Рәсүлләр 15:1—41

15  Шунда Яһүдиядән килгән ниндидер кешеләр кардәшләрне: «Муса кануны кушканча сөннәткә утыртылмасагыз,+ котыла алмаячаксыз»,— дип өйрәтә башладылар.  Әмма Пау́л һәм Барна́б алар белән ризалашмыйча кайнар бәхәсләр алып барды. Шуңа күрә, бу мәсьәлә турында сорар өчен, Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кардәшне Иерусалимга+ рәсүлләр белән өлкәннәр янына җибәрергә булдылар.  Башта аларны җыелыш озата барды, ә аннан соң алар юлны үзләре генә дәвам итте. Алар Финики́я һәм Сама́рия аша үткәндә, башка халык кешеләренең Аллаһыга таба борылулары турында җентекләп сөйләделәр һәм шуның белән бар кардәшләргә зур куаныч китерделәр.  Иерусалимга килеп җиткәч, аларны җыелыш та, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул итте, һәм Паул белән Барнаб Аллаһының үзләре аша башкарган күп кенә эшләре турында сөйләп бирделәр.  Әмма фарисейларның сектасыннан чыккан кайбер иман итүчеләр, урыннарыннан торып: «Аларны сөннәткә утыртырга һәм аларга Муса канунын тотарга кушарга кирәк»+,— диделәр.  Шунда рәсүлләр белән өлкәннәр, бу мәсьәләне карап чыгар өчен, бергә җыелдылар.  Озак кына фикер алышканнан соң, Пете́р, торып, болай диде: «Кардәшләр, сезгә яхшы билгеле булганча, Аллаһы, башка халык кешеләренә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен һәм алар ышана башласын өчен, безнең арабыздан беренче итеп мине сайлап алды.+  Кеше күңелен белүче Аллаһы,+ безгә биргән кебек, аларга да изге рух биреп,+ аларны хуплаганын исбатлады.  Һәм ул аларны да, безне дә бертигез күреп,+ аларның йөрәкләрен иман аша сафландырды.+ 10  Шулай булгач, ни өчен сез шәкертләр җилкәсенә ата-бабаларыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган+ йөкне салып,+ хәзер Аллаһыны сыныйсыз? 11  Ә без, алар ышанган кебек, Хуҗабыз Гайсәнең юмарт игелеге ярдәмендә+ котылачакбыз дип ышанабыз».+ 12  Шунда андагы бар кеше тынып калды. Барнаб белән Паул Аллаһының үзләре аша башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сөйли башлады. Ә барысы аларны тыңлады. 13  Алар үз сүзләрен тәмамлагач, Ягъкуб болай диде: «Кардәшләр, тыңлагыз әле. 14  Аллаһының, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга беренче тапкыр игътибар иткәне турында Шиму́н+ җентекләп сөйләп бирде.+ 15  Моның белән пәйгамбәрләрнең язган сүзләре дә туры килә: 16  „Шуннан соң мин кайтып, Давытның ауган чатырын* кире торгызырмын, җимерекләрен рәтләрмен һәм йортын яңадан торгызырмын. 17  Мин моны калган кешеләр һәм минем исемем белән аталучы барлык халык кешеләре — барысы бергә Йәһвәне* бар көчләрен куеп эзләсеннәр өчен эшләрмен, дип әйтә Йәһвә,* 18  борынгыдан билгеле+ булганны Башкаручы“.+ 19  Шуңа күрә, минемчә, Аллаһыга таба борылучы башка халык кешеләренә кыенлык тудырмаска,+ 20  ә аларга, потлар белән нәҗесләнгән нәрсәләрдән,+ фәхешлектән,*+ буып* үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелырга,+ дип язарга кирәк. 21  Чөнки инде элек-электән һәр шәһәрдә кешеләр Муса язганны вәгазьли, һәм һәр Шимбә синагогаларда шул китаплар кычкырып укыла».+ 22  Шуннан соң рәсүлләр белән өлкәннәр һәм бөтен җыелыш үзләре арасыннан Барса́б дип аталучы Яһүдне һәм Си́ласны+ сайладылар. Шул җитәкче кардәшләрне Паул һәм Барнаб белән бергә Антиохка җибәрергә булдылар. 23  Аларга мондый хат бирделәр: «Сезнең кардәшләрегез, рәсүлләр һәм өлкәннәр, Антио́х,+ Су́рия һәм Килики́ядәге башка халыклардан булган кардәшләргә сәлам җибәрә! 24  Ишеткәнебезчә, безнең арабыздагы кайберәүләр җаннарыгызны тынычсызландырырга теләп, сезне үз сүзләре белән борчуга салган,+ әмма без аларга бернинди дә күрсәтмәләр бирмәгән идек. 25  Шуңа күрә без, бер карарга килеп, берничә кешене сайларга һәм аларны сезнең янга яраткан кардәшләребез Барнаб һәм Паул белән бергә җибәрергә булдык. 26  Аларның икесе дә Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеме хакына үз җаннарын куркыныч астына куйган иде.+ 27  Без Яһүдне һәм Си́ласны җибәрәбез, алар сезгә бу хатта язылганнарны телдән дә сөйләп бирер.+ 28  Изге рух+ һәм без сезнең өскә мондый кирәкле нәрсәләрдән башка һичнинди өстәмә йөк салмаска булдык: 29  потлар белән нәҗесләнгән нәрсәләрдән,+ каннан,+ буып* үтерелгән хайван итеннән+ һәм фәхешлектән* тыелыгыз.+ Моның барысыннан үзегезне тырышып сакласагыз, уңышлы булырсыз. Сау-сәламәт булыгыз!» 30  Шуннан соң аларны юлга озаттылар. Алар Антиохка килеп кардәшләрне җыйгач, хатны шул кардәшләргә тапшырдылар. 31  Тегеләре хатны укыгач, андагы дәртләндергеч сүзләргә куандылар. 32  Ә Яһүд белән Си́лас, пәйгамбәрләр дә булганга, күп тапкыр дәртләндергеч сүзләр әйтеп, кардәшләрне ныгыттылар.+ 33  Анда алар берникадәр вакыт үткәрде. Шуннан соң кардәшләр аларга исән-сау барып җитүләрен теләп, аларны кире Иерусалимга җибәрделәр. 34  *—— 35  Паул белән Барнаб исә Антиохта калды. Алар анда өйрәтеп, башка күп кешеләр белән бергә яхшы хәбәрне — Йәһвә* сүзен игълан иттеләр. 36  Берничә көннән соң Паул Барнабка: «Әйдә,* Йәһвә сүзен үзебез вәгазьләп йөргән бар шәһәрләргә барыйк, кардәшләргә кереп чыгыйк, аларның хәлләрен белешик»+,— диде. 37  Барнаб исә Марк дип аталган Яхъяны да үзләре белән алырга булды+ һәм үз теләгендә нык торды. 38  Әмма, Яхъя аларны Пәмфи́лиядә ташлап киткәнгә һәм алар белән бергә хезмәттә катнашмаганга, Паулга андый тәкъдим ошамады.+ 39  Шунда Паул белән Барнаб арасында низаг купты һәм алар бер-берсен ташлап киттеләр. Барнаб+ исә Маркны алды да, корабка утырып, Кипрга китте. 40  Ә Паул Си́ласны сайлап алды һәм, кардәшләр аны Йәһвәгә* тапшыргач һәм аңа үзенең юмарт игелеген күрсәтсен+ дип дога кылгач, юлга чыкты. 41  Паул җыелышларны ныгытып, Су́рия һәм Килики́я аша үтте.

Искәрмәләр

Яки «куышын; йортын».
Гр. порне́йа. Сүзлекне к.
Яки «канны чыгармыйча».
Яки «канны чыгармыйча».
Гр. порне́йа. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «Безгә, һичшиксез, шуны эшләргә кирәк:».

Искәрмәләр

Медиаматериал