Чыгыш 4:1—31

4  Әмма Муса болай дип җавап бирде: «Ә алар: „Йәһвә сиңа күренмәгән“,— диеп, миңа ышанмаса һәм мине тыңламаса,+ нәрсә эшләргә?»  Шунда Йәһвә: «Синең кулыңда нәрсә ул?» — дип сорады. «Таяк»,— диде Муса.  Аллаһы: «Аны җиргә ташла»,— диде. Муса аны җиргә ташлагач, таяк еланга әйләнде,+ һәм Муса еланнан читкә сикерде.  Йәһвә Мусага: «Кулыңны сузып, еланны койрыгыннан тотып ал»,— дип әйтте. Муса аны тотып алды, һәм елан аның кулында кире таякка әйләнде.  Аллаһы болай диде: «Шулай эшләсәң, алар ата-бабалары Аллаһысының — Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы+ Йәһвәнең сиңа күренгәненә ышанырлар».+  Йәһвә аңа кабат дәште һәм: «Кулыңны куеныңа тык»,— диде. Муса кулын куенына тыкты. Кулын куеныннан чыгаргач, ни күрсен: кулы махаулы һәм кардай ап-ак!+  Аннары ул: «Кулыңны яңадан куеныңа тык»,— диде. Шунда ул кулын яңадан куенына тыкты. Чыгарса, кулы элеккегечә, бөтен тәне кебек, сәламәт!  Аллаһы аңа болай диде: «Әгәр алар сиңа ышанмаса һәм беренче могҗизага игътибар итмәсә, икенчесенә игътибар итәчәкләр.+  Ә инде шушы ике могҗизага ышанмасалар һәм сине тыңлаудан баш тартсалар, син Нил елгасыннан бераз су алып, аны җиргә түк, һәм Нилдан алынган су җирдә канга әверелер».+ 10  Муса исә Йәһвәгә болай диде: «Гафу ит, Йәһвә, мин элек тә телгә оста түгел идем, хәзер дә — син хезмәтчең белән сөйләшкәндә дә шулай, чөнки мин яхшы сөйли белмим».*+ 11  Йәһвә болай диде: «Кешене кем телле иткән? Кем кешеләрне телсез я чукрак итә, яхшы күрүчән я сукыр итә ала? Мин, Йәһвә, түгелме? 12  Шуңа күрә бар, һәм син сөйләгәндә, мин синең белән булырмын һәм нәрсә әйтергә тиешлегеңне өйрәтеп торырмын».+ 13  Муса исә: «Гафу ит, Йәһвә, бәлки, башка берәүне җибәрерсең»,— диде. 14  Шулчак Йәһвәнең Мусага ачуы кабынды, һәм ул болай диде: «Синең Ле́ви кабиләсеннән булган абыең Һарун+ бар түгелме соң? Мин аның сүзгә оста икәнен беләм. Хәзер ул синең каршыңа килә. Сине күргәч, аның күңеле сөенер.+ 15  Аның белән сөйләш һәм минем сүзләремне аңа җиткер.+ Сез сөйләгән вакытта мин синең белән дә, аның белән дә булырмын.+ Мин сезне нәрсә эшләргә кирәклегенә өйрәтеп торырмын. 16  Синең урыныңа халыкка ул сөйләр һәм синең вәкилең булыр, ә син аңа Аллаһы урынына булырсың.*+ 17  Могҗизалар кылыр өчен, кулыңа таягыңны ал».+ 18  Муса, каенатасы Ятә́р+ янына кайтып, аңа болай диде: «Мисырдагы кан-кардәшләремнең исән-саумы икәнен күрәсем килә. Алар янына кайтырга рөхсәт итче». Ятәр: «Ярар, бар, юлың уң булсын!» — диде. 19  Шуннан соң Йәһвә Мидья́н җирендә Мусага болай диде: «Бар, Мисырга кайт, чөнки синең җаныңны эзләүчеләр үлеп беттеләр».+ 20  Аннан соң Муса үз хатынын һәм улларын ишәккә утыртты да Мисыр җиренә юл тотты. Ул шулай ук кулына Аллаһы алырга кушкан таякны да алды. 21  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Мин сиңа могҗизалар кылырга көч бирдем. Мисырга кайткач, аларның барысын да фиргавен алдында күрсәт.+ Ләкин мин аның йөрәгенең үҗәтләнеп китүенә юл куярмын,+ һәм ул халкымны җибәрмәячәк.+ 22  Фиргавенгә болай диген: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Исраи́л — минем улым, беренче улым.+ 23  Минем сиңа сүзем шул: улымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын. Ә инде җибәрмәсәң, синең улыңны — беренче улыңны үтерермен“».+ 24  Юлда, төнгелеккә тукталган җирдә, аны Йәһвә*+ очратты һәм аны үтерергә теләде.+ 25  Шунда Сафура́+ үткен чакматаш* алып, үз улын сөннәтләде һәм аның сөннәт тиресен аның аяк астына ыргытты һәм: «Син минем кан киявем»,— диде. 26  Шулчак Аллаһы аны җибәрде. Сөннәтләгәнгә күрә, Сафура: «Син минем кан киявем»,— диде. 27  Йәһвә Һарунга: «Чүлгә, Мусаның каршысына бар»+,— диде. Һарун Аллаһы тавына+ таба китте һәм Мусаны шунда очратып, аны үбеп сәламләде. 28  Шунда Муса Һарунга үзен җибәргән Йәһвәнең барлык сүзләре+ һәм кылырга кушкан барлык могҗизалары+ турында сөйләп бирде. 29  Аннан соң Муса белән Һарун барып, исраиллеләрнең барча өлкәннәрен җыйдылар.+ 30  Һарун аларга Йәһвәнең Мусага әйткән бар сүзләрен җиткерде, һәм Муса халык алдында могҗизаларны+ күрсәтте. 31  Шулчак халык Мусага ышанды.+ Йәһвәнең үзләренә игътибар иткәне+ һәм газап чигүләрен+ күргәне турында ишеткәч, исраиллеләр тез чүгеп, йөзтүбән капланды.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «телгә-авызга авыр».
Яки «Аллаһы исеменнән сөйләрсең».
Кайбер кулъязмаларда «Йәһвәнең фәрештәсе» диелә.
Яки «чакматаш пычак».

Искәрмәләр

Медиаматериал