Әюп 15:1—35

15  Моңа теманлы Илифа́з+ болай диде:  «Зирәк кеше буш дәлилләр китереп җавап бирерме,Күңелен явыз уйлар* белән тутырырмы?  Сүзләр белән генә шелтәләсә, мәгънәсез булыр,Буш сүзләр әйтсә, бу файда китермәс.  Син бит Аллаһыга карата тирән хөрмәтне юк итәсең,Синең аркада Ходай турында әзрәк уйлый башладылар.  Гөнаһың кушканча сөйлисең,Син мәкерле кешеләрчә сөйләргә булдың.  Мин түгел, авызың сине хөкем итә;Үз телең сине гаепли.+  Әллә син дөньяга килгән кешеләрнең беренчесеме? Әллә син калкулыкларга кадәр тудыңмы?  Нәрсә, әллә Аллаһының сердәше булып киттеңме? Синдә генә зирәклек бармы?  Без белмәгән нинди белемең бар?+ Без төшенмәгән нинди нәрсәләрне аңлыйсың? 10  Арабызда атаңнан да олыракЧал чәчле һәм карт кешеләр бар.+ 11  Сиңа Ходайның юатулары,Йомшак сүзләре җитәрлек түгелме? 12  Ник йөрәгең тупаслана,Ник күзләреңдә ачу чагыла? 13  Рухың Аллаһыга каршы ярсып тора бит,Авызыңнан начар сүзләр чыга. 14  Әллә үлемле кеше саф була аламы? Хатын-кыз тудырган адәм тәкъва була аламы?+ 15  Менә, ул үз изгеләренә* ышанмый,Хәтта күкләрне дә пакь дип санамый.+ 16  Ә инде кабахәт һәм бозык кешене,+Гаделсезлеккә сусаган адәмне бигрәк тә! 17  Мине тыңла, мин әйтим! Күргәнемне сөйләп бирим. 18  Боларны зирәкләр яшерми,Ә үз ата-бабаларыннан ишетеп сөйли.+ 19  Җир аларга гына бирелгән булган,Һәм бер чит кеше дә алар арасыннан үтмәгән. 20  Явыз кеше гомере буе,Залимгә билгеләнгән еллар дәвамында җәфа чигә. 21  Ул куркыныч нәрсәләр ишетә,+Тыныч вакытта талаучылар аңа һөҗүм итә. 22  Ул караңгылыктан чыгачагына шикләнә,+Аны кылыч көтеп тора. 23  „Ашарга кайда?“ — дип, эзләнеп йөри. Караңгылык көне якын икәнен бик яхшы белә. 24  Бәла-казалар күңеленә шом сала,Аны сугыш башларга әзер торган патшадай изә. 25  Аллаһының үзенә кул күтәрә ул,Чиксез Кодрәт Иясенә каршы чыкмакчы* була. 26  Үзенең калын, нык калканы беләнУл үҗәтләнеп, Ходайга каршы чыга, 27  Ул тәкәбберләнә,Ботларын май баскан. 28  Ул җимереләчәк шәһәрләрдә,Таш өемнәренә әйләнәчәкАулак йортларда яши. 29  Ул баемас, милке дә артмас,Мал-мөлкәте җир буйлап җәелмәс. 30  Ул караңгылыктан кача алмас,Ботагын* ялкын корытыр,Ходайның* көчле сулышы аны юк итәр.+ 31  Юк-бар нәрсәгә таянып алданмасын,Чөнки җимеше буш нәрсә булыр. 32  Бу аның көне җиткәнче үтәлер. Аның ботаклары беркайчан чәчәк атмас.+ 33  Ул пешмәгән җимешләрен коючы йөзем агачы сыман,Чәчәкләрен коючы зәйтүн агачы сыман булыр. 34  Имансызлар* җыелышы уңышсыз булыр,+Ришвәтчелек чатырларын ут йотар. 35  Алар бәла-казага уза һәм яманлык тудыра,Карыннарыннан ялган чыга».

Искәрмәләр

Яки «көнчыгыш җиле». Чүлдән исә торган көйдергеч көнчыгыш җиле турында сүз бара.
Яки «фәрештәләренә».
Яки «Чиксез Кодрәт Иясеннән өстен булмакчы».
Ягъни торгызылуга өметен.
Сүзгә-сүз «Аның».
Яки «Мөртәтләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал