Рәсүлләр 2:1—47

2  Илленче көн бәйрәме+ вакытында шәкертләр барысы бергә бер урынга җыелдылар.  Кинәт күктән көчле җил искән тавышка охшаш тавыш ишетелде һәм алар утырган йортны тутырды.+  Шунда алар ялкын теленә охшаш телләр күрделәр, һәм шул телләр бүленеп аларның һәрберсенә берәрләп кунды.  Аларның барысы да изге рух белән сугарылды+ һәм төрле телләрдә сөйли башлады. Изге рух нинди тел бирсә, шул телдә сөйләделәр.+  Ул вакытта Иерусалимда җир йөзендәге һәр халыктан килгән диндар яһүдләр бар иде.+  Шул тавыш ишетелгәч, бихисап күп халык җыелды, һәм барысы аптырашта калды, чөнки һәркем үз туган телендә шәкертләрнең сөйләгәнен ишетте.  Алар бик нык гаҗәпләнеп болай диделәр: «Карагыз әле, бу сөйләүчеләрнең барысы да гәлилә́ялеләр+ түгелме соң?  Алайса, ничек соң һәрберебез үз туган телен ишетә?  Партлылар, ми́диялеләр,+ иламлылар,+ шулай ук Месопота́миядә, Яһүдиядә, Кападо́киядә, Понтта, А́сия+ өлкәсендә, 10  Фри́гиядә, Пәмфи́лиядә, Мисырда, Ливиянең Кирини́ янындагы районнарында яшәүчеләр, Римнан килгән кешеләр, яһүдләр һәм прозелитлар,*+ 11  критлылар һәм гарәпләр — һәммәбез аларның үз телебездә Аллаһының мәһабәт эшләре турында сөйләгәннәрен ишетәбез». 12  Аларның барысы хәйран калды һәм, аптырашып: «Бу нинди хәл бу?» — дип, бер-берсеннән сорады. 13  Ә кайберләре шәкертләрдән көлеп: «Алар шәраб* эчеп исергәннәр»,— диде. 14  Пете́р исә 11 рәсүл+ белән бергә торып басты да каты тавыш белән сөйли башлады: «Яһүдләр һәм Иерусалимда яшәүче барлык кешеләр, сезгә бу билгеле булсын, һәм мин әйткәнне игътибар белән тыңлагыз. 15  Бу кешеләр, сез уйлаганча, исерек түгел, чөнки хәзер иртәнге өчләр* генә әле. 16  Әмма моның турында Йәи́л пәйгамбәр аша алдан әйтелгән булган: 17  „Соңгы көннәрдә,— дип әйтә Аллаһы,— үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын, улларыгыз һәм кызларыгыз пәйгамбәрлек итәр, егетләрегез күренешләр һәм картларыгыз төшләр күрер.+ 18  Ул көннәрдә үз рухымны хәтта кол ир-атлар белән кол хатын-кызларыма да иңдерермен, һәм алар пәйгамбәрлек итәр.+ 19  Күктә галәмәтләр һәм җирдә могҗизалы күренешләр күрсәтермен: кан, ут һәм куе төтен булыр. 20  Йәһвәнең* бөек һәм шөһрәтле көне килер алдыннан кояш — караңгылыкка, ә ай канга әйләнер. 21  Шунда Йәһвә* исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр“.+ 22  Исраиллеләр, әйткәннәремә колак салыгыз. Насаралы Гайсә ул Аллаһы җибәргән кеше иде, һәм Аллаһы моны сезнең арагызда аның аша кодрәтле эшләр, галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр кылып күрсәтте,+ сез моны үзегез дә беләсез. 23  Аллаһының алдан исәпләп куйган нияте һәм билгеләнгән ихтыяры буенча,+ сезгә тапшырылган шул кешене сез явызлар кулы белән баганага кадаклап үтердегез.+ 24  Әмма Аллаһы аны үлем газапларыннан* азат итеп терелтте,+ чөнки үлемгә аны тотып тору инде мөмкин түгел иде.+ 25  Давыт аның хакында болай ди: „Йәһвә* гел минем каршымда. Мин һичкайчан какшамам, чөнки ул минем уң ягымда. 26  Шуңа күрә куанды минем күңелем, шатланды минем телем. Хәтта тәнем дә өмет баглап яшәр, 27  чөнки син җанымны Кабердә* калдырмассың, үз тугрыңа черергә бирмәссең.+ 28  Тормыш юлын белдердең син миңа. Син барында, күңелем шатлык белән тулыр“.+ 29  Кардәшләр, ыруг башлыгы Давыт хакында турыдан-туры әйтә алам: ул үлгән, җирләнгән,+ һәм аның төрбәсе әле дә монда кала. 30  Ул пәйгамбәр булган һәм шуны белгән: Аллаһы ант биреп аның тәхетенә токымнарыннан берәүне утыртырга вәгъдә иткән.+ 31  Шуңа күрә ул, инде алдан белеп, Мәсихнең тереләчәге, аның Кабердә* калдырылмаячагы һәм гәүдәсенең черемәячәге хакында әйткән.+ 32  Шул Гайсәне Аллаһы терелтте, һәм һәммәбез моңа шаһит.+ 33  Шуңа күрә Гайсә, күккә күтәрелеп Аллаһының уң ягына утыргач,+ Атасыннан вәгъдә ителгән изге рухны кабул итеп безнең өскә койды,+ һәм сез моны үзегез күреп һәм ишетеп торасыз. 34  Давыт үзе күккә күтәрелмәсә дә, болай ди: „Йәһвә* минем Хуҗама: 35  „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“+,— диде“. 36  Шуңа күрә бөтен Исраи́л йорты шуны белсен: сез баганага кадаклаган+ шул Гайсәне Аллаһы Хуҗабыз+ һәм Мәсих итте». 37  Ишеткән сүзләре аларның йөрәкләренә кадалды, һәм алар Петер белән башка рәсүлләрдән: «Кардәшләр, безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сорадылар. 38  Петер аларга болай диде: «Тәүбә итегез,+ һәм һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен,+ Гайсә Мәсихне танып* суга чумдырылу үтсен,+ һәм сез Аллаһының юмарт бүләген — изге рухны кабул итәрсез. 39  Чөнки бу вәгъдә+ сезнең үзегезгә, балаларыгызга һәм ерактагы барлык кешеләргә, Аллаһыбыз Йәһвә* үзенә чакырган һәркемгә бирелгән».+ 40  Ул тагын да күбрәк сөйләп төпле шаһитлек бирде һәм аларны: «Бу бозык буыннан+ сакланыгыз»,— дип кисәтте. 41  Аның сүзләрен чын күңелдән кабул иткән кешеләр суга чумдырылу үттеләр,+ һәм ул көнне шәкертләргә якынча 3 000 кеше* кушылды.+ 42  Алар рәсүлләрдән белем алуларын дәвам иттеләр, бер-берсе белән бүлешеп, бергә ашап+ һәм бергәләп дога кылып яшәделәр.+ 43  Һәр җанны курку биләп алды, һәм рәсүлләр аша күп кенә галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр башкарыла иде.+ 44  Яңа шәкертләрнең барысы бергә булды, һәм аларның һәрнәрсәсе уртак иде. 45  Алар үз милекләрен, хуҗалыкларын сатып,+ акчаны һәркемнең хаҗәтенә карап, үзара бүлештеләр.+ 46  Алар һәр көн бердәм рәвештә гыйбадәтханәдә җыелдылар, үз йортларында шатлана-шатлана бергәләп ашадылар, һәм бөтенесе дә эчкерсез иде. 47  Алар Аллаһыны мактадылар һәм халыкның хуплавын яулап алдылар. Йәһвә* исә коткарылучыларның санын һәр көн арттырып торды.+

Искәрмәләр

Мт 23:15 тәге искәрмәне к.
Яки «яңа шәраб».
Ягъни иртәнге тугызлар тирәсе.
Я, бәлки, «богауларыннан».
Гр. га́дес. Сүзлекне к.
Гр. га́дес. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «Гайсә Мәсих исеменә».
Яки «җан».

Искәрмәләр

Медиаматериал