Саннар 34:1—29

34  Аннары Йәһвә Мусага болай дип әйтте:  «Исраиллеләргә мондый күрсәтмәләр бир: „Сез Кәнга́н җиренә+ кергәч, Кәнган җире үз чикләре белән сезгә мирас итеп тиячәк җир булыр.+  Сезнең көньяк чигегез Сыйн чүленнән Эдо́м буйлап сузылыр, һәм көнчыгышта көньяк чигегез Тозлы диңгез*+ кырыеннан башланыр.  Ул борылып, Акрабби́м битләвенең+ көньяк ягыннан үтәр һәм Сыйнга таба барып, Кады́ш-барнианың+ көньягында тәмамланыр. Шуннан ул Хаса́р-Аддарга+ таба сузылып, Асмонга кадәр үтәр.  Асмо́н янында чик Мисыр елгасы үзәненә* таба борылып, диңгез*+ янында тәмамланыр.  Көнбатыш чигегез Бөек диңгезнең* яр буе булыр. Бу сезнең көнбатыш чигегез булып китәр.+  Төньяк чигегез мондый булыр: аны Бөек диңгездән Һор* тавына кадәр үткәрегез.  Һор тавыннан аны Лебо́-хаматка*+ кадәр үткәрегез, чик Седа́д+ янында тәмамланыр.  Һәм ул Зифронга кадәр сузылып, Хаса́р-енанда+ тәмамланыр. Бу сезнең төньяк чигегез булыр. 10  Аннан соң Хасар-енаннан Шефамга кадәр көнчыгыш чигегезне үткәрегез. 11  Ул Шефамнан Риблага кадәр, Аинның көнчыгышына кадәр сузылыр һәм Киннере́т диңгезенең*+ көньяк ягыннан үтәр. 12  Чик Үрдү́н елгасына кадәр үтәр һәм Тозлы диңгез+ янында тәмамланыр. Бу сезнең җирегез+ һәм аның чикләре булыр“». 13  Шунда Муса исраиллеләргә мондый күрсәтмә бирде: «Бу җирне сез, Йәһвә тугыз ярым кабиләгә бирергә кушканча, үз биләмәләрегез итеп жирәбә+ буенча бүләрсез. 14  Чөнки Руби́н кабиләсе үз нәселләре буенча, Гәд кабиләсе үз нәселләре буенча һәм Манашше́ кабиләсенең яртысы үз мирасларын алды инде.+ 15  Ике ярым кабилә үз мирасларын кояш чыккан якта, Әрихә́ каршысында, Үрдүннең көнчыгыш ягында алды инде».+ 16  Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 17  «Сезгә җирне биләмәгез итеп бүләчәк кешеләрнең исемнәре: Илгаза́р+ рухани һәм Нун улы Йошуа́.+ 18  Җирне мирасыгыз итеп бүләр өчен һәр кабиләдән бер башлык алыгыз.+ 19  Менә аларның исемнәре: Яһүд+ кабиләсеннән Йәфуни́ улы Кәле́б,+ 20  Шимо́н+ улларының кабиләсеннән Амиһү́д улы Шемуи́л, 21  Биньями́н+ кабиләсеннән Кислу́н улы Илида́д, 22  Дан+ улларының кабиләсеннән башлык — Йөгли́ улы Бакти́, 23  Йосыф+ улларыннан: Манашше+ улларының кабиләсеннән башлык — Ифо́д улы Хәнаи́л, 24  Ифраи́м+ улларының кабиләсеннән башлык — Шифта́н улы Кымуи́л, 25  Зәбулу́н+ улларының кабиләсеннән башлык — Парна́х улы Илисафа́н, 26  Иссаха́р+ улларының кабиләсеннән башлык — Азза́н улы Палтыя́л, 27  Әши́р+ улларының кабиләсеннән башлык — Шәлуми́ улы Ахиһу́д, 28  Нәфтәли+ улларының кабиләсеннән башлык — Амиһү́д улы Фидаи́л». 29  Йәһвә аларга Кәнган җирен исраиллеләргә бүлеп бирергә әмер бирде.+

Искәрмәләр

Ягъни Үле диңгез.
Сүзлектән «Елга үзәне» к.
Ягъни Бөек диңгез (Урта диңгез).
Ягъни Урта диңгезнең.
Урыны билгесез; бәлки, Ливан таулары тезмәсенең калкып торган бер очы.
Яки «Хаматның керү урынына».
Ягъни Генисарет күленең (Гәлиләя диңгезенең).

Искәрмәләр

Медиаматериал