Рәсүлләр 28:1—31

28  Ярга исән-сау гына чыккач, шул утрауның Ма́льта+ дип аталуы мәгълүм булды.  Чит телдә сөйләшүче* кешеләр үзләрен гадәттән тыш игелекле тотты. Яңгыр явып торганга һәм салкын булганга, алар учак ягып, безне ихлас күңелдән кабул итте.  Пау́л бер кочак чыбык-чабык җыеп, аны учакка салды, шунда кызудан бер агулы елан шуышып чыкты һәм аның кулына асылынды.  Чит телдә сөйләшүче кешеләр, аның кулында асылынып торган еланны күргәч: «Бу кеше, һичшиксез, кеше үтерүче. Диңгездән котылса да, Гаделлек* аны исән калдырмады»,— диештеләр.  Әмма Паул агулы еланны учакка селкеп төшерде һәм һичнинди зыян күрмәде.  Кешеләр, аның кулы шешенеп кызарыныр, яки ул үзе кинәт егылып үләр, дип уйлаганнар иде. Әмма озак кына көткәннән соң, аңа бернәрсә булмаганын күреп, алар үз фикерләрен үзгәрттеләр һәм аны илаһ дип атый башладылар.  Шунда якында гына утрау башлыгы Па́блиның җирләре урнашкан иде. Ул безне кунак итте һәм безгә өч көн буе юмартлык күрсәтте.  Па́блиның атасы кызышып һәм дизентерия белән җәфаланып ята иде. Паул, аның янына кереп, дога кылды һәм, өстенә кулларын куеп, аны савыктырды.+  Шуннан соң утраудагы башка авырулар да Паул янына килә башладылар һәм савыктылар.+ 10  Алар безне олылап, безгә күп кенә бүләкләр бирделәр, ә корабка утырганда, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр. 11  Өч айдан соң без шул утрауда кышлаган бер корабка утырдык та юлга чыктык. Ул Искәндәриядән килгән иде, һәм аның борынында «Зевс уллары» бизәге бар иде. 12  Сираку́з портына кергәч, анда өч көн булдык. 13  Аннан, юлыбызны чак кына үзгәртеп, Ригиумга барып җиттек. Икенче көнне көньяк җиле исә башлады, чираттагы көнне без Путео́лига килеп тукталдык. 14  Анда без кардәшләрне таптык, һәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенде. Шулай итеп без Римга якынлаша бардык. 15  Римдагы кардәшләр, безнең хакта ишеткәч, безне каршы алыр өчен Өч Кунакханәгә килгәннәр иде, ә кайберләре А́ппи базары мәйданына тикле килеп җиткән иде. Аларны күргәч, Паул Аллаһыга рәхмәтен белдерде һәм кыюланып китте.+ 16  Ниһаять, без Римга барып җиттек. Анда Паулга аерым яшәргә рөхсәт иттеләр, һәм аны бер гаскәри саклап торды. 17  Өч көннән соң Паул яһүдләрнең башлыкларын җыеп, аларга болай диде: «Кардәшләр, халыкка да, ата-бабаларыбызның йолаларына каршы да һичбер нәрсә эшләмәсәм дә,+ мине Иерусалимнан римлылар кулына тоткын итеп тапшырдылар.+ 18  Миннән сорау алганнан соң,+ үлемгә хөкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга, алар мине азат итәргә теләгәннәр иде.+ 19  Әмма яһүдләр моңа каршы килде, һәм мин кайса́р алдында хөкем ителергә теләгемне белдерергә мәҗбүр булдым.+ Ләкин максатым үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү түгел иде. 20  Шуңа күрә мин сездән очрашып сөйләшүебез турында үтендем дә. Шушы богауларны миңа Исраи́л баглаган өмет өчен салдылар».+ 21  Алар аңа болай диделәр: «Без Яһүдиядән синең хакта хатлар алмадык, шулай ук аннан кардәшләр килсә дә, берсе дә синең хакта начар хәбәр дә, начар сүз дә сөйләмәде. 22  Ләкин синең карашларың турында синең үзеңнән ишетү урынлы булыр дип уйлыйбыз, чөнки безгә билгеле булганча, һәркайда бу сектага каршы сөйлиләр».+ 23  Шуннан соң алар очрашу көнен билгеләделәр. Шул көнне Паул яшәгән йортка тагы да күбрәк кеше килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләде. Ул Муса кануны+ һәм пәйгамбәрләр+ язмалары ярдәмендә Гайсә турында инандырып сөйләде.+ 24  Кайберләре аның сүзләренә ышанды, кайберләре исә ышанмады. 25  Алар бер-берсе белән килешә алмыйча таралыша башлагач, Паул аларга болай диде: «Изге рух ата-бабаларыгызга Ишагыя́ пәйгамбәр аша дөрес сүзләр әйткән: 26  „Бу халык янына бар да әйт: „Ишетүен ишетерсез, әмма бернәрсә дә аңламассыз, каравын карарсыз, әмма бернәрсә дә күрмәссез.+ 27  Чөнки бу халыкның йөрәге тупасланган, колаклары ишетә, ләкин җавап бирмиләр, күзләрен дә йомганнар. Шулай итеп алар күзләре булса да, күрергә теләмәгәннәрен, колаклары булса да, ишетергә теләмәгәннәрен күрсәтә; аларның мине күңелләре белән аңлыйсылары, Аллаһыга кире кайтасылары килми, шуңа күрә мин аларны савыктырмам“.+ 28  Шунлыктан сезгә шул билгеле булсын: Аллаһының коткаруы турындагы хәбәр башка халыкларга җиткерелә,+ һәм алар, һичшиксез, аны тыңлаячак».+ 29  *—— 30  Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде+ һәм үзе янына килүчеләрнең барысын ихлас күңелдән кабул итте. 31  Ул зур кыюлык белән+ һәм бернинди каршылыксыз Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләде һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсих хакында өйрәтте.

Искәрмәләр

Яки «Җирле».
Гр. Ди́кэ. Бу сүз, күрәсең, гадел үч алу илаһысына яки гомуми әйткәндә гаделлеккә карый.

Искәрмәләр

Медиаматериал