Саннар 31:1—54

31  Аннары Йәһвә Мусага болай диде:  «Мидьянлылардан+ исраиллеләр өчен үч ал.+ Шуннан соң син үз халкыңа кушылырсың».*+  Шунда Муса халыкка болай диде: «Үз арагыздан, Мидьянга каршы сугышу өчен һәм Мидьяннан Йәһвәнең үчен алу өчен, ир-атларны коралландырыгыз.  Сугышка Исраилнең бөтен кабиләләреннән, һәр кабиләдән 1 000 кеше җибәрегез».  Шулай итеп, Исраилнең меңнәреннән+ сугышка коралланган 12 000 кеше — һәр кабиләдән 1 000 кеше сайланды.  Аннары Муса аларны, һәр кабиләдән 1 000 кешене, Илгаза́р руханиның улы Пинхә́с+ белән бергә сугышка җибәрде. Пинхәснең кулында изге нәрсәләр һәм сугышка чакыру өчен быргылар+ бар иде.  Алар, Йәһвә Мусага кушканча, Мидьянга каршы сугышты һәм бөтен ир-атларны кырып бетерде.  Алар шулай ук Мидьянның биш патшасын: Ави́, Рәки́м, Сур, Хур һәм Ребаны үтерде. Алар Бигу́р улы Бильямны+ да кылыч белән үтерде.  Ә Мидья́н хатын-кызларын һәм балаларын әсирлеккә алды. Алар шулай ук аларның бар мал-туарын һәм милкен алып китте. 10  Ә аларның яшәгән барлык шәһәрләрен һәм чатырлар корып торган урыннарын* яндырды. 11  Исраиллеләр бар табышны — кешеләрне, хайваннарны һәм мал-мөлкәтне алып китте. 12  Алар әсирләрне, хайваннарны һәм мал-мөлкәтне Муса белән Илгазар рухани һәм исраиллеләрнең җәмгыяте янына алып килде. Исраиллеләрнең тукталу урыны Моа́б даласында,+ Үрдү́н янында, Әрихә́ каршысында иде. 13  Шунда Муса, Илгазар рухани һәм җәмгыятьнең бар башлыклары аларны каршыларга дип тукталу урыныннан чыкты. 14  Ләкин Мусаның сугыштан кайтып килгән гаскәрнең билгеләнгән ир-атларына — меңбашларына һәм йөзбашларына ачуы чыкты. 15  Муса аларга болай диде: «Сез бөтен хатын-кызларны исән калдырдыгызмы? 16  Алар бит Бильямның сүзе буенча исраиллеләрне Пигур+ белән бәйле очракта Йәһвәгә хыянәт итәргә этәрде,+ һәм, нәтиҗәдә, Йәһвә җәмгыяте кырылды.+ 17  Хәзер исә бөтен малайларны һәм ир-ат белән якынлык кылган хатыннарны үтерегез. 18  Ә ир-ат белән якынлык кылмаган яшь кызларны исән калдыра аласыз.+ 19  Үзегез тукталу урыныннан читтәрәк җиде көн яшәгез. Берәрсен* үтергән я мәеткә кагылган һәр кеше+ — сез һәм сезнең әсирләрегез — өченче һәм җиденче көнне чистарынсын.+ 20  Һәм һәр киемне, күн әйберне, кәҗә йоныннан ясалган бар нәрсәне, һәр агач нәрсәне чистартыгыз». 21  Шунда Илгазар рухани сугышка барган гаскәриләргә болай диде: «Йәһвә Мусага биргән канун мондый: 22  „Алтын, көмеш, бакыр, тимер, аккургаш һәм кургашны гына — 23  утка чыдам бар нәрсәне ут аша үткәрегез, һәм алар чиста булыр. Әмма аларны сафландыру суы белән дә чистартырга кирәк.+ Утта яна торган бар нәрсәне су аша үткәрегез. 24  Җиденче көнне киемнәрегезне юыгыз һәм чиста булырсыз, аннары тукталу урынына керә аласыз“».+ 25  Йәһвә Мусага болай диде: 26  «Әсирләрне һәм хайваннарны санап чыгып, табышның исемлеген төзе. Моны Илгазар рухани һәм җәмгыятьнең нәсел башлыклары белән эшлә. 27  Табышны ике өлешкә бүл: яртысын сугышта катнашкан гаскәриләргә, яртысын җәмгыятьнең калган кешеләренә бир.+ 28  Сугышка барган гаскәриләрдән Йәһвәгә өлеш итеп һәр биш йөзенче җанны* — әсирне, эре терлекне, ишәкне һәм вак терлекне ал. 29  Аны аларның өлешеннән ал һәм Йәһвә өчен бүләк итеп Илгазар руханига бир.+ 30  Исраиллеләргә бирелгән өлештән исә һәр илленче әсирне, эре терлекне, ишәкне, вак терлекне, йорт хайванын ал һәм аларны Йәһвәнең чатыры белән бәйле бурычларын үтәгән+ ле́вилеләргә бир».+ 31  Муса һәм Илгазар рухани нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде. 32  Сугышка барган кешеләр алып кайткан табышның калганы 675 000 вак терлек, 33  72 000 эре терлек, 34  61 000 ишәк иде. 35  Ир-ат белән якынлык кылмаган кызлар+ саны 32 000 җан иде. 36  Сугышка барган кешеләрнең өлеше 337 500 вак терлек булды. 37  Болардан Йәһвәгә өлеш итеп 675 вак терлек бирелде. 38  Эре терлек 36 000 булды, һәм болардан Йәһвәгә өлеш итеп 72 эре терлек бирелде. 39  Ишәкләр 30 500 булды, һәм болардан Йәһвәгә өлеш итеп 61 ишәк бирелде. 40  Кешеләр саны* исә 16 000 булды, һәм алардан Йәһвәгә өлеш итеп 32 җан бирелде. 41  Аннары Муса бу өлешне алып, Йәһвәгә бүләк итеп Илгазар руханига бирде,+ ул нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде. 42  Исраиллеләрнең Муса сугышка барган кешеләрнең өлешеннән аерып куйган өлеше мондый булды: 43  337 500 вак терлек, 44  36 000 эре терлек, 45  30 500 ишәк, 46  шулай ук 16 000 кеше җаны. 47  Муса исраиллеләрнең өлешеннән һәр илленче кешене һәм хайванны алып, аларны Йәһвәнең чатыры белән бәйле бурычларын үтәгән+ ле́вилеләргә бирде.+ Ул нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде. 48  Аннары гаскәрнең меңнәре+ өстеннән куелган башлыклар — меңбашлары һәм йөзбашлары — Муса янына килеп, 49  аңа болай диде: «Без, синең хезмәтчеләрең, җитәкчелегебез астындагы гаскәриләрне санап чыктык һәм берсенең дә һәлак булмаганын белдек.+ 50  Шуңа күрә һәрберебезгә Йәһвә алдында җаннарыбызны йолу өчен Йәһвәгә бүләк итеп сугыштан алып кайткан әйберләрне: алтын әйберләр, аяк беләзекләре, кул беләзекләре, мөһерле балдаклар, алкалар һәм башка кыйммәтле әйберләр китерергә рөхсәт ит». 51  Шунда Муса һәм Илгазар рухани алардан алтынны — бөтен кыйммәтле әйберләрне кабул итте. 52  Алар меңбашлары белән йөзбашларыннан алган һәм Йәһвәгә бүләк иткән бөтен алтынның авырлыгы 16 750 шәкыл* булды. 53  Гаскәриләрнең һәрберсе табышны үзе өчен талаган иде. 54  Муса һәм Илгазар рухани меңбашлары белән йөзбашларыннан алтынны кабул итеп, очрашу чатырына Йәһвә алдында Исраи́л халкы истәлеге итеп алып килде.

Искәрмәләр

Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Яки «диварлы тукталу урыннарын».
Яки «Берәр җанны».
Яки «Кеше җаны».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал