Беренче Ишмуил 20:1—42

20  Аннары Давыт Рамадагы Найоттан качып китте. Бер көнне ул Йонафа́н янына килеп, аңардан: «Мин нәрсә эшләдем соң?+ Нинди гаебем бар? Әтиеңә каршы нинди гөнаһ кылдым? Нигә синең атаң минем җанымны алырга тели?» — дип сорады.  Йонафан аңа: «Юк, булмаган хәл бу!+ Син үлмәячәксең. Әтием нинди генә эш башкарырга җыенмасын — зурмы ул, түгелме — барысын да миңа сөйли. Ник әтиемә моны миннән яшерергә?! Юк, алай булмас»,— диде.  Ләкин Давыт Йонафанга болай диде: «Атаң, һичшиксез, синең миңа карата илтифатлы булуыңны белә+ һәм: „Йонафан моны белмәсен әле, югыйсә күңеле төшәр“,— дигәндер. Ләкин Йәһвә белән һәм синең белән ант итәм: мине үлемнән бер адым гына аерып тора!»+  Аннары Йонафан Давытка: «Җаның ни теләсә, синең өчен шуны эшләрмен»,— дип әйтте.  Давыт Йонафанга болай диде: «Иртәгә яңа ай көне,+ һәм мин патша белән табын артында утырырга тиеш. Җибәр мине, һәм мин берсекөннең киченә кадәр кырда качып утырырмын.  Атаң мине югалтса, аңа: „Давыт миннән, гаиләсе белән бергә еллык корбан китерер өчен, тиз генә Бәйтлеһемгә+ барып кайтырга рөхсәт сораган иде“+,— диген.  Әгәр ул: „Ярар“,— дисә, димәк, хезмәтчеңә бернәрсә дә янамый, ә инде ачуы чыкса, шуны бел: ул миңа зыян китерергә ниятли.  Хезмәтчеңә тугры мәхәббәт күрсәтче,+ чөнки син Йәһвә алдында хезмәтчең белән килешү төзедең.+ Әмма мине гаепле дип тапсаң,+ мине үзең үтер. Нигә мине әтиең кулына тапшырырга?»  Моңа Йонафан: «Син нәрсә сөйлисең?! Әтиемнең сиңа зыян китерергә ниятләгәнен белсәм, әллә мин сиңа әйтмәмме?»+ — диде. 10  Давыт Йонафаннан: «Ә әтиең кискен җавап бирсә, кем миңа моның турында әйтер?» — дип сорады. 11  «Әйдә, кырга чыгыйк»,— диде аңа Йонафан. Шунда икесе дә кырга чыктылар. 12  Йонафан Давытка болай диде: «Иртәгә я берсекөнгә әтиемнән моны белешермен, Исраи́л Аллаһысы Йәһвә моңа шаһит булсын. Әтием сиңа карата илтифатлы булса, әллә мин сиңа моның турында хәбәр итмәмме? 13  Әгәр дә әтием сиңа зыян китерергә ниятләсә, ә мин сиңа моның турында әйтми калсам һәм сине тынычлык белән җибәрмәсәм, өстемә Йәһвә каргышы төшсен. Йәһвә моңарчы әтием белән булган кебек,+ синең белән дә булсын.+ 14  Һәм син дә миңа исән чагымда һәм хәтта үлгәч тә, Йәһвә кебек, тугры мәхәббәт күрсәтми калмачы.+ 15  Хәтта Йәһвә синең бөтен дошманнарыңны җир йөзеннән юкка чыгарса да, өйдәгеләремне беркайчан да үзеңнең тугры мәхәббәтеңнән аерма».+ 16  Шунда Йонафан: «Йәһвә Давытның дошманнарын җавапка тартачак»,— диеп, Давыт йорты белән килешү төзеде. 17  Йонафан Давытны, яратам дип, кабат ант иттерде, чөнки ул аны үз җанын яраткандай ярата иде.+ 18  Шуннан соң Йонафан аңа болай диде: «Иртәгә яңа ай көне,+ һәм синең килмәгәнеңне күрерләр, чөнки урының буш булыр. 19  Берсекөнгә синең юк икәнең тагы да ачыграк беленер. Һәм син, теге көнне* үзең качып утырган урынга барып, андагы таш янында кал. 20  Аннары мин шул ташның бер ягына җәядән, мишеньгә аткандай, өч ук атармын. 21  Мин хезмәтчегә: „Бар, укларны тап“,— диярмен. Әгәр аңа: „Әнә, уклар синең бу ягыңда, аларны ал“,— дисәм, димәк, кайтырга була, чөнки бу инде барысы да тыныч һәм сиңа бернинди куркыныч янамый дигән сүз, Йәһвә белән ант итәм. 22  Ә инде мин хезмәтче малайга: „Кара, уклар синнән алгарак төште“,— дисәм, кит, чөнки Йәһвә синең китүеңне тели. 23  Ә бер-беребезгә биргән вәгъдә турында әйткәндә,+ Йәһвә мәңге безнең арабызда шаһит булсын».+ 24  Давыт кырда яшеренде. Яңа ай көнендә патша табынга утырды.+ 25  Патша, гадәттәгечә, үз урынында стена янында утыра иде. Йонафан — аның каршысында, Абини́р+ Шау́л янында утыра иде, ә Давытның урыны буш иде. 26  Шаул ул көнне берни дә әйтмәде, ә эченнән генә: «Берәр нәрсә булгандыр да, ул нәҗесләнгәндер.+ Әйе, ул нәҗес, күрәсең»,— дип уйлап куйды. 27  Яңа ай көненнән соң иртәгесе көнне, икенче көнне, Давытның урыны һаман да буш иде. Шунда Шаул үз улы Йонафаннан: «Ни өчен Иша́й улы+ кичә дә, бүген дә табынга килмәде?» — дип сорады. 28  Йонафан Шаулга болай дип җавап бирде: «Давыт Бәйтлеһемгә барып кайтырга рөхсәт сораган иде.+ 29  Ул: „Зинһар, миңа китәргә рөхсәт итче, чөнки шәһәребездә гаиләм корбан китерә, һәм абыем мине дә чакырды. Синең күзеңдә илтифат тапкан булсам, зинһар, абыйларымны күреп кайтыр өчен, сиздермичә генә китәргә рөхсәт итче“,— диде. Шуңа күрә ул патша табынына килмәде». 30  Шунда Шаулның Йонафанга ачуы кабарды һәм аңа: «Ах син, фетнәчел малай! — дип акырып җибәрде.— Синең Ишай улы яклы икәнеңне белмим дип уйлыйсыңмы? Үзеңне дә, анаңны да оятка калдырасың бит! 31  Ишай улы исән чакта син үзең дә, патшалыгың да озак яшәмәс.+ Хәзер үк аның артыннан берәрсен җибәр, чөнки ул үләргә тиеш».+ 32  Әмма Йонафан әтисе Шаулга: «Нигә аны үтерергә?+ Ул ни кылды соң?» — диде. 33  Шунда Шаул аны үтерергә дип сөңгесен ыргытты,+ һәм Йонафан әтисенең Давытны чыннан да үтерергә ниятләгәнен аңлады.+ 34  Бик нык ярсып, Йонафан шунда ук өстәл артыннан торды да чыгып китте һәм яңа ай көненнән соң иртәгесе көнне, Давыт өчен кайгырганга+ һәм үз атасы аны хур иткәнгә күрә, тамагына берни дә капмады. 35  Иртә белән Йонафан, үзенең бер яшь хезмәтчесен алып, Давыт белән очрашырга дип кырга чыкты.+ 36  Йонафан үзенең хезмәтчесенә: «Бар йөгер, мин аткан укларны табып китер»,— диде. Тегесе йөгерде. Йонафан укны аңардан алга атты. 37  Хезмәтче ук төшкән урынга йөгереп килгәч, Йонафан хезмәтчесенә: «Ук синнән алгарак төште түгелме соң? — дип кычкырды.— 38  Ашык! Тизрәк! Тоткарланма!» Тегесе укларны җыеп алды да хуҗасы янына килде. 39  Хезмәтче берни дә аңламады. Йонафан белән Давыт кына моның нәрсә аңлатканын белә иде. 40  Аннары Йонафан үз коралларын хезмәтчесенә бирде дә аңа: «Бар, моны шәһәргә илт»,— диде. 41  Хезмәтче киткәч, якында гына, көньяк яктан Давыт күренде. Ул, җиргә йөзтүбән капланып, өч тапкыр сәҗдә кылды. Алар бер-берсен үбеп, бер-берсе турында борчылып елашты, Давыт исә күбрәк елады. 42  Йонафан Давытка болай диде: «Исән-имин йөр, без бит икебез дә Йәһвә исеме белән: „Йәһвә синең белән минем арада һәм синең токымнарың* белән минем токымнарым* арасында мәңге шаһит булсын“+,— дип ант иттек».+ Шуннан соң Давыт торып, китеп барды, ә Йонафан шәһәргә кайтты.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «эш көнендә».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал