Чыгыш 15:1—27

15  Ул вакытта Муса һәм исраиллеләр Йәһвәне мактап җыр җырлады:+ «Мин Йәһвәне мактап җырлармын, чөнки ул үзен данлыклы итте,+ Ат белән җайдакны диңгезгә ташлады.+  Йәһ* — минем көчем һәм кодрәтем, чөнки ул мине коткарды.+ Ул — минем Аллаһым, мин аны мактармын.+ Ул — ата-бабаларымның* Аллаһысы,+ мин аны данлармын.+  Йәһвә — гайрәтле гаскәри.+ Йәһвә аның исеме.+  Фиргавеннең сугыш арбаларын һәм гаскәрен ул диңгезгә ташлады,+Һәм иң яхшы гаскәриләре Кызыл диңгезгә батты.+  Диңгезнең ярсулы дулкыннары аларны каплады; алар, таштай, диңгез төбенә китте.+  Синең уң кулың, и Йәһвә, гаять көчле,+Синең уң кулың, и Йәһвә, дошманны тар-мар итә.  Бөек шөһрәткә ия булганлыктан, син үзеңә каршы күтәрелгәннәрне егып ташлый аласың.+ Үзеңнең көйдергеч ачуыңны җибәрәсең дә, ул аларны камылны ашагандай ашап бетерә.  Борын тишегеңнән чыккан сулыштан сулар бергә җыелды. Алар ташкыннарны тоткарлап торды,Тынычсыз сулар диңгез йөрәгендә катып калды.  Дошман: „Эзәрлекләп барып, куып җитәрмен! Җаным туйганчы табыш бүләрмен! Кыныннан кылычымны чыгарырмын! Кулым аларны буйсындырыр!“+ — диде. 10  Ә син сулышың белән өрдең, һәм диңгез аларны каплады;+Алар куәтле суларда кургаштай батты. 11  Илаһларның кайсысы сиңа тиң, и Йәһвә?!+ Кем изгелекне синдәй белдерә?!+ Син тирән хөрмәткә һәм мактауга лаек, син — могҗизалар кылучы.+ 12  Уң кулыңны суздың, һәм җир аларны йотты.+ 13  Тугры мәхәббәтең белән син үзең йолып алган халыкны алып барасың,+Кодрәтең белән син аларны үзең яшәячәк изге урынга алып килерсең. 14  Халыклар һичшиксез ишетер,+ алар калтырап торыр,Филистидә яшәүчеләрне каты газап* чолгап алыр. 15  Ул вакытта Эдо́м шәехләре* тетрәнеп китәр;Моабның куәтле идарәчеләрен* калтырану биләп алыр.+ Кәнганда яшәүче барлык халыкларның рухы сынар.+ 16  Аларның коты алыныр.+ И Йәһвә, халкың үтеп киткәнче,Үзең барлыкка китергән халык+ үтеп киткәнче,+Кулыңның кодрәтеннән алар таштай катып калыр. 17  И Йәһвә, син аларны алып килеп, үз тавыңа, үз биләмәңә,+Үзеңә яшәр өчен әзерләп куйган урынга урнаштырырсың,*Үз кулларың белән төзегән изге урынга урнаштырырсың, и Йәһвә. 18  Йәһвә патша булып мәңге идарә итәчәк.+ 19  Фиргавеннең сугыш арбалары һәм җайдаклары диңгезгә кергәч,+Йәһвә диңгез суларын кире кайтарып, алар өстенә ишеп төшерде.+ Ә Исраи́л халкы диңгез уртасыннан, коры җирдән үтте».+ 20  Аннары Һарунның апасы — пәйгамбәр хатын Мириа́м — кулына шалтыравык алды, һәм барлык хатыннар, аңа ияреп, шалтыравыклар алдылар да бии башладылар. 21  Ир-атларга җавап итеп Мириам болай дип җырлады: «Йәһвәне мактап җырлагыз, чөнки ул үзен данлыклы итте.+ Ул ат белән җайдакны диңгезгә ташлады».+ 22  Соңрак Муса Исраилне Кызыл диңгез яныннан алып китте, һәм алар Шур чүленә килеп чыкты. Алар чүл буйлап өч көн барды, ләкин су таба алмадылар. 23  Алар Марага*+ килеп җитте, ләкин Мара́ суын эчә алмады, чөнки ул ачы иде. Шунлыктан ул шул урынны Мара дип атады. 24  Шунда халык: «Безгә нәрсә эчәргә соң?» — диеп, Мусага зарланырга тотынды.+ 25  Ул Йәһвәгә ярдәм сорап ялварды,+ һәм Йәһвә кечкенә бер агачка күрсәтте. Муса аны суга ташлагач, су төче булып китте. Анда Аллаһы аларга күрсәтмә бирде һәм хөкем итү өчен нигез я үрнәк булып хезмәт итүче хәл тудырды. Анда Ул аларны сынады.+ 26  Ул болай диде: «Әгәр дә сез Йәһвә Аллаһыгызның сүзен ихлас белән тыңласагыз, аның күзендә дөрес булганны эшләсәгез, аның боерыкларына колак салсагыз һәм барча күрсәтмәләрен тотсагыз,+ мин мисырлыларга җибәргән авыруларның берсен дә сезгә җибәрмәм,+ чөнки мин — Йәһвә, сезне савыктыручы».+ 27  Шуннан соң алар Элимга килделәр. Анда 12 су чыганагы һәм 70 финик пальмасы бар иде. Шул җирдә алар су янында чатыр корып урнашты.

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Сүзгә-сүз «атамның».
Сүзгә-сүз «тулгак газабы».
Шәех — кабилә башлыгы.
Яки «деспотларын».
Сүзгә-сүз «утыртырсың» (үсемлекне утырткан сыман).
Мәгъ. «ачы тәм».

Искәрмәләр

Медиаматериал