Беренче Ишмуил 28:1—25

28  Ул көннәрдә филистилеләр, Исраилгә каршы сугышыр өчен, үз гаскәрләрен җыйды.+ Шунда Ахи́ш Давытка: «Сиңа, әлбәттә, билгеледер, син үзең дә, кешеләрең дә минем белән бергә сугышка барырга тиеш»+,— диде.  Давыт Ахишка болай дип әйтте: «Хезмәтчеңә нәрсә эшләргә икәнен син яхшырак беләсең». Ахиш Давытка: «Алайса, мин сине үземнең даими тән сакчысы итеп куям»+,— диде.  Ул чакта Ишмуи́л инде үлгән иде, һәм бөтен Исраи́л, аның өчен матәм тотып, аны үз шәһәре Рамада җирләгән иде.+ Шау́л исә Исраилне рухлар чакыручылар белән күрәзәчеләрдән чистарткан иде.+  Филистилеләр, бергә җыелып, юлга чыктылар һәм Шунамда+ лагерь корып урнаштылар. Шунда Шаул, бөтен Исраилне җыеп, Гилбуада+ лагерь корып урнашты.  Филистилеләрнең лагерен күрү белән Шаул бик нык куркуга төште, һәм аның йөрәге калтыранып китте.+  Шаул Йәһвәгә мөрәҗәгать итсә+ дә, Йәһвә аңа бер тапкыр да: төшендә дә, ури́м+ аша да, пәйгамбәрләр аша да җавап бирмәде.  Ахыр чиктә, Шаул үз хезмәтчеләренә: «Рухлар чакыручы+ берәр хатынны табыгыз миңа, һәм мин барып, аңардан сораштырырмын»,— диде. Хезмәтчеләре аңа: «Эндорда+ рухлар чакыручы бер хатын бар»,— дип җавап бирделәр.  Шаул бүтән киемнәр киеп, кыяфәтен үзгәртте һәм ике кешесен алып, төнлә шул хатын янына китте. Шаул аңа: «Багып бирче миңа, син бит рухлар чакыручы.+ Мин сиңа әйтәчәк кешене чакыр»,— диде.  Ләкин хатын аңа: «Син Шаулның илне рухлар чакыручылар белән күрәзәчеләрдән чистартканы турында белмисеңме әллә?+ Ник мине үлем тозагына төшерәсең?»+ — диде. 10  Шунда Шаул: «Йәһвә шаһит: моның өчен синдә бер гаеп тә булмас!» — диеп, Йәһвә белән ант итте. 11  «Сиңа кемне чакырыйм?» — дип сорады хатын. Тегесе: «Ишмуилны чакыр»,— дип җавап бирде. 12  «Ишмуилны»*+ күргәч, теге хатын каты тавыш белән: «Ник син мине алдадың? Син бит Шаул!» — дип кычкырып җибәрде. 13  Патша аңа: «Курыкма! Нәрсә күрәсең?» — диде. Хатын Шаулга: «Мин җирдән чыгып килүче илаһ кебек берәүне күрәм»,— диде. 14  Шаул шунда ук аңардан: «Аның кыяфәте нинди?» — дип сорады. «Җиңсез күлмәк кигән бер карт кеше күтәрелә»+,— диде тегесе. Шунда Шаул аның «Ишмуил» булуын аңлады һәм тез чүгеп, җиргә йөзтүбән капланды. 15  Шунда «Ишмуил» Шаулдан: «Ник чакырдың мине? Нигә борчыйсың?» — дип сорады. Шаул: «Мин зур бәладә,— диде.— Филистилеләр миңа каршы сугыша, ә Аллаһы мине калдырды һәм бүтән миңа пәйгамбәрләр аша да, төшләр аша да җавап бирми.+ Шуңа күрә, нәрсә эшләргә икәнен белер өчен, сине чакырдым».+ 16  «Ишмуил» болай дип әйтте: «Йәһвә сине калдырып,+ дошманың булып киткән икән, нишләп миннән сорыйсың? 17  Йәһвә минем аша әйткәнен эшләячәк: Йәһвә патшалыкны синең кулыңнан тартып алып, аны якыныңа — Давытка бирер.+ 18  Син Йәһвәнең сүзен тыңламаганга һәм аның ялкынлы ачуын чыгарган амаликлыларны юк итмәгәнгә,+ Йәһвә бүген синең белән шулай эш итә дә. 19  Йәһвә Исраилне дә, сине дә филистилеләр кулына бирәчәк+ һәм иртәгә син үзең+ дә, улларың+ да минем белән булачаксыз. Йәһвә Исраил гаскәрен дә филистилеләр кулына бирәчәк».+ 20  Шулчак Шаул «Ишмуилның» әйткән сүзләреннән тетрәнеп китте һәм җиргә йөзтүбән егылды. Көне буе, төне буе ашамаганга, ул хәлсезләнгән иде. 21  Хатын, Шаул янына килеп, аның бик дулкынланганын күргәч, аңа болай диде: «Менә, хезмәтчең әйткәннәреңне үтәде, һәм мин, тормышымны куркыныч астына куеп,*+ сүзең буенча эш иттем. 22  Хәзер син дә хезмәтчеңнең үтенечен кабул кылчы. Сиңа ашарга икмәк биримче. Шулчак хәл керер дә, юлыңны дәвам итәрсең». 23  Ләкин ул баш тартып: «Юк, ашамыйм»,— диде. Әмма хезмәтчеләре һәм шул хатын кыстап торганга, ул, аларны тыңлап, җирдән торды да ятакка утырды. 24  Ә ул хатынның йортында бер көр бозавы бар иде. Ул тиз генә аны чалды,* аннары он алып, камыр басты һәм төче икмәк пешерде. 25  Ул ризыкларны Шаул һәм аның хезмәтчеләре алдына табынга куйды, һәм алар ашады. Аннары алар тордылар да шул ук төнне китеп барды.+

Искәрмәләр

Яки «Ишмуилның кыяфәтен».
Яки «җанымны учыма салып».
Сүзгә-сүз «корбан итте».

Искәрмәләр

Медиаматериал