Рәсүлләр 6:1—15

6  Шул көннәрдә, шәкертләрнең саны арта барганда, грекча сөйләшүче яһүдләр, ризык өләшкәндә аларның тол хатыннарына көндәлек ризык бирелми дип, еврейчә сөйләшүче яһүдләрдән зарлана башлады.+  Шунда 12 рәсүл, барлык шәкертләрне җыеп, болай диде: «Безгә, Аллаһы сүзен калдырып, ризык өләшеп йөрү урынлы булмас.+  Шуңа күрә, кардәшләр, үз арагыздан рух һәм зирәклек белән тулы,+ хөрмәт казанган җиде кешене сайлап алыгыз,+ ә без аларны шушы эшкә билгеләрбез.+  Үзебезне исә дога кылуга һәм Аллаһы сүзенә өйрәтү эшенә багышларбыз».  Аларның әйткән сүзләре барысына да ошады. Шунда алар иман һәм изге рух белән тулы Стифәнне, шулай ук Филипне,+ Прохоросны, Никәнүрне, Тимунны, Парминасны һәм антиохияле прозелит* Никәләсне сайлап алдылар да  рәсүлләр янына китерделәр. Рәсүлләр исә дога кылганнан соң, аларның өсләренә кулларын куйдылар.+  Нәтиҗәдә, Аллаһы сүзе киң таралды,+ Иерусалимда шәкертләр саны шактый арта барды,+ һәм күп кенә руханилар бу иман юлына басты.+  Ә Аллаһының юмарт игелеге һәм кодрәте белән тулы Стифә́н, халык арасында бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды.  Әмма Иреклеләр синагогасы дип аталган төркемнән кайберәүләр, шулай ук Кирини́, Искәндәрия́, Килики́я һәм А́сия өлкәләреннән килгән башка кешеләр Стифән белән бәхәсләшә башладылар, 10  ләкин аның сүзләрендәге зирәклеккә һәм рухка каршы тора алмадылар.+ 11  Шунда алар кайбер кешеләрне астыртын котыртып: «Без аның Мусага һәм Аллаһыга каршы көфер сүз сөйләгәнен ишеттек»,— дип әйтергә куштылар. 12  Алар шулай ук халыкны, өлкәннәрне һәм канунчыларны котырттылар һәм, Стифәнгә ташланып, аны тотып алдылар да Югары киңәшмәгә алып килделәр. 13  Анда алар ялган шаһитләрне алга чыгардылар, һәм тегеләре болай диде: «Бу кеше шушы изге урынга һәм Канунга каршы өзлексез сөйли. 14  Мәсәлән, без аның шул насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк дигәнен ишеттек». 15  Югары киңәшмәдә утыручы барлык кеше Стифәнгә карагач, аның йөзе фәрештә йөзе кебек икәнен күрде.

Искәрмәләр

Мт 23:15 тәге искәрмәне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал