Рәсүлләр 13:1—52

13  Антиохтагы җыелышта пәйгамбәрләр һәм остазлар бар иде: Барна́б, Шиму́н (аны Ниге́р дип тә атыйлар), кири́ниле Лүкә́с,+ өлкә башлыгы Һиру́д белән бергә белем алган Манаи́н һәм Шау́л.  Алар Йәһвәгә* хезмәт иттеләр һәм ураза тоттылар. Шунда изге рух аларга: «Минем эшемне башкару өчен сайланган+ Барнабны һәм Шаулны миңа аерып куегыз»+,— диде.  Аннары ураза тотып дога кылганнан соң, алар Барнаб белән Шаулның өсләренә кулларын куйдылар да аларны юлга озаттылар.  Изге рух тарафыннан җибәрелгән Барна́б белән Шаул Силикиягә төштеләр, ә аннан, корабка утырып, Кипрга киттеләр.  Анда, Саламиска килгәч, яһүдләрнең синагогаларында Аллаһы сүзен вәгазьләделәр. Алар белән бергә килгән Яхъя аларга хезмәт итте һәм булышты.+  Алар бөтен утрауны үтеп Пафка килгәч, сихерче һәм ялган пәйгамбәр Барйошуа́ исемле бер яһүд кешесен очраттылар.  Ул проконсул* Се́рги Паулга — акыллы бер кешегә хезмәт итә иде. Шул проконсулның чын күңелдән Аллаһы сүзен ишетәсе килә иде, шуңа күрә ул Барнаб белән Шаулны үзе янына чакырды.  Әмма Әли́м* (яки исемен тәрҗемә итсәң сихерче) проконсулны иманнан читкә алып китәргә тырышып, Барнаб белән Шаулга каршы килә башлады.  Шунда Шаул (аны Пау́л дип тә атыйлар), изге рух белән сугарылып, Әлимгә туп-туры карады да 10  болай диде: «Син, һәртөрле ялган һәм яманлык белән тулы Иблис улы,+ бар тәкъвалыкның дошманы! Йәһвәнең* хак юлларын бозудан туктыйсыңмы, юкмы? 11  Менә Йәһвәнең* кулы сиңа каршы күтәрелде: син сукыр калырсың һәм берникадәр вакыт кояш яктылыгын күрмәссең». Шунда Әлимне куе томан һәм караңгылык каплап алды, һәм ул, үзен җитәкләп алып барырга кеше эзләп, бер яктан икенче якка йөри башлады. 12  Проконсул, бу хәлне күреп, Йәһвә* турындагы тәгълиматка таң калды һәм иман итә башлады. 13  Шуннан соң Паул үз юлдашлары белән корабка утырып, Пафтан китте һәм Пәмфи́лиядәге Пергегә килде, ә Яхъя,+ алардан аерылып, Иерусалимга кайтты.+ 14  Пергедән алар Писи́диядәге Антиохка килделәр һәм Шимбә көнне синагогага+ кереп утырдылар. 15  Канун+ һәм пәйгамбәрләр китаплары укылганнан соң, синагога башлыклары бер кеше аша аларга: «Кардәшләр, халыкка әйтәсе дәртләндергеч сүзегез булса, әйтегез»,— диделәр. 16  Паул торып, кулы белән ишарәләп тынычланырга кушты һәм болай диде: «Исраиллеләр һәм Аллаһыдан куркып яшәүче башкалар, тыңлагыз. 17  Бу халыкның — Исраилнең Аллаһысы ата-бабаларыбызны сайлап алды һәм, алар Мисыр җирендә чит ил кешеләре булып яшәгәндә, аларны бөек итте, шуннан соң үзенең кодрәтле кулы белән аларны аннан чыгарды.+ 18  Ул чүлдә 40 ел чамасы аларның тәртипләренә түзеп торды.+ 19  Ә Кәнга́н җирендәге җиде халыкны юк иткәннән соң, шул җирне аларга мирас итеп бирде.+ 20  Моның барысы якынча 450 ел дәвам итте. Шуннан соң ул аларга хакимнәр биреп торды. Бу Ишмуи́л пәйгамбәр килгәнче булды.+ 21  Аннары алар үзләренә патша сорады,+ һәм Аллаһы аларга Биньями́н кабиләсеннән Киш улы Шаулны бирде.+ Ул 40 ел идарә итте. 22  Аны тәхеттән төшергәннән соң, патша итеп Давытны куйды+ һәм аның хакында шаһитлек биреп: „Мин күңелемә хуш килгән кешене,+ Иша́й+ улы Давытны таптым. Ул мин теләгән һәр эшне башкарыр“,— диде. 23  Шуннан соң Аллаһы, үз вәгъдәсен үтәп, Исраилгә Давыт токымыннан* коткаручыны — Гайсәне бирде.+ 24  Гайсә килер алдыннан, Яхъя бөтен Исраи́л халкына, тәүбә итүне күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип, ачык вәгазьләп йөрде.+ 25  Үз хезмәтен тәмамлап барганда, Яхъя: „Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин Мәсих түгел. Әмма минем артымнан берәү килә, һәм мин аның аяк киемнәрен чишәргә лаеклы түгел“+,— диде. 26  Кардәшләр, Ибраһим нәселенең балалары һәм Аллаһыдан куркып яшәүче башкалар, безнең коткарылуыбыз турындагы бу хәбәр безгә җибәрелде.