән Йәһвәгә ябышып,+ аңа бертуктамый иярде һәм Йәһвәнең Муса аша биргән әмерләрен үтәп яшәде.  Йәһвә аның белән иде. Һизәкыя, кая гына барса да, акыллылык белән эш итә иде. Ул Ассирия патшасына каршы фетнә күтәрде һәм аңа хезмәт итүдән баш тартты.+  Ул шулай ук Га́за һәм аның тирә-ягындагы җирләргә кадәр үк барып җитеп, филистилеләрне+ тар-мар итте; күзәтү манараларын да, ныгытылган шәһәрләрне дә* яулап алды.  Һизәкыя патшаның идарә итүенең 4 нче елында, ягъни Исраил патшасы Эла улы Һошайның+ идарә итүенең 7 нче елында, Ассирия патшасы Салманаса́р Сама́риягә каршы чыгып, аны камап алды.+ 10  Камалышның 3 нче елының ахырында шәһәр яулап алынды.+ Һизәкыянең идарә итүенең 6 нчы елында, ягъни Исраил патшасы Һошайның патшалык итүенең 9 нчы елында, Сама́рия яулап алынды. 11  Шунда Ассирия патшасы исраиллеләрне Ассириягә әсирлеккә алып китте,+ һәм алар Гоза́н елгасы янындагы Һалахта һәм Һабурда, шулай ук ми́диялеләрнең шәһәрләрендә яши башлады.+ 12  Бу хәл аларның үз Аллаһысы Йәһвәне тыңламаганнары аркасында һәм Йәһвәнең үз хезмәтчесе Муса аша биргән бер боерыгын да үтәмичә, аның килешүен бозганнары аркасында булды.+ Алар тыңламады да, буйсынмады да. 13  Һизәкыя патшаның идарә итүенең 14 нче елында Ассирия+ патшасы Синахери́б Яһүднең бөтен ныгытылган шәһәрләренә каршы чыгып, аларны яулап алды.+ 14  Шунда Яһүд патшасы Һизәкыя Лакишта булган Ассирия патшасына: «Мин хата кылдым. Миңа каршы һөҗүм итмә, һәм мин сиңа күпме таләп итсәң, шулкадәр түлим»,— дигән хәбәр җибәрде. Һәм Ассирия патшасы Яһүд патшасы Һизәкыядән 300 талант* көмеш һәм 30 талант алтын таләп итте. 15  Шуңа күрә Һизәкыя аңа Йәһвә йортында һәм патша сарае хәзинәләрендә табылган бөтен көмешне тапшырды.+ 16  Һизәкыя шулай ук Йәһвә гыйбадәтханәсенең үзе алтын белән каплаган+ ишекләрен+ һәм ишек яңакларын салдырып, Ассирия патшасына бирде. 17  Ассирия патшасы Лакиштан+ Иерусалимга Һизәкыя патша янына тарта́н,* рабсари́с* һәм рапша́к* белән бергә гаять зур гаскәр җибәрде.+ Алар Иерусалимга килеп, кер юучылар кырына илтүче зур юл буендагы Югары сулыкның канавы янәшәсендә урнашты.+ 18  Алар патшаны чакыргач, яннарына патша йорты башлыгы Хилкыя́ улы Ильяки́м,+ сәркатип Шебнә́+ һәм елъязмачы Аса́ф улы Йоха́к чыкты. 19  Рапшак аларга болай диде: «Һизәкыягә әйтегез: „Бөек патша — Ассирия патшасы менә нәрсә ди: „Нинди таянычың бар синең?+ 20  Син: „Минем зирәк хәрби кешеләрем һәм сугыш алып барырга куәтем бар“,— дисең, әмма бу буш сүзләр генә. Кемгә таянасың син, хәтта миңа каршы баш күтәрергә батырчылык иткәнсең?!+ 21  Нәрсә, шул сынык камыш таягына — Мисырга таянасыңмы әллә?+ Кеше аңа таянса, ул бит аның кулын тишеп керәчәк. Мисыр патшасы фиргавен үзенә өметләнгәннәрнең һәммәсе өчен менә шундый ул. 22  Ә инде: „Аллаһыбыз Йәһвәгә таянабыз“+,— дисез икән, әллә Һизәкыя Яһүд белән Иерусалимга: „Иерусалимда менә шушы мәзбәх алдында табыныгыз“+,— диеп, аның биеклекләрен һәм аның мәзбәхләрен җимергән түгелме?“+ 23  Әйдә менә хуҗам Ассирия патшасы белән бәхәсләшеп кара: мин сиңа 2 000 ат бирәм һәм карыйк, син аларга утыртыр өчен җитәрлек җайдаклар табарсыңмы икән?+ 24  Әгәр дә инде Мисырның сугыш арбаларына һәм җайдакларына таянасың икән, ничек инде син хуҗамның хезмәтчеләре арасыннан хәтта иң кече җитәкчене чигендерә алырсың? 25  Бу җиргә каршы чыгып, аны җимерергә вәкаләт миңа Йәһвәдән бирелде. Йәһвә үзе миңа: „Бу җиргә каршы чыгып, аны җимер“,— диде». 26  Шунда Хилкыя улы Ильяким, Шебнә+ һәм Йохак рапшакка+ болай диделәр: «Безнең белән стенадагы кешеләр алдында яһүд телендә сөйләшмә. Хезмәтчеләрең белән арамей* телендә+ сөйләш, чөнки без болай да аңлыйбыз».+ 27  Ләкин рапшак аларга: «Нәрсә, хуҗам мине бу сүзләрне хуҗагызга һәм сезгә генә әйтергә җибәрде дип уйлыйсызмы? Юк, ул мине стенадагы кешеләргә дә әйтер өчен җибәрде. Сез барыгыз да үз тизәгегезне ашарсыз һәм үз сидегегезне эчәрсез»,— диде. 28  Аннары рапшак басып, каты тавыш белән яһүд телендә болай диде: «Бөек патшаның — Ассирия патшасының сүзләрен тыңлагыз.+ 29  Патша менә нәрсә ди: „Һизәкыя сезне алдый күрмәсен, чөнки ул сезне минем кулымнан коткара алмый.+ 30  Һизәкыя сезгә: „Йәһвә безне, һичшиксез, коткарачак; һәм бу шәһәр Ассирия патшасы кулына төшмәячәк“+,— диеп, сезне Йәһвәгә ышанырга өндәсә дә, тыңламагыз аны. 31  Һизәкыяне тыңламагыз, чөнки Ассирия патшасы болай ди: „Минем белән килешү төзегез һәм бирелегез! Шулчак һәрберегез үзенең йөзем агачыннан һәм инҗир агачыннан җимеш ашар һәм үз сулыгыннан су эчәр. 32  Аннары мин килеп, сезне үз җирегезгә охшаш бер җиргә алып китәрмен.+ Ул бәрәкәтле җирдә ашлык һәм яңа шәраб, икмәк һәм йөзем бакчалары, зәйтүн агачлары һәм бал бар. Шулай итеп, сез үлмәссез, ә исән калырсыз. Тыңламагыз Һизәкыяне, ул: „Йәһвә безне коткарачак“,— диеп, сезне алдый гына. 33  Башка халыкларның илаһлары үз җирләрен Ассирия патшасы кулыннан коткарып кала алдымы? 34  Кайда Хама́т+ белән Арпадның илаһлары? Ә Сепарбаи́м,+ Һенә́ һәм Иввәнең илаһлары кайда? Алар Сама́рияне минем кулымнан коткарып кала алдымы?+ 35  Бу җирләрнең барлык илаһларының кайсысы үз җирен минем кулымнан коткара алды? Әллә Иерусалимны минем кулымнан Йәһвә коткарып кала алырмы?“»+ 36  Әмма халык дәшмәде һәм аңа бер сүз дә җавап бирмәде, чөнки патша: «Аңа җавап бирмәгез»,— дип боерган иде.+ 37  Патша йорты башлыгы Хилкыя улы Ильяким, сәркатип Шебнә һәм елъязмачы Асаф улы Йохак, киемнәрен ертып, Һизәкыя янына килделәр һәм аңа рапшакның сүзләрен сөйләп бирделәр.

Искәрмәләр

Абихә исеменең кыска формасы.
Яки «һәм аны Нехуштан».
Ягъни бар җирләрне; кеше аз яшәгән җирләрне дә, күп яшәгән җирләрне дә.
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «гаскәр башлыгы».
Яки «патша сараендагы баш түрә».
Яки «патша сараендагы баш шәрабчы».
Яки «сурия».

Искәрмәләр

Медиаматериал