Саннар 21:1—35

21  Нәгебтә яшәгән кәнганлы — Ара́д патшасы+ — Исраилнең Атари́м юлыннан килүен ишеткәч, Исраилгә һөҗүм итте һәм аларның кайберләрен әсирлеккә алып китте.  Шунда Исраи́л Йәһвәгә мондый нәзер әйтте: «Әгәр син бу халыкны минем кулыма бирсәң, мин, һичшиксез, аның шәһәрләрен юкка чыгарырмын».  Йәһвә Исраил авазын ишетте һәм кәнганлыларны аларның кулына бирде. Исраиллеләр аларны һәм аларның шәһәрләрен юк итте. Шуңа күрә алар бу урынны Хорма́*+ дип атадылар.  Эдо́м җирен читләтеп үтү өчен,+ алар Һор тавыннан+ үз юлларын Кызыл диңгез юлы белән дәвам итте. Халык* юлдан арыды  һәм Аллаһы белән Мусага каршы чыгып,+ болай диде: «Нигә сез безне Мисырдан чыгарып, чүлдә үләргә алып килдегез? Ризык та, су да юк бит монда.+ Без җирәнгеч бу икмәкне күралмыйбыз инде».+  Шунда Йәһвә халыкка агулы* еланнар җибәрде, һәм алар халыкны чага башлады, һәм күп исраиллеләр үлде.+  Шунда халык Муса янына килеп, аңа: «Без Йәһвәгә һәм сиңа каршы чыгып, гөнаһ кылдык.+ Йәһвәдән безне еланнардан коткаруын үтен»,— диде. Һәм Муса халык өчен сорады.+  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Бер агулы* елан ясап, аны баганага беркет. Берәрсен елан чакса, ул, исән калыр өчен, баганадагы еланга карарга тиеш».  Муса шундук бакыр елан ясап,+ аны баганага беркетте;+ һәм берәр кешене елан чакса, ул бакыр еланга карап, исән кала иде.+ 10  Аннан соң исраиллеләр юлга чыкты һәм Оботта+ чатырларын корды. 11  Аннары алар Оботтан китеп, Моа́б каршындагы, көнчыгыштагы чүлдә урнашкан Иеһәбәримдә+ чатырларын корды. 12  Аннан китеп, алар Зәри́д үзәнендә*+ чатырларын корды. 13  Аннары алар юлга чыгып, чүлдә, аморлылар җиренең чигендә урнашкан Арно́н+ өлкәсендә, чатырларын корды. Арнон — Моабның чиге, Моаб белән аморлылар арасындагы чик ул. 14  Менә ни өчен Йәһвәнең сугышлар китабында «Суфадагы Ваһи́б һәм Арнон үзәннәре,* 15  Ар шәһәренә таба сузылган һәм Моаб чигенә тоташкан үзәннәрнең* төшү юлы» турында әйтелә. 16  Аннан соң алар Бәхи́р янына киттеләр. Бу кое турында Йәһвә Мусага: «Халыкны җый, һәм мин аларга су бирәм»,— диде. 17  Шул чакта Исраил мондый җыр җырлады: «И кое, суың агып чыксын! Аңа җавап бирегез!* 18  Башлык таягы белән һәм үзләренең таяклары беләнМирзалар казыган, халыкның күренекле кешеләре казыган кое». Аннары алар чүлдән Маттанага, 19  Маттанадан Нахалиелгә, ә Нахалиелдән Бамутка+ китте. 20  Алар Бамуттан Ишимо́н*+ өстеннән күтәрелеп торган Пәсгәхкә,+ Моаб+ җирендәге үзәнгә китте. 21  Шунда Исраил аморлылар патшасы Сихонга хәбәрчеләр җибәреп, болай диде:+ 22  «Безгә җирең аша үтәргә рөхсәт итче. Без кырга да, йөзем бакчасына да кермәбез, коедан су да эчмәбез. Синең җиреңне үткәнче, без Патша юлыннан барырбыз».+ 23  Ләкин Сихо́н Исраилгә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде. Сихон, бөтен халкын җыеп, чүлдә Исраил каршысына чыкты һәм Яһаска килеп, Исраил белән сугыша башлады.+ 24  Әмма Исраил аны кылычтан кичерде+ һәм Арноннан+ алып амунлылар кырыендагы Йаббокка+ кадәр аның җирен басып алды,+ ләкин Язердән+ үтмәде, чөнки Язе́р амунлылар җире белән янәшә иде.+ 25  Исраил барлык бу шәһәрләрне басып алды, һәм алар аморлыларның+ бөтен шәһәрләрендә, Хишбунда һәм аңа бәйле* барлык шәһәрләрдә яши башлады. 26  Хишбу́н аморлылар патшасы Сихонның шәһәре иде, ул Моаб патшасы белән сугышып, аның Арнонга кадәр бөтен җирен тартып алган иде. 27  Менә шулай мондый мыскыллаучы әйтем туган да: «Хишбунга кил. Сихон шәһәре төзелсен һәм нык урнашсын. 28  Чөнки Хишбуннан — ут, Сихон шәһәреннән ялкын чыкты. Ул Моабтагы Арны, Арнон биеклекләренең хуҗаларын йотты. 29  Кайгы сиңа, Моаб! Кемо́ш+ халкы, син юк ителерсең! Ул үз улларын качкыннар һәм үз кызларын аморлылар патшасы Сихонның әсирләре итә. 30  Әйдәгез, аларга атыйк. Хишбун Дибунга+ кадәр юк ителер. Әйдәгез, аны Нофахка кадәр харап итик. Ялкын Мәдибага+ кадәр таралыр». 31  Шулай итеп Исраил аморлылар җирендә яши башлады. 32  Аннары Муса кайбер кешеләрне Язерне карап кайтырга җибәрде.+ Исраиллеләр аңа бәйле* шәһәрләрне яулап алды һәм анда булган аморлыларны куып чыгарды. 33  Аннан соң алар борылып, Баша́н юлыннан киттеләр. Ә Башан патшасы Ог+ бөтен халкы белән Әдрә́й янында аларга каршы сугышыр өчен чыкты.+ 34  Йәһвә Мусага болай диде: «Аңардан курыкма,+ чөнки мин аны, аның бар халкын һәм аның җирен синең кулыңа бирәм,+ һәм син аңа Хишбунда яшәгән аморлылар патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең».+ 35  Шунда алар аны, аның улларын һәм бөтен халкын кырып бетерде, берәү дә исән калмады,+ алар аның җирен яулап алды.+

Искәрмәләр

Мәгъ. «юк итү».
Яки «Халык җаны».
Яки «ялкынлы».
Яки «ялкынлы».
Яки «елгасы үзәнендә».
Яки «елгасы үзәннәре».
Яки «елга үзәннәренең».
Яки «җырлагыз».
Я, бәлки, «чүл».
Яки «аның тирә-ягындагы».
Яки «аның тирә-ягындагы».

Искәрмәләр

Медиаматериал