+ 27  Иерусалимда яшәүчеләр һәм аларның башлыклары аны танымадылар, әмма аны хөкем итеп, пәйгамбәрләрнең сүзләрен үтәделәр.+ Бу сүзләр һәр Шимбә кычкырып укыла. 28  Аны үлемгә тапшырырлык һичбер сәбәп тапмасалар да,+ Пилаттан аны үтерүен таләп иттеләр.+ 29  Аның хакында язылганнарның бөтенесен үтәгәч, алар аны баганадан төшереп, төрбәгә салдылар.+ 30  Ләкин Аллаһы аны үледән терелтте,+ 31  шуннан соң ул Гәлилә́ядән Иерусалимга үзе белән килгән кешеләргә күп көннәр дәвамында күренде. Хәзер шул кешеләр халыкка аның турында шаһитлек бирә.+ 32  Шулай итеп, без сезгә ата-бабаларыбызга бирелгән вәгъдә турында яхшы хәбәрне игълан итәбез. 33  Бу вәгъдәне Аллаһы, Гайсәне терелтеп,+ аларның балалары хакына, безнең хакка, тулысынча үтәде. Бу нәкъ икенче мәдхиядә язылганча булды: „Син — минем улым, бүген мин сиңа ата булдым“.+ 34  Ул аны үледән терелтте, һәм аңа чери торган кеше тәненә кире кайтырга инде туры килмәячәк. Моның турында ул болай дигән: „Мин Давытка вәгъдә иткән тугры мәхәббәтне сезгә күрсәтеп торачакмын. Бу вәгъдәләр ышанычлы“.+ 35  Шуңа күрә ул башка бер мәдхиядә: „Син үз тугрыңа черергә бирмәссең“,— дип әйтә.+ 36  Давыт гомере буе Аллаһыга хезмәт иткән, шуннан соң, үлем йокысына талгач, үз ата-бабалары янына күмелгән, һәм аның гәүдәсе черегән.+ 37  Ә Аллаһы терелтеп торгызган зат черемәде.+ 38  Шуңа күрә, кардәшләр, сезгә шул билгеле булсын: Аллаһы гөнаһларыгызны шул кешенең үлеме ярдәмендә кичерәчәк,+ һәм без сезгә моның турында игълан итәбез дә. 39  Аның аша Аллаһы һәр иман итүчене гаепсез дип атый.+ Ә Муса кануны гаебегезне юк итә алмый.+ 40  Сак булыгыз, пәйгамбәрләрнең мондый сүзләренә дучар була күрмәгез: 41  „Сез, мин башкарганны санга сукмаучылар, минем эшләремне күреп гаҗәпләнерсез һәм юк булырсыз. Чөнки сезнең көннәрдә башкарган эшләремә, аларны берәрсе сезгә җентекләп сөйләп бирсә дә, сез беркайчан да ышанмассыз“».+ 42  Паул белән Барнаб синагогадан чыкканда, кешеләр алардан бу хакта киләсе Шимбә көнне дә сөйләүләрен үтенде. 43  Синагогадагы җыелыш таралганнан соң, күп кенә яһүдләр һәм Аллаһыга гыйбадәт кылучы прозелитлар* Паул белән Барнабка ияреп киттеләр, һәм алар, бу кешеләр белән сөйләшеп барганда, аларны Аллаһының юмарт игелегенә лаек булып калырга өндәделәр.+ 44  Киләсе Шимбә көнне Йәһвә* сүзен тыңларга дип бөтен шәһәр диярлек җыелды. 45  Шунда яһүдләр, халыкның күплеген күреп, көнләштеләр һәм, көферләнеп, Паулга каршы сөйли башладылар.+ 46  Паул белән Барнаб исә кыюлык белән болай диделәр: «Аллаһы сүзе иң элек сезгә әйтелергә тиеш иде.+ Әмма сез аны кире кактыгыз һәм шулай итеп мәңгелек тормышка лаек түгел икәнегезне күрсәттегез. Шуңа күрә без башка халыкларга вәгазьләрбез,+ 47  чөнки Йәһвә* безгә: „Синең аша котылу җирнең читләренә кадәр барып җитсен өчен, мин сине халыкларга яктылык итеп билгеләдем“,— дип әйтеп, әмер бирде».+ 48  Моны ишеткәч, башка халык кешеләре куандылар һәм Йәһвә* сүзен данлый башладылар. Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер бар кеше Гайсә шәкерте булып китте. 49  Ә Йәһвә* сүзе шул тирәдәге бар җирләргә тарала барды. 50  Әмма яһүдләр Аллаһыдан куркып яшәүче атаклы хатын-кызларны һәм шәһәрдәге абруйлы кешеләрне Паул белән Барнабны эзәрлекләргә+ һәм үз җирләреннән куарга котырттылар. Тегеләре шулай эшләде дә. 51  Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар да Икониягә киттеләр.+ 52  Ә шәкертләр изге рух белән сугарыла иде һәм аларның күңелләре шатлык белән тула иде.+

Искәрмәләр

Рим Сенаты билгеләгән өлкә идарәчесе. Сүзлекне к.
Монда сүз 6 нчы шигырьдә искә алынган Барйошуа турында бара.
Сүзгә-сүз орлык.
Мт 23:15 тәге искәрмәне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал