Римлыларга 10:1—21

10  Кардәшләр, мин чын күңелдән исраиллеләрнең котылуын телим+ һәм бу хакта Аллаһыдан ялварып сорыйм.  Мин алар турында болай дип әйтә алам: аларның Аллаһы хезмәтенә ашкынулары бар,+ әмма ул төгәл белемгә нигезләнмәгән,  чөнки Аллаһының тәкъвалыгын белмичә,+ алар үз тәкъвалыкларын урнаштырырга тырышып,+ Аллаһының тәкъвалыгына буйсынмады.+  Иман итүче һәркем тәкъва булсын өчен,+ Мәсих Канунның ахыры булды.+  Муса Кануннан килүче тәкъвалык турында: «Боларны үтәгән һәркем алар ярдәмендә яшәячәк»+,— дип язган.  Ә иманнан килүче тәкъвалык турында болай диелгән: «Күңелеңнән:+ (Мәсихне алып килер өчен) „Күккә кем күтәрелер?“+ — дип тә,  (Мәсихне үледән күтәрер өчен) „Упкынга кем төшәр?“+ — дип тә әйтмә».  Язмада нәрсә дип әйтелә? «Бу сүз синең яныңда, синең телеңдә һәм синең күңелеңдә».+ Бу «сүз» — без вәгазьли торган һәм иман аша кабул ителгән сүз.  Гайсә — ул Хуҗа+ дигән хәбәрне бар кеше алдында игълан итсәң һәм Аллаһының аны үледән терелтүенә үз күңелеңнән иман итсәң, котылачаксың. 10  Чөнки күңелеңнән иман итү тәкъвалыкка, ә бар кешеләргә телең белән игълан итү+ коткаруга илтә. 11  «Үз иманын аңа нигезләүче оятка калмаячак»+,— диелә Язмада. 12  Яһүд белән грек арасында аерма юк,+ чөнки барысы өстеннән бер Раббы.* Ул үзен исеме белән чакыручы һәркемгә фатихаларны мул итеп* бирә. 13  «Йәһвә* исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр».+ 14  Әмма аңа иман итмәсәләр, ничек аны ялварып чакыра алырлар? Аның хакында ишетмәсәләр, ничек аңа иман итәрләр? Вәгазьләүчеләр булмаса, ничек ишетерләр? 15  Аларны җибәрмәсәләр, алар ничек вәгазьләр?+ Болай дип язылган бит: «Яхшы нәрсәләр турындагы яхшы хәбәрне игълан итүченең аяклары нинди күркәм!»+ 16  Шулай да кайберәүләр яхшы хәбәргә буйсынмады. Ишагыя́ пәйгамбәр: «Йәһвә,* бездән ишеткән нәрсәгә* кем иман итте?»+ — дип сорый. 17  Шулай итеп, иман ишеткән сүздән килә,+ ә сүзне Мәсих турында вәгазьләнгәндә ишетәләр. 18  Әмма сорыйсым килә: әллә алар ишетмәделәрме? «Аларның тавышы бөтен җир йөзе буйлап үтте, һәм хәбәрләре җиһанның барлык читләренә барып җитте» бит.+ 19  Шулай да, әллә Исраи́л белмәдеме?+ Башта Муса пәйгамбәр: «Исраил халкыннан булмаганнар аркылы сездә көнчелек уятырмын, аңсыз халык аркылы сездә каты ачу кузгатырмын»+,— дип әйтә. 20  Шуннан соң Ишагыя пәйгамбәр кыюлык белән: «Мине эзләмәгән кешеләр мине тапты,+ мине сорамаган кешеләргә үземне күрсәттем»+,— ди. 21  Ә Исраил халкы турында ул: «Мин тыңлаусыз һәм үҗәт халыкка кулларымны көне буе сузып тордым»+,— ди.

Искәрмәләр

Яки «Хуҗа», гр. Ки́риос.
Яки «юмарт».
Яки «хәбәребезгә».

Искәрмәләр

Медиаматериал