Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар
Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Марк китабына кереш сүз

  • Язучы: Марк

  • Язылган урын: Рим

  • Язылуы тәмамланган ел: як. б. э. 60—65

  • Сурәтләнгән вакыт: б. э. 29—33

Игътибарга лаек мәгълүмат:

  • Бу хәбәр Яхшы хәбәрләрнең иң кыскасы, һәм анда вакыйгалар тиз үзгәреп тора. «Шунда ук», «тиздән», «тоткарланмыйча» дип тәрҗемә итеп булган грек сүзе эути́с анда 40 тан күбрәк тапкыр очрый. Марк бәян иткән Яхшы хәбәрне тулысынча бер-ике сәгатьтә укып чыгып була. Анда Гайсәнең тормышы һәм хезмәте җанлы итеп тасвирлана.

  • Борынгы ышанулар буенча, Марк үзе язган вакыйгаларның күбесен рәсүл Петердән ишеткән, Петер исә аларны үз күзләре белән күргән булган (13:3). Бу чынбарлыкка туры килә, чөнки Марк Бабылда Петер белән хезмәттәшлек иткән (1Пт 5:13).

  • Марк Гайсәнең нәрсә хис иткәне һәм берәр эш-сүзгә җавап итеп үзен ничек тотканы турында еш яза (3:5; 7:34; 8:12; 9:36; 10:13—16, 21).

  • Марк Гайсәнең вәгазьләренә һәм өйрәтүләренә түгел, ә Мәсихнең эшләренә басым ясый. Маттай Гайсәне вәгъдә ителгән Мәсих һәм Патша итеп сурәтләсә, Марк аны эшлекле кеше — могҗизалар кылучы Аллаһы Улы, җиңелмәс Коткаручы итеп тасвирлый. Марк ким дигәндә 19 могҗиза турында яза. Ә Гайсә мисаллары турында әйткәндә, кайберләрен генә китерә; аларның берсе аның Яхшы хәбәрендә генә китерелә (4:26—29).

  • Бу Яхшы хәбәр, бәлки, б. э. 60—65 елларында, Марк Паул янында Римда булганда, язылган булгандыр.

  • Маттай үзенең Яхшы хәбәрен яһүдләр өчен язган, ә Марк, күрәсең, башлыча римлылар өчен язган. Марк башка халык кешеләренә аңлаешлы булмаган яһүдләрнең йолаларын һәм тәгълиматларын аңлатып бирә (2:18; 7:3, 4; 14:12; 15:42). Ул еврей һәм арамей сүзтезмәләрен тәрҗемә итә (3:17; 5:41; 7:11, 34; 14:36; 15:22, 34). Марк географик урыннар һәм ел фасыллары турында өстәмә мәгълүмат китерә, яһүдләргә андый аңлатмалар кирәк булмас иде (1:13; 11:13; 13:3). Рим акчаларын кулланып, ул яһүдләр гадәттә кулланган тәңкәләрнең кыйммәтен аңлата. (Мк 12:42 гә аңлатманы кара.) Башка Яхшы хәбәр язучылар белән чагыштырганда, ул латин сүзтезмәләрен һәм идиомаларын күбрәк куллана. Менә кайбер мисаллар: спэкуля́тор (тән сакчысы), прэто́риум (идарәче сарае) һәм центу́рио (йөзбашы) (6:27; 15:16, 39).