Саннар 12:1—16

12  Муса үзенә Куш җиреннән хатын алган иде,+ шул сәбәптән Мириа́м белән Һарун Мусадан зарлана башлады.  Алар: «Йәһвә Муса аркылы гына сөйлиме? Ул безнең аша да сөйләмимени?»+ — дип әйтә иделәр. Ә Йәһвә тыңлап торды.+  Муса җир йөзендәге бар кешеләрнең иң юашы*+ иде.  Кинәт Йәһвә Мусага һәм Һарун белән Мириамга: «Өчегез дә очрашу чатыры янына килегез»,— диде. Алар өчесе дә килде.  Йәһвә болыт баганасында төшеп,+ чатырның керү урыны янына басты һәм Һарун белән Мириамны чакырды. Алар икесе дә алга чыкты.  Шунда ул болай диде: «Минем сүзләремне тыңлагызчы. Әгәр сезнең арада Йәһвәнең пәйгамбәре булса, мин аңа кем икәнемне күренештә ачам+ һәм аның белән төшендә сөйләшәм.+  Ә хезмәтчем Муса белән мин бөтенләй башкача эш итәм! Мин аңа бөтен йортымны ышанып тапшырдым.*+  Мин аның белән йөзгә-йөз,*+ табышмаклар кулланып түгел, ә ачык итеп сөйләшәм. Һәм ул Йәһвәнең чагылышын күрә. Ничек сез минем хезмәтчемнән, Мусадан зарланырга курыкмадыгыз?»  Шунда аларга Йәһвәнең ачуы купты, һәм ул алардан китеп барды. 10  Болыт чатыр өстеннән китте, һәм, менә, Мириамны кардай ак махау каплады.+ Шунда Һарун Мириамга таба борылды һәм аны махау каплаганын күрде.+ 11  Һарун шунда ук Мусага болай диде: «Үтенәм, хуҗам! Зинһар, бу гөнаһ өчен безне хөкем итмә! Без акылсыз эш иттек. 12  Зинһар, Мириам мәет кебек, туганда ук тәне яртылаш череп таркалган мәет кебек булып калмасын иде!» 13  Һәм Муса Йәһвәгә: «И Аллаһым, аны савыктырчы! Зинһар!» — дип ялвара башлады.+ 14  Йәһвә Мусага болай дип җавап бирде: «Әгәр атасы аның битенә төкерсә, ул җиде көн кимсетелгән булмас идеме? Аны аерып куегыз, ул җиде көн тукталу урыныннан читтә яшәсен+ һәм шуннан соң гына кайтсын». 15  Мириам җиде көн тукталу урыныннан читтә яшәде,+ һәм халык Мириам кайтканчы чатырларын җыймады. 16  Аннары халык Хасируттан+ китте һәм Пара́н чүлендә+ чатырларын корды.

Искәрмәләр

Яки «башка кешеләргә караганда күпкә басынкырак (юашрак)».
Сүзгә-сүз «Бөтен йортымда ул үзенең тугры икәнен күрсәтә».
Сүзгә-сүз «авызга-авыз». Бу турыдан-туры күреп сөйләшүне аңлатмый, ә якын итеп аралашуны күздә тота.

Искәрмәләр

Медиаматериал