Рәсүлләр 10:1—48

10  Кайса́риядә Италия гарнизонының* йөзбашы булып Көрни́ли исемле бер кеше хезмәт итә иде.  Ул үзе һәм өендәге башкалар Аллаһыдан куркып яшәүче диндар кешеләр иде. Көрни́ли халыкка мул итеп хәер тарата иде һәм Аллаһыга ялварып өзлексез дога кыла иде.  Бер көнне, сәгать тугызлар*+ тирәсендә, ул күренештә Аллаһының фәрештәсен ап-ачык күрде. Фәрештә аның янына кереп: «Көрни́ли!» — дип эндәште.  Көрни́ли аңа куркып карады да: «Нәрсә, Хуҗам?» — дип сорады. Фәрештә аңа болай диде: «Аллаһы синең догаларыңны хуплап тыңлады һәм хәерләреңне күреп торды.+  Я́фага кешеләр җибәр, алар Пете́р дип аталган Шимунны чакырсыннар.  Ул хәзер күнче Шимунда кунакта. Аның йорты диңгез буенда урнашкан».  Моны әйткәч, фәрештә китеп барды, ә Көрни́ли ике хезмәтчене һәм үзенә хезмәт иткән гаскәриләрдән бер диндар гаскәрине чакырып алды да  аларга барысын сөйләп бирде. Шуннан соң ул аларны Я́фага җибәрде.  Икенче көнне, алтылар* тирәсендә, Петер дога кылыр өчен өйнең түбәсенә менде. Ә тегеләр ул вакытта шәһәргә якынлашып килә иде. 10  Ул ачыккан иде һәм аның ашыйсы килә башлады. Ашарга әзерләнгән арада Петер бер күренеш күрде:+ 11  ачылган күктән зур җитен тукымага охшаш бер савыт төшә иде, аны дүрт почмагыннан тотып җиргә төшерә иделәр. 12  Аның эчендә җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы хайваннар, сөйрәлүчеләр һәм күк кошлары бар иде. 13  Шунда ул: «Тор, Петер, суй да аша!» — дигән тавыш ишетте. 14  Әмма Петер: «Юк, Хуҗам, минем беркайчан да нәҗес һәм шакшы нәрсә+ ашаганым булмады»,— дип әйтте 15  һәм кабат, икенче тапкыр: «Аллаһы сафландырганны башка нәҗес дип атама»,— дигән тавыш ишетте. 16  Бу өченче тапкыр кабатлангач, савыт шунда ук күккә күтәрелде. 17  Петер күргән күренеше нәрсәне аңлата икән дип, аптырап торганда, Көрни́ли җибәргән кешеләр, Шиму́н өен табар өчен сораштыра-сораштыра, капка янына килеп бастылар.+ 18  Алар кычкырдылар да: «Петер дип аталган Шимун монда тукталдымы?» — дип сорадылар. 19  Петер күренеш турында уйланып торганда, рух+ аңа болай диде: «Сине өч кеше эзли. 20  Тор, аска төш һәм һич тә шикләнмичә, алар белән бергә бар, чөнки аларны мин җибәрдем». 21  Шунда Петер алар янына төште дә: «Сез эзләгән кеше — мин ул. Монда нинди йомыш белән килдегез?» — дип сорады. 22  Алар мондый җавап кайтарды: «Безне йөзбашы Көрни́ли+ җибәрде. Аны бөтен яһүд халкы мактап телгә ала, ул тәкъва һәм Аллаһыдан куркып яши. Изге фәрештә аңа Аллаһыдан күрсәтмәләр бирде: сине үз йортына чакыртып, сүзләреңне тыңларга кушты». 23  Петер аларны өйгә чакырды һәм кунак итте. Ә иртәгесе көнне ул, торып, алар белән бергә юлга чыкты. Аларга Я́фада яшәүче кайбер кардәшләр дә иярде. 24  Кайса́риягә ул икенче көнне барып җитте. Ә Көрни́ли үз туганнарын һәм якын дусларын чакырып, аларны инде көтеп тора иде. 25  Петер кергәч, Көрни́ли аны каршы алды һәм аның аяклары алдына тезләнеп сәҗдә кылды.* 26  Әмма Петер: «Тор, мин дә кеше генә бит»+,— диеп, аны торгызды. 27  Алар икесе сөйләшә-сөйләшә эчкә уздылар. Анда күп кеше җыелган иде. 28  Аларны күреп, Петер болай диде: «Сез үзегез дә бик яхшы беләсез: яһүдләрнең законы буенча яһүд кешесенә башка халык кешесе белән аралашу яки аның янына килү тыела.+ Әмма Аллаһы миңа шуны күрсәтте: мин бер кешене дә нәҗес яки шакшы дип санамаска тиеш.+ 29  Шуңа күрә, сез мине чакыру белән, мин һичсүзсез килдем. Инде әйтегез: мине нигә чакырттыгыз?» 30  Шунда Көрни́ли болай диде: «Шушы сәгатьтән исәпләгәндә дүрт көн элек мин үз өемдә сәгать тугызлар* тирәсендә дога кыла идем. Бервакыт минем алдымда ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды 31  һәм болай диде: „Көрни́ли, Аллаһы синең догаңны хуплап тыңлады һәм хәерләреңне күреп торды. 32  Шуңа күрә Я́фага кешеләр җибәр, алар Петер дип аталган Шимунны чакырсыннар. Ул хәзер күнче Шимунда кунакта. Аның йорты диңгез буенда урнашкан“.+ 33  Шул сәбәпле мин сине шунда ук чакырттым, һәм син килеп бик яхшы эшләдең. Хәзер без барыбыз, Йәһвә* сиңа сөйләргә кушканның һәммәсен тыңлар өчен, Аллаһы алдында торабыз». 34  Шунда Петер болай диде: «Хәзер мин чыннан да аңлыйм: Аллаһы кешеләрне аермый,+ 35  ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә.+ 36  Аллаһы Исраи́л улларына Гайсә Мәсих аша тынычлык хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәр өчен,+ үз сүзен җиткерде: Гайсә — һәммәбезгә дә Хуҗа.+ 37  Яхъя пәйгамбәр чумдырылу үтегез дип вәгазьләгәннән соң, кешеләрнең башта Гәлилә́ядә,+ аннан соң бөтен Яһүдиядә нәрсә турында сөйләгәннәрен сез үзегез дә беләсез. 38  Алар насаралы Гайсә турында сөйләде. Аллаһы аны изге рух белән майлады,+ аңа кодрәт бирде, һәм ул, игелек кылып һәм Иблис җәберләгән бар кешеләрне савыктырып, ил буйлап йөрде.+ Ул моның барысын Аллаһы аның белән булганга күрә башкара алды.+ 39  Ул яһүдләр илендә һәм Иерусалимда кылган барлык эшләргә без шаһитбез. Ә алар аны баганага кадаклап үтерделәр. 40  Ләкин өченче көнне Аллаһы аны терелтеп торгызды+ һәм кешеләргә аны күрергә мөмкинлек бирде. 41  Бар кешеләргә түгел, ә безгә генә, ул үледән терелеп торганнан соң аның белән бергә ашап эчкән һәм Аллаһы алдан билгеләгән шаһитләргә генә, андый мөмкинлек бирде.+ 42  Аллаһы Гайсәне тереләрне һәм үлеләрне хөкем итүче Хаким итеп билгеләп куйган.+ Ул үзе безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм төпле шаһитлек бирергә кушты.+ 43  Барлык пәйгамбәрләр, Гайсәгә иман итүче һәркем аның исеме аркылы үз гөнаһларының кичерелүен алачак дип,+ аның хакында шаһитлек биргән».+ 44  Петер моның турында әле сөйләп торганда, сүзне тыңлаучыларның һәрберсенә изге рух иңде.+ 45  Петер белән бергә килгән сөннәткә утыртылган иман итүчеләр шаккаттылар, чөнки Аллаһының юмарт бүләге — изге рух башка халыклардан булган кешеләргә дә иңде. 46  Алар шул кешеләрнең чит телләрдә сөйләүләрен һәм Аллаһыны мактап данлаганнарын ишетте.+ Шунда Петер болай диде: 47  «Бу кешеләр, без дә алган кебек, изге рух алдылар, шуңа күрә алар суга чумдырыла алмый дип кем әйтә алыр?»+ 48  Ул аларга Гайсә Мәсихне танып* суга чумдырылу үтәргә кушты.+ Аннары алар Петердән берничә көнгә калуын үтенделәр.

Искәрмәләр

600 кешедән торган Рим армиясенең берәмлеге.
Ягъни көндезге өчләр.
Ягъни көндезге уникеләр.
Яки «баш иде».
Ягъни көндезге өчләр.
Сүзгә-сүз «Гайсә Мәсих исеменә».

Искәрмәләр

Медиаматериал