Һошия 3:1—5

3  Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Бар да башка бер ирнең сөяркәсен — зина кылып йөрүче+ хатыныңны кабат ярат. Йәһвә дә Исраи́л халкын, алар башка илаһлар артыннан йөрсә дә+ һәм йөзем көлчәләрен* яратса да, ярата».+  Мин аны үземә 15 көмеш тәңкәгә һәм бер хоме́р* ярым арпага сатып алдым.  Шунда мин аңа болай дидем: «Син озак вакыт минеке булырсың. Фахишә булма һәм башка ир-ат белән якынлык кылма. Мин дә синең белән якынлык кылмам».  Исраил халкы бит озак вакыт патшасыз,+ мирзасыз, корбансыз, изге баганаларсыз, ефодсыз+, шулай ук потларсыз*+ яшәр.  Соңрак Исраил халкы кире кайтып үз Аллаһылары Йәһвәне+ һәм үз патшалары Давытны+ эзләр. Алар, соңгы көннәрдә Йәһвәнең яхшылыгын татыр өчен, калтырый-калтырый аңа килер.+

Искәрмәләр

Ягъни ялган табынуда кулланылган көлчәләрне.
Бер хомер — 220 л. Ә14 кушымт. к.
Сүзлектән «Гаилә поты» к.

Искәрмәләр

Медиаматериал