Әюп 9:1—35

9  Моңа Әюп болай диде:  «Мин моның дөрес икәнен беләм. Әмма Аллаһы белән дәгъвалашкан үлемле кеше хаклы була аламы?+  Берәрсенең Аның белән бәхәсләшәсе* килсә,+Ул Аның мең соравының берсенә дә җавап бирә алмас иде.  Ул зирәк күңелле һәм бик кодрәтле.+ Кем, зыян күрмичә, аңа каршы тора алсын?+  Ул, һичкем белмәгәндә, тауларны күчерә,*Аларны ачуыннан аудара.  Ул җирне селкетеп урыныннан кузгата,Шунда аның баганалары селкенә.+  Ул кояшка яктыртмаска боера,Йолдызларның яктысын каплый,+  Ул күк йөзен үзе җәя,+Диңгездәге биек дулкыннар буйлап атлый.+  Ул Әш,* Кәси́л,* Кима́ йолдызлыкларын,*+Көньяк күк йөзенең йолдызлыкларын* булдырган. 10  Ул акыл ирешмәслек һәм бөек эшләр башкара,+Исәпсез-хисапсыз могҗизалар кыла.+ 11  Ул янымнан үтә, ә мин аны күрмим;Минем янымнан уза, ә мин аны танымыйм. 12  Ул берәр нәрсә тартып алса, кем аңа каршы чыгар? Кем аңа: „Ни эшлисең?“ — дияр?+ 13  Ходай үз ачуын тыеп тормас,+Хәтта Рәхәбнең*+ ярдәмчеләре дә аның алдында егылыр. 14  Шуңа күрә аңа җавап биргәндә,Аның белән бәхәсләшкәндә, миңа сүзләремне бигрәк тә үлчәп сөйләргә кирәк! 15  Мин, хаклы булсам да, аңа җавап бирмәс идем.+ Хөкемчемнән* шәфкать күрсәтүен генә үтенер идем. 16  Аңа дәшсәм, җавап бирерме? Мине тыңлаячагына ышанмыйм. 17  Ул бит мине давыл белән изә,Җәрәхәтләремне бер сәбәпсез күбәйтә.+ 18  Ул миңа тын алырга да бирми,Ачы кайгы җибәреп тора. 19  Көч-куәт турында әйткәндә, Ходай кодрәтле.+ Гаделлеккә килгәндә, ул: „Кем мине җавапка тартыр?“* — ди. 20  Хаклы булсам да, телем мине хөкем итәр иде;Хәтта сафлыгымны сакласам* да, Ул мине гаепле дип игълан итәр. 21  Хәтта сафлыгымны сакласам* да, үзем белән ни буласын белмим;*Мин үз тормышымнан баш тартам.* 22  Аермасы юк. Менә ни өчен мин: „Ул гаепсезне дә,* явызны да юк итә“,— дим. 23  Су басу кинәт һәлакәт китерсә,Ул гаепсезләрнең өметсез хәлләреннән көләр иде. 24  Җир явызлар кулына тапшырылган,+Ул хөкем итүчеләрнең күзләрен каплый. Ул түгел икән, алайса, кем соң? 25  Гомерем чабып баручы кешедән дә тизрәк үтә;+Бер яхшылык та күрмичә үтеп бара көннәрем. 26  Алар камыш көймә сыман шуып бара,Корбаннарына ташланучы бөркетләр кебек оча. 27  Үземә: „Зарымны онытыйм,Чыраемны үзгәртеп, шатлыклы булыйм“,— дисәм, 28  Мине кайгыларым куркытып торыр,+Һәм беләм: син мине гаепсез дип тапмассың. 29  Мин гаепле* булып чыгармын. Алайса, ник юкка гына көч түгеп торырга?+ 30  Кар суы белән юынсам да,Селте белән кулларымны юсам да,+ 31  Син мине чокырга батырыр идең,Хәтта үз киемнәрем миннән җирәнер иде. 32  Аңа җавап бирә алыр өчен,Бергә судка барыр өчен, ул минем кебек кеше түгел бит.+ 33  Безне хөкем итәрлек,*Безгә хөкемче булырдай беркем юк. 34  Ул мине кыйнаудан туктаса* иде,Дәһшәте белән куркытмаса иде,+ 35  Мин аңа курыкмыйча сөйләр идем,Чөнки куркып сөйләү миңа хас түгел.

Искәрмәләр

Яки «судлашасы».
Яки «алып куя».
Бәлки, Зур Җидегән йолдызлыгы.
Бәлки, Орион йолдызлыгы.
Бәлки, Үгезбозау йолдызлыгындагы Плеяда йолдызлары.
Сүзгә-сүз «көньякның эчке бүлмәләрен».
Күрәсең, диңгездәге зур җанвар.
Я, бәлки, «Дәгъвачымнан».
Сүзгә-сүз «судка чакырыр».
Яки «гаепсез булсам».
Яки «гаепсез булсам».
Яки «үз җанымны белмим».
Яки «тормышымны нәфрәт итәм; кире кагам».
Яки «сафлык саклаганны да».
Сүзгә-сүз «явыз».
Яки «Арабызда арадашчы».
Сүзгә-сүз «өстемнән таягын алып куйса».

Искәрмәләр

Медиаматериал