Римлыларга 9:1—33

9  Мәсихнең шәкерте буларак, хакыйкать сөйлим, ялганламыйм, чөнки вөҗданым изге рух аша шаһитлек бирә:  күңелем зур кайгы һәм өзлексез газап кичерә.  Мин үз кардәшләрем, милләттәшләрем, урынына үземнең Мәсихтән аерылып каһәрләнгән булуымны теләр идем.  Алар — исраиллеләр, алар Аллаһының уллары итеп кабул ителгән.+ Дан да, килешү дә аларныкы.+ Аларга Канун,+ изге хезмәт+ һәм вәгъдәләр бирелгән булган.+  Алар — ата-бабалар токымы,+ Мәсих тә алар нәселеннән.+ Бар нәрсәдән өстен торучы Аллаһы мәңге макталсын. Амин.  Шулай да, Аллаһының сүзе гамәлгә ашмады, дип әйтеп булмый. Чөнки берәрсе Исраилдән туса да, бу ул чын исраилле дигән сүз түгел әле.+  Һәм алар Ибраһим токымы* булса да, бу алар аның чын балалары дигәнне аңлатмый.+ «Синең токымың* Исхак аша киләчәк»+,— диелгән бит.  Ягъни Ибраһим токымыннан туган балалар чынында Аллаһы балалары түгел;+ вәгъдә буенча туган балалар+ токым* булып санала.  Ә вәгъдә сүзе мондый иде: «Шушы вакытта килермен, һәм Сараның улы булыр».+ 10  Әмма бу вәгъдә ул очракта гына түгел, ә шулай ук Рабига́ бер кешедән — атабыз Исхактан игезәк угылларга узгач та бирелгән булган.+ 11  Аллаһы берәр кемне сайларга ниятләгәндә, кешенең эшләренә карап тормый, ул үзе чакырырга теләгән кешене сайлый. Шуңа күрә, алар әле туганчы һәм яхшылык яки яманлык кылырга өлгергәнче, 12  Рабигага: «Олысы кечесенә кол булачак»+,— диелгән булган. 13  Бу турыда: «Мин Ягъкубны яраттым, ә Исауны күралмадым»+,— дип язылган. 14  Инде нәрсә әйтик? Әллә Аллаһы гаделсезме? Һич тә юк!+ 15  Чөнки ул Мусага болай ди: «Кемгә шәфкать күрсәтәсем килсә, шуңа шәфкать күрсәтермен һәм кемне кызганасым килсә, шуны кызганырмын».+ 16  Шулай итеп, бу берәр кемнең теләгенә яки тырышлыгына* түгел, ә шәфкатьле Аллаһыга бәйле.+ 17  Язмада әйтелгәнчә, Аллаһы фиргавенгә болай ди: «Синең аша үз кодрәтемне күрсәтер өчен һәм минем исемем бөтен җир буйлап игълан ителсен өчен, мин сиңа исән калырга рөхсәт иттем».+ 18  Шулай итеп, теләгән кешесенә ул шәфкать күрсәтә һәм теләгән кешесенә үҗәт булырга рөхсәт итә.+ 19  Ә син миннән: «Аның ихтыярына беркем дә каршы тора алмый икән, алайса, ни өчен ул кешеләрне гаепли?» — дип сорарсың. 20  И адәм, Аллаһы белән телләшергә кем соң син?+ Ясалган әйбер үзен ясаучыга: «Ни өчен мине болай итеп ясадың?» — диярме?+ 21  Чүлмәкченең бер үк балчык+ кисәгеннән бер савытны хөрмәтле кулланыш өчен, ә икенчесен хөрмәтсез кулланыш өчен ясарга хокукы юкмыни? 22  Нәкъ шулай ук Аллаһы үз ярсуын һәм кодрәтен күрсәтергә теләсә дә, һәлакәт итәр өчен әзерләнгән һәм ярсу татырга лаеклы савытлар белән үзен түземле тоткан икән, шуннан ни? 23  Әгәр ул моны алдан данга әзерләнгән һәм шәфкать татырга лаеклы савытларга+ үзенең дан-шөһрәткә бай булуын күрсәтер өчен эшләгән икән, шуннан ни? 24  Бу савытлар — без ул, яһүдләрдән генә түгел, ә башка халыклардан да чакырылган кешеләр.+ 25  Ул Һошия́ пәйгамбәр китабында да болай ди: «Үз халкым булмаганны+ „минем халкым“ дип, үзем яратмаган хатын-кызны „сөеклем“ дип атармын;+ 26  һәм аларга: „Сез минем халкым түгел“,— диелгән җирдә алар „тере Аллаһының уллары“ дип аталыр».+ 27  Ишагыя́ пәйгамбәр дә Исраи́л хакында каты тавыш белән болай ди: «Исраил улларының саны диңгез комы бөртекләре кадәр булса да, калдыгы гына котылачак.+ 28  Чөнки Йәһвә* җир йөзендәге кешеләрне җавапка тартачак, моны кичектермичә башкарачак һәм тәмамлап чыгачак».+ 29  Ишагыя пәйгамбәр алдан шулай ук болай дигән: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә* безгә берәр токым* калдырмаса, без Сәдү́м кебек булып китәр идек һәм Гамурага охшар идек».+ 30  Инде нәрсә әйтик? Башка халык кешеләре тәкъвалыкка омтылмаса да, тәкъвалыкка — иманнан килүче тәкъвалыкка ирештеләр.+ 31  Ә Исраил, тәкъвалык канунына омтылса да, шул канунның максатына ирешмәде. 32  Ни өчен? Чөнки алар аңа иман белән түгел, ә эшләр белән ирешеп була дип уйлады. Алар «абыну ташына» абындылар.+ 33  Шулай дип әйтелгән дә: «Менә! Мин Сионда абыну ташы+ һәм киртә булып торган кыя куям. Үз иманын аңа нигезләүче һичкем оятка калмаячак».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «теләүчегә яки йөгерүчегә».
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал