Рәсүлләр 26:1—32

26  Шунда Әгри́п+ Паулга: «Сиңа үзеңне яклап сөйләргә рөхсәт ителә»,— диде. Пау́л кулын күтәрде дә сөйли башлады:  «Әгрип патша, бүген яһүдләрнең барлык гаепләүләреннән мин үземне сезнең алда яклый алам,+ шуңа күрә үземне бәхетле дип саныйм.  Сез яһүдләрнең барлык йолаларын һәм нәрсәләр турында бәхәсләр алып барганнарын бик яхшы беләсез, аеруча шуңа күрә мин куанам һәм мине сабырлык белән тыңлавыгызны үтенәм.  Минем яшь чагымнан ук үз халкым арасында һәм Иерусалимда ничек гомер иткәнемне барлык яһүдләр бик яхшы белә.+  Алар инде күптән минем белән таныш һәм, теләсәләр, минем фарисей булып,+ динебезнең иң катгый таләпләре буенча яшәгәнем турында шаһитлек бирә ала.+  Ә хәзер мин Аллаһы ата-бабаларыбызга биргән вәгъдәнең үтәлүенә өметләнгәнем+ өчен хөкем алдында торам.  Шул вәгъдәнең тормышка ашуына өмет баглап, безнең 12 кабилә дә көне-төне тырышып Аллаһыга изге хезмәтен башкара. Шул өмет өчен, и патша, яһүдләр мине гаепли дә.+  Ни өчен сез Аллаһының үлеләрне терелтүе ышанмаслык эш дип саныйсыз?  Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә бар көчемне куеп насаралы Гайсә исеменә каршы көрәшергә тиешмен дип уйлый идем. 10  Һәм Иерусалимда мин нәкъ шулай эшләдем дә. Өлкән руханилардан вәкаләт алып,+ күп изгеләрне төрмәләргә ташлата идем+ һәм аларны үтерергә ризалыгымны бирә идем. 11  Мин аларны, иманнарыннан ваз кичсеннәр өчен көч куеп, бар синагогаларда еш кына җәзаладым һәм, аларга карата ачуым бик көчле булганлыктан, аларны хәтта башка шәһәрләрдә дә эзәрлекләдем. 12  Бер көнне, өлкән руханиларның кушуы буенча һәм алардан вәкаләт алып, шул эшләрне башкарыр өчен Дәмәшекъкә барганда, 13  көн уртасында, и патша, мин күктән иңгән яктылык күрдем. Ул кояш яктылыгыннан да яктырак иде һәм мине дә, юлдашларымны да чолгап алды.+ 14  Барыбыз да җиргә егылгач, мин бер тавыш ишеттем. Ул миңа еврей телендә: „Шау́л, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең? Мал үз хуҗасының таягына* тибенгән кебек тибенеп, үзеңә зыян китерәсең“,— диде. 15  „Әфәнде, син кем?“ — дип сорадым мин. Шунда Хуҗам болай диде: „Мин — син эзәрлекли торган Гайсә. 16  Аякларыңа торып бас. Мин сине хезмәтче итеп куяр өчен, шулай ук хәзер күргәннәреңә һәм мин сиңа киләчәктә үзем турында күрсәтәчәк нәрсәләргә шаһит итәр өчен сиңа күрендем.+ 17  Мин сине бу халыктан коткарырмын. Башка халыклар да, мин сине алар янына җибәргәч,+ сиңа зыян китермәс. 18  Мин сине алар янына аларның күзләрен ачар өчен,+ аларны караңгылыктан+ яктылыкка,+ Шайтан хакимлегеннән+ Аллаһыга таба борыр өчен җибәрәм. Шулай итеп аларның миңа иман итү аша гөнаһлары кичереләчәк+ һәм алар изге ителгәннәр арасында мирас алачак“. 19  Шуңа күрә, Әгрип патша, Гайсәнең күренештә әйткәненә мин буйсындым 20  һәм бу хәбәрне башта Дәмәшекътә,+ аннан соң Иерусалимда,+ бөтен Яһүдия́ җирендә һәм башка халык кешеләренә тараттым. Мин моны алар тәүбә итсеннәр өчен һәм, тәүбә итүләрен күрсәтүче эшләр башкарып, Аллаһыга таба борылсыннар өчен эшләдем.+ 21  Нәкъ шуның аркасында яһүдләр мине гыйбадәтханәдә тотып үтерергә тырышты да.+ 22  Ләкин, Аллаһыдан ярдәм алып, мин бүгенге көнгә кадәр гадиләргә дә, бөекләргә дә шаһитлек бирүемне дәвам итәм. Мин бары тик пәйгамбәрләрнең һәм Мусаның киләчәктә булачак нәрсәләр турында әйткәннәрен генә сөйлим.+ 23  Ә алар, Мәсих газап чигәргә+ һәм, үледән тереләчәк беренче зат булып,+ бу халыкка һәм башка халыкларга яктылыкны игълан итәргә тиеш, дип әйткәннәр иде».+ 24  Ул шулай дип үзен яклаганда, Фисте́ аңа: «Паул, син акылыңнан шашкансың! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра!» — диде. 25  «Юк, мөхтәрәм Фисте,— диде Паул,— мин акылдан шашмадым, мин хак һәм төпле сүзләр сөйлим. 26  Хәер, моның барысы турында патшаның үзенә дә билгеле, шуңа күрә мин аның алдында кыюлык белән сөйли алам. Һәм мин бер дә шикләнмим, боларның берсе дә патшаның игътибарыннан читтә калмады, чөнки алар яшерен эшләнмәде.+ 27  Әгрип патша, пәйгамбәрләргә ышанасызмы? Беләм, ышанасыз». 28  Әмма Әгрип Паулга: «Сине тагын бераз тыңласам, мәсихче булып китәм инде»,— диде. 29  Моңа Паул: «Беразданмы яки соңракмы, сезнең генә түгел, мине бүген тыңлаучы бар кешеләрнең дә үзем кебек, әмма бу богауларсыз, мәсихче булып китүләрен Аллаһыдан үтенеп сорыйм»,— дип җавап кайтарды. 30  Шуннан соң патша, аның белән бергә идарәче, Бәрникә́ һәм башкалар үз урыннарыннан тордылар. 31  Чыгып барганда, алар: «Бу кеше үлемгә хөкем ителерлек яки төрмәгә утыртырлык һичнәрсә эшләми»+,— диештеләр. 32  Әгрип Фистегә хәтта болай диде: «Бу кеше кайса́р алдында хөкем ителергә теләген белдермәгән булса,+ аны азат итеп тә булыр иде».

Искәрмәләр

Ягъни малны куар өчен кулланылган очлы таяк.

Искәрмәләр

Медиаматериал