Беренче Ишмуил 16:1—23

16  Вакыт узу белән Йәһвә Ишмуилга: «Күпме инде Шау́л турында кайгырырга була?+ Мин Шаулны Исраилдә патша тәхетеннән мәхрүм иттем.+ Мөгезгә май сал да,+ бар, мин сине бәйтлеһемле Иша́й+ янына җибәрәм, чөнки мин аның уллары арасыннан үземә патша сайладым»+,— диде.  Ләкин Ишмуи́л аңа: «Ничек инде мин анда барыйм? Шаул моны ишетсә, мине үтерә бит»+,— дип җавап бирде. Йәһвә аңа әйтте: «Үзең белән бер тана ал да: „Мин Йәһвәгә корбан китерергә килдем“,— диген.  Корбанга Ишайны да чакыр. Шунда мин сиңа нәрсә эшлисен әйтермен. Мин кемгә күрсәтсәм, минем өчен шуны майла».+  Ишмуил Йәһвә әйткәнчә эшләде. Ул Бәйтлеһемгә+ килгәч, шәһәрдәге өлкәннәр куркудан калтырана башладылар һәм аңа: «Тынычлык белән килүеңме?» — диделәр.  «Тынычлык белән,— диде ул.— Мин Йәһвәгә корбан китерергә килдем. Үзегезне изгеләндерегез һәм минем белән корбан чалырга барыгыз». Шуннан соң ул Ишай белән аның улларын изгеләндерде һәм аларны корбанга чакырды.  Тегеләре килгәч, Ишмуил Илиабны+ күреп алды да эченнән генә: «Менә ул Йәһвәнең майланганы»,— диде.  Әмма Йәһвә Ишмуилга болай дип әйтте: «Аның тышкы кыяфәтенә һәм озын буена карама,+ чөнки мин аны кире кактым. Аллаһы бит кеше кебек карамый: кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә».+  Аннан соң Ишай Абинадабны+ чакырып, аны Ишмуил алдына китерде, ләкин Ишмуил: «Юк, Йәһвә аны да сайламады»,— диде.  Аннары Ишай Шаммахны+ китерде, ләкин Ишмуил: «Йәһвә аны да сайламады»,— диде. 10  Шулай итеп Ишайның җиде улы Ишмуил алдына китерелде, ләкин Ишмуил Ишайга: «Йәһвә аларның берсен дә сайламады»,— дип әйтте. 11  Ахырда Ишмуил Ишайдан: «Бүтән улларың бармы?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Тагын иң кечесе+ бар. Ул хәзер сарык көтүен көтә»+,— диде. Шунда Ишмуил Ишайга әйтте: «Аны монда чакыртып китер, чөнки ул килмичә, без табын артына утырмаячакбыз». 12  Һәм тегесе аны чакыртып китерде. Малай алсу йөзле, матур күзле һәм төскә-биткә чибәр иде.+ Йәһвә: «Менә ул, тор да майла аны!»+ — диде. 13  Шунда Ишмуил май салынган мөгезне алды+ да аны абыйлары алдында майлады. Шул көннән башлап Йәһвә үз рухы аша Давытка ярдәм итә башлады.+ Аннары Ишмуил, торып, Рамага+ юл тотты. 14  Шаулны исә Йәһвә үз рухыннан аерды,+ һәм Йәһвә юл куйган яман рух Шаулны интектерергә тотынды.+ 15  Шаулның хезмәтчеләре аңа болай диде: «Күрәсеңме, Аллаһы юл куйган яман рух сине интектерә. 16  Хуҗабыз, яныңдагы хезмәтчеләреңә оста арфа уйнаучы кешене эзләп табарга куш.+ Аллаһы юл куйган яман рух сине интектергәндә, арфачы уйнар да, күңелең күтәрелеп китәр». 17  Шунда Шаул үзенең хезмәтчеләренә: «Яхшы итеп арфа уйнаучы кешене эзләп табыгызчы һәм аны яныма китерегез»,— диде. 18  Бер хезмәтчесе аңа: «Беләсеңме, мин бәйтлеһемле Ишай улының оста итеп уйнаганын күрдем,— дип әйтте.— Ул кыю, көчле сугышчы,+ телгә оста, төскә-биткә чибәр,+ һәм аның белән Йәһвә».+ 19  Шунда Шаул Ишайга хәбәрчеләр аша: «Минем яныма көтү көткән улың Давытны җибәр»+,— дигән хәбәр җиткерде. 20  Шулчак Ишай ишәккә икмәк, бер турсык шәраб һәм бер кәҗә бәтие төяп, боларның барысын улы Давыт белән бергә Шаул янына җибәрде. 21  Давыт Шаул янына килде һәм аңа хезмәт итә башлады.+ Шаул аны бик яратты һәм үзенең корал йөртүчесе итте. 22  Ул Ишайга: «Зинһар, Давыт миңа хезмәт итәргә калсын, чөнки ул минем күземдә илтифат казанды»,— дигән хәбәр җибәрде. 23  Шаулны Аллаһы юл куйган яман рух биләп алганда, Давыт арфада уйный иде һәм Шаул тынычлана иде дә, күңеле күтәрелә иде, һәм яман рухы аны калдыра иде.+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